Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алабуганың «Нократ таңнары» хуҗалыгында бер гектардан 331 центнер бәрәңге алганнар

Бу республикада иң яхшы күрсәткеч.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов сөйләвенчә, инде 7700 тоннадан артык «икенче икмәк» җыелган. Эш дәвам итә, шуңа күрә бу сан әле үзгәрәчәк.

«Нократ таңнары» нда барлыгы 150 гектар мәйданда яшелчә үстерелгән.

— Уңдырышлылык югары, гектарыннан уртача 250 центнер. Кәбестә — гектардан 280 центнер, аш чөгендере — 270, кишер − 265, кабак − гектардан 200 центнер күләмендә җыелды, − диде Александр Владимирович.

«Аммоний Агротехнологияләр» җәмгыятендә 774 гектар мәйданда рапс җыюны төгәлләделәр, аның уңдырышлылыгы гектардан 10,6 центнер тәшкил итә. 820 тонна ашлык суктырылган.

«Ангелина» хуҗалыгында 959 гектар мәйданнан 461 тонна җитен суктырдылар. Аның уңдырышлылыгы гектардан 5 центнер тәшкил итә.

— Кукурузны силоска салу дәвам итә. 1692 гектарда (чәчү мәйданына карата 70 процент) уңыш җыелган. 31 мең тонна силос әзерләнгән (ихтыяҗның 89 проценты). Моннан тыш, 8100 тонна печән, 44,5 мең тонна сенаж әзерләнгән. Узган елдан калган запасларны исәпкә алып, бер баш шартлы терлеккә 39 азык берәмлеге исәпләнә, − дип билгеләп үтә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.

Бөртекле культураларны урып-җыю тәмамлангач, игенчеләр туфракны эшкәртү һәм көзге чәчү эшләренә кереште. Бүгенгә 25 мең гектардан артык җир сөрелгән, гомуми мәйдан исә 32,3 мең гектар тәшкил итә.

«Әхмәтҗанов Ф. Г.» хуҗалыгы, «Яңа Юраш» һәм «Нократ таңнары» агрофирмалары, «Якты үзән» җәмгыяте җир сукалау эшләрен төгәлләп килә.

Иң күп мәйданда уҗым чәчкән хуҗалыклар: «Аммоний Агротехнологияләр» (1477 гектар), «Яңа Юраш» (800 гектар), «Мир» (770 гектар), «Якты үзән» (500 гектар). Районда барлыгы 5608 гектар мәйданда уҗым чәчү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев