Алабуга нуры

Алтын урталык кайда?

2 октябрьдә Илмәт авылында җирле үзидарәне Иске Юраш җирлегенә кушу тәкъдим-проекты халык хөкеменә куелды.

Район хакимияте әлеге чарага җентекле әзерлек белән килгән иде. Җыелышта район башлыгының өч урынбасары һәм депутатлар, бүлек һәм идарә башлыклары бар иде.

Проект буенча фикер алышу җыелышына берничә көн кала халыктан язмача сораулар һәм тәкъдимнәр кабул ителүе хакында белдерү эленүгә карамастан, Илмәт авыл җирлеге үзидарәсе исеменә, аның рәисе Илфат Шакиров белдерүенчә, бер генә сорау яки тәкъдим дә кермәгән икән.

Залда җыелган халык алдында Илфат Әнвәр улы иң башлап проектның ни-нәрсәдән гыйбарәт булуы һәм моңа карата ачык тыңлаулар үткәрелүе турында әйтеп китте. Сораулар да озак көттермәде, әлбәттә. Беренчеләрдән булып эшмәкәр Зөлфәт Галләмов: " Кушарга теләүнең сәбәбе нәрсәдә?",- дигән сорау бирде. Үзидарә рәисе моны болай аңлатты:

- РФ буенча шундый процесс бара. 2010 елның мартында ук Юраш һәм Илмәт үзидарәләрен берләштерү турындагы мәсьәлә кузгатылган иде, хәзер моңа кабат әйләнеп кайттык. 1977 елда Юраштан аерып, Илмәт авыл Советын үзаеры ясадылар. Ул заманда әле Үтәгән бар иде, Ядегәр һәм Көектә шактый кеше яши, барысын бергә исәпләсәң, кеше саны 1200гә җитә иде. Хәзер 360 тан чак кына артыграк, аларның да йөзләбе авылда түгел, читтә яши.

Миңа: "Китәсең, авылны бетереп китәсең,"- дигән сүзләр ишетергә туры килә. Юк, җәмәгать, бетереп китмим. Аз эшләнмәде. Мин килгәндә, клуб җимерек, юллар начар иде. Ә хәзер бит хәлләр башкача, - диде ул.

Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина әйтүенчә, районнарда берләштерүләр бара. Бездә Илмәттән башка да берләштерүләр булачак. Җирлектә 360 кеше исәпләнсә дә, Илфат Әнвәрович әйткәнчә, шуларның 100дән артыгы биредә яшәми, ә эшләүчеләр гомумән, 40 лап кына.

Бүгенге көндә су белән тәэмин итү зур проблемалардан санала. Кая барсаң да, проект-смета документлары сорыйлар. Күпме кеше яшәсә дә, аның хакы бар. Смета төзүгә акча җитсә дә, материалга калмый. Эшләүчеләрнең күбесе Юрашта. Киләсе елда башлангыч мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. Җирле үзидарәләр берләштерелсә, аппарат кыскартылачак, димәк, акча да янга калачак. Клуб ябылмаячак, китапханә шулай ук калачак.

Финанс-бюджет палатасы баш хисапчысы Сәхия Кашафетдинова:

-Узган ел Илмәт авыл җирлегенең чыгым өлеше 1,5 миллион сумнан артып киткән, ә керем 350 мең сумнан да ким, дәүләт дотациясе 1 миллион 200 мең сум тирәсе. Авылны төзекләндерүгә 596 мең сум сарыф ителсә, аппаратны тоту һәм башкалар өчен бер миллион сумнан артык акча киткән.

Район төзелеш департаменты җитәкчесе Владимир Фролов киләчәктә район җирлегендә 72 мең квадрат метр торак мәйданы төзеләчәге турында әйтте, бу районда яшәүче һәр кешегә уртача 0,8 квадрат метр торак туры киләчәк дигән сүз. Узган ел торак пунктларны тоташтыра торган юллар төзелешенә 130 миллион сум акча бүлеп бирелгән, шуның 40 миллионы Ядегәр һәм Көек авылына илтүче юл төзелешенә тотылган. Быел шушы максатлар өчен тагын 10,5 миллион сум акча бирелгән. Ә гомумән алганда, 2012 елда юл салу өчен 163 миллион сум акча каралган. Елово, Мальцево, Поспелово һ.б. авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә яки ремонтлана.

Федераль программа нигезендә зур торак пунктлардагы юлларны төзекләндерүгә дә финанслар бүлү каралган. Тик бу акчаларны җиңел генә алып булмый, моның өчен дәлилләнгән төпле проект-программа булырга тиеш. Ошбу уңайдан миңа хакимият башлыгы Геннадий Емельянов белән бергә хәтта Мәскәүгә үк барырга туры килде. Нәтиҗәдә әлегә ике авыл - Танайка һәм Бехтерево урамына асфальт юллар түши алдык, диде ул.

Җыелыш шома гына барды дип әйтеп булмый, сорау бирүчеләр һәм тәкъдим кертүчеләр күп иде. Кемнәрдер Илмәт һәм Юраш җирлеге үзидарәләрен берләштерүне яклап чыкса, бәгъзеләр әлеге проект-тәкъдимне һич кенә дә танырга теләмәде. Каладан килгән чиновниклар, аңлатып, кат-кат чыгыш ясады. Аларның дәлилләре саллы: бөтен нәрсә акчага килеп терәлә, акчаң бар икән, яшисең, юк икән - юк!

"Яңа Юраш" ЯАҖ директоры Хәлил Сабирҗановның чыгышы да мәгънәле иде. Ул һәм Алабуга ашлык кабул итү предприятиесе директоры Салихҗан Әндәрҗанов проект-тәкъдимне яклауны сорап нотык тоттылар. Район Советы депутаты, "Алабуга ит-консерв комбинаты" директоры Равил Фазлиәхмәтов аптырагач: " Мәчетне карап-ремонтлап торырга да, Сабантуе, Өлкәннәр көне, Җиңү бәйрәме кебек бәйрәмнәрне билгеләп үтәргә дә үзидарә рәисе акча сорап миңа килә, каян акча тапмакчы буласыз соң сез? Хәзер бит беркем дә бирәм дип тормый, нишләргә уйлыйсыздыр, аңламыйм",- дип шактый югары пафослы чыгыш ясады.

Үзидарә җирлекләре кураторы Миңнехарис Һадиуллин да сүзсез калмады, Татарстан буенча меңгә якын зур булмаган муниципаль җирлек үзидарәләре исәпләнүен һәм аларны киләчәктә эреләндерәчәкләрен әйтте.

Җыен ахырында проектны тавышка да куйдылар анысы. Тавышны санаучылар "яклаучылар күбрәк" дисәләр (22 тавыш), каршы килүчеләр "юк, каршы килүчеләр күбрәк иде" дип үзләренекен өстен чыгарырга тырышты (санаучылар әйтүенчә, 10 тавыш).

Хикмәт анда да түгел, хикмәт хәтта уртак килешү табылып кушылуны (яки кушылмау?) артык шау-шуларсыз гамәлгә ашыруда да түгел (әйтүләренчә, берләштергән очракта да, ошбу процесс берничә айга сузыла икән). Төп хикмәт ахыргы нәтиҗәләрнең ничек булуында. Ил буенча алганда да төрле реформаларны күп күрдек ич инде: әле берләштерәләр, әле аералар, дигәндәй. Мәсәлән, үткән ел ашыгыч рәвештә башлангыч мәктәпне ябып куюны гына алыйк. Киләсе елга 1,8 миллион сумга төшереп, әлеге мәктәпне кабат ачмакчы булалар. Анда 7 бала укыячак һәм аларга (4 сыйныфка) бер укытучы белем бирәчәк, имеш. Андый очракта һәр укучыга төпле белем бирү мөмкин булыр микән соң? Бу турыда беркем дә өздереп әйтә алмастыр. Аннан соң Илмәт авыл җирлегенә кергән Ядегәр һәм Көек авылларындагы дистә еллар буенча килгән су проблемасын искә алмый ярамас. Кайбер кышларда (һәм хәтта җәен) ядегәрлеләр суга тилмерә: биредәге су скважинасы еш кына эшләми. Ядегәрдән җыелышка килгән өлкән яшьтәге Бәгъданур.ага Хөсәенов ачынып: "Суны кем ничек булдыра, шулай ташый, кайберәүләр хәтта 5 һәм 1,5 литрлы пластик шешәләр белән ташырга мәҗбүр",- дип сөйләде. Илфат Шакиров әйтүенчә, энергия өчен түли алмаганлыктан, суны атнага ике тапкыр берничә сәгать дәвамында гына скважинадан колонкаларга кудырып алалар икән. Күпләренең күңел эчкәресендә шик ятуына аптырыйсы юк: су бит һәрчак кирәк, ә үзидарәләрне берләштереп кенә бу проблема үзеннән-үзе хәл ителерме соң (җөмләдән, Иске Юрашның үзендә дә кайчагында суга кытлык туа), читтәге авылларга калдык принцибы белән карамаслармы? Җирле үзидарәләргә бюджеттан ярдәм күрсәтелмәсә, алар урындагы салымнар хисабына гына эшчәнлекләрен алып бара алмыйлар, бусы беркемгә дә сер түгел. Шулай да дәүләт сәясәтенә әверелдерелгән эреләндерү кампаниясе җимешләрен озак көттермәс һәм гөрләп яшәп китәрбез дип ышанып ятмаска, ә хуҗалык итүнең яңа ысулларын табарга кирәктер, дип беләм, шунсыз хәзерге заманда кешечә яшәү мөмкин түгел. Шундый юлның берсен, әгәр үзидарәнең аппарат әһелләре кызыксынып сорап килсәләр, алар колагына гына әйтә алам. Анысын үзегез карарсыз, бигайбә.

Фирдәвес Хуҗин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!