Алга барабыз
Алабуга фермерлары сөт савып алу буенча республикада әйдәп бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча районыбыз 24 нче урыннан уникенчегә күтәрелгән.
Кибет киштәләрен тутырып, "мине ал, мине ал!" дип ымсындырып торучы төрледән-төрле ризыкларның барысы да хезмәт сөючән авыл кешеләре тарафыннан җитештерелә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнгән хуҗалыклар узган елда нинди уңышларга иреште соң?
Тулаем алганда, товар җитештерүче алабугалыларның күрсәткечләре ике тапкырга артты. Мәсәлән, мөгезле эре терлекләрнең баш саны 595 кә, сарыклар 1604 кә, шулай ук ат, дуңгызлар саны да күбәйде. Әлбәттә, болар коры урында гына барлыкка килмәде. РФ һәм ТР хөкүмәтләренең күпьяклы ярдәме белән авыл җитештерүчеләре хезмәтенә стимул бирелде, алар 2011 елда 100 миллион сум күләмендә субсидия алды.
Шулай ук сөт, ит җитештерүдә дә алга китеш сизелерлек булды. "Колос" авыл хуҗалыгы кооперативында, мәсәлән, бер сыердан 6,5 мең литр сөт савып алынды. Райондагы дүрт хуҗалыкта бу күрсәткеч 5 мең литрдан артып китте. Республикадагы уртача күрсәткеч 4,3 мең литр булса, районның уртача күрсәткече 4,8 мең литр тәшкил итә. Мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек үсеше 8 граммга, дуңгызларныкы 7 граммга артты. Быел терлекләрне кышлату да уңышлы бара, чөнки хуҗалыклар, узган елгы корылык китергән бәлаләрне искә алып, терлекләр өчен кышлык азык запасын ике еллык итеп әзерләү бурычы куелган иде. Алабуга районында беренче тапкыр 2600 гектар мәйданда кукуруз, шулай ук терлек азыгын баету максатыннан судан үләне һәм мисыр тарысы чәчелде.
Узган ел игенчеләр өчен дә уңышлы булды дип әйтергә кирәк. Алар 90 мең тонна ашлык җыеп алды. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан уртача 30 центнердан артыграк уңыш җыелды.
Шул ук вакытта техник база да яңартылды: 4 терлек азыгы әзерләү һәм 2 бөртеклеләрне урып-җыю комбайны, шулай ук 18 берәмлек башка төр техника сатып алынды.
Узган ел ташландык җирләрне кабат үзләштерү башланды. Эшкәртелми яткан 13 мең гектар җирнең 8 мең гектары - "Стахеев" агрофирмасына карый. Ул узган ел "Ак Барс Холдинг" инвесторлыгында "Алабугаагрохимсервис" базасында оешты. Алар игенчелектән тыш терлек үрчетү һәм терлек симертү белән шөгыльләнәчәк.
2010 елның аеруча коры булуын искә алып, районда сугару эшләре кабат торгызылды. Узган елда "Вятские зори", "Морт" хуҗалыклары бу эшкә кереште инде, тагын өч хуҗалык сугару эшләрен башларга исәпли.
Хәзер район игенчеләре киләсе язгы чәчүгә әзерләнә: авыл хуҗалыгы техникасы ремонтлана, чәчүлек орлык әзерләнә. Кайбер хуҗалыклар элиталы орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән.
Наилә Баязитова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев