Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алтын вакыт

Алабуга районында урып-җыю эшләре гөрләп бара. Игенчеләр өчен алтын көннәрнең берсендә, без Колосовка авылы "Башак" хуҗалыгында кунакта булдык.

Хуҗалык территориясенә аяк басуга, безне склад җитәкчесе Булат Хәсәншин очрады. Ул биредә15 елдан артык эшли.

- Урып-җыю элегә яхшы бара, чөнки һава шартлары яхшы. Уңыш турында әйтергә иртәрәк әле. Орлыкларны чистарту, эшкәртү һәм саклау минем өстә. Иң мөһиме - уңышны коры килеш җыярга кирәк. Бу складларда саклана торган ашлыкның барысы да кышка, биредә якынча 20 мең тонна ашлык саклана, - ди Булат Хәсәншин, бер-бер артлы тезелеп киткән складларга күрсәтеп. - Кыш көне бөртеклеләрдән ай саен дымлылыкка һәм төрле корткычларга анализ алабыз. Аның сүзләренчә, малларга көненә өчәр тонна азык китә. Ашлыкның бер өлешен саталар да икән, аңа солярка, техникага кирәк-ярак алалар.

Булат Хәсәншин мәктәпне тәмамлагач, туп-туры колхозга эшкә урнашкан. Элек Колосовка авылында яшәгән, бүген Алабугада гомер итә.

- Авылда үскән кеше бит мин, яратам бу өлкәдә эшләргә. Шуңа көн дә бирегә ашкынам, - ди ул.

Бүген аның бер проблемасы бар: утны өзәләр.

- Кайдадыр ремонт бару аркасында, уңыш җыйган вакытта утны өзү зур тоткарлыкларга китерә. Агрегатлар сүнгәч, бөртекләрне эшкәртү, аралау да туктап кала, - ди склад җитәкчесе.

- Иртәдән кичкә кадәр басудагы уңышны амбарларга ташыйм, хәзер борчак һәм арпа, - ди Алабугадан килеп эшләүче машина йөртүче Михаил Сергеев.

"Башак" хуҗалыгының урып-җыю мәйданы 900 гектар җирне тәшкил итә. Бүген 30 процент җирдән уңыш җыеп алынган.

- Без бөртеклеләрне генә: бодай, арпа, арыш, солы, борчак үстерәбез. Уҗым бодаен җыеп алдык, борчак җыя башладык, арышка керешергә торабыз. Уҗым җирләрен чәчү башланды. 700 тоннадан артык печән әзерләдек, хәзер люцерна чабасы бар. Көненә 50 тоннадан артык салам әзерлибез. Уңыш бар, аны җыюны башка елда бу вакытта инде төгәлләсәк, быел башладык кына дияргә була, - ди агроном Наталья Согорина.

Колосовка басуында барлыгы 5 комбайнчы тир түгә. Без аларның борчак суктырган вакытларына эләктек.

"КЕЧКЕНӘДӘН ӘТИ БЕЛӘН БАСУДА"

- Эш яхшы бара, эшем ошый, ошамаса эшләп булмый монда. Иртәнге 6 дан кичке 8-9 га кадәр басуда, - дип башлап китте сүзен "Аcrоs-530"ны иярләүче 23 яшьлек комбайнчы.

Александр Токарев Лекареводан килеп эшли.

- Монда коллектив яхшы, беркемне дә бәладә калдырмыйлар, нәрсә генә булмасын, гел ярдәм кулын сузалар, дус-тату эшлибез. Комбайн ватыла калса да, үзебез рәтлибез, шуңа дусларсыз булмый, - ди ул.

Александр кечкенәдән әтисе белән урып-җыю эшенә йөри торган булган. Комбайнчы улы булганга күрә, эш рәтен яхшы белә.

- Ашауны да без монда, басуда ашыйбыз. Вакыт та янда кала, табигатьтә аш та тәмлерәк, - ди Александр Токарев.

АЛТЫ ТАПКЫР ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ БУЛГАН КЫЗНЫҢ ӘТИСЕ - КОМБАЙНЧЫ

Николай Филимонов янына килеп җиткәндә, ул комбайнның ургычына тыгылган чүп үләннәрен кулы белән чистартып маташа иде.

- Мондый хәл сирәк булса да, була. Мин инде 4 нче сыйныфта комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым, - ди комбайнчы.

Бүген аңа 46 яшь.

- Эшебез бик җаваплы, көн матур булганда мөмкин кадәр күбрәк уңышны жыеп алырга кирәк, - ди Николай Филимонов.

Ул тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияләп үстергән. Өчесе дә югары белемле.

- Минем кызларым - чемпионнар, - дип сөйли ул горурланып. - Олы кызым мәктәпне алтын медальгә, Алабуга институтын кызыл дипломга тәмамлады. Икенче кызым - пауэрлифтинг буенча алты тапкыр дөнья чемпионы. Кече кызым да мәктәпне алтын медальгә тәмамлады.

Комбайнчы сүзләренчә, кызлары үзләрен үзе укыта, бушлай укырга кергәннәр, стипендия алып укыйлар.

ИҢ ЯХШЫ МЕХАНИЗАТОРЛАРНЫ БҮЛӘКЛӘҮ

Безнең районда урып-җыю кампаниясе-2017 дә катнашучы механизаторлар арасында конкурс игълан ителде. Башкалардан үзләренең эшләре белән аерылып торган комбайнчыларны атна саен акчалата бүләкләп барачаклар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов хәбәр итүенчә, үткәрелә торган ярышларны дөрес бәяләү өчен, җитештерүчәнлегенә бәйле рәвештә, техника 5 төркемгә бүленгән: 4 - суктыру буенча һәм 1 - бөртекле культураларны чабып алу буенча. Һәр 5 төркемдә дә 1 урын өчен акчалата түләү − 3 мең сум, 2 урынга - 2 мең сум, 3 урынга - 1 мең сум биреләчәк. Шул рәвешле, атна саен 15 бүюләкләнү булачак.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Иң яхшы комбайнчы" республика конкурсы игълан итте. Республика күләмендә ашлык суктыручы 150 иң яхшы комбайнчыны һәм ашлык уручы 50 комбайнчы бүләкләнәчәк. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләрне министрлык оештырган комиссия билгеләчәк. Бер комбайнчыга бирелә торган премия күләме - 100 мең сум. Безнең районнан да алдынгы механизаторлар турында мәгълүмәт көн саен министрлыкка тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев