Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Алтын вакыт әрәмгә узмасын

Районда яңгырлар барлык урыннарда да яумады, шуңа күрә шәхси хуҗалыклар печән әзерләгәндә проблемаларга юлыгырга мөмкин, диде авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нотфулла Гомәров.

Алабуга районының барлык хуҗалыклары 15 июньдә терлек азыгы әзерләүгә кереште. Авыл хезмәтчәннәренә су баса торган басуларны, күпьеллык үләнне һәм 17 800 гектар мәйданда азык культураларын урырга кирәк.

Хәзерге вакытта запас азык берәмлеге хуҗалык өчен таләп ителгәннең 50 процентын, фураж 25 процентын тәшкил итә, ди Нотфулла Нурулла улы. "Яшь көч", "Яңа Юраш", "Колос" һәм "Сапфир" хуҗалыклары печән һәм сенаж әзерләүдә алдынгы урыннарны алып тора.

Күпьеллык үләннәр 5 900 гектар мәйданда чабылган, 1 450 тонна печән, 10 100 тонна сенаж, 69 тонна яфрак азыгы әзерләнгән. Тик проблемалар да юк түгел.

- Яңгырлар бар җирдә дә яумады. Шуңа күрә район буенча хәл дә төрле, - ди Нотфулла Гомәров. - Танайка болыннарында печән юк диярлек. Утрауда исә азык бар.

Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы җирлек башлыкларыннан шәхси затлар болында азык әзерләгән вакытта техника белән ярдәм итүләрен сорады.

Районда узган елда әзерләнгән 1194 тонна печән, 11426 тонна сенаж, 2547 тонна салам, 4391 тонна силос запасы бар.

Быел да, узган елдагы кебек үк, район хуҗалыклары алдында ел ярымлык терлек азыгы запасы әзерләргә дигән бурыч куелды.

Татарстанда исә киләсе кышка 324 мең тонна терлек азыгы әзерләнде. Якынча бер терлек башына 5,2 центнер азык туры килә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитештерелә торган азыкның сыйфатына зур игътибар бирә. Тупас һәм сусыл азык әзерләүгә бәйле тискәре очраклар күзәтелде. Кышка дип тупланган түбән сыйфатлы терлек азыгы елның салкын вакытында савым сыерларының продуктлылыгын сизелерлек түбәнәйтте.

Быел ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдына бары тик сыйфатлы терлек азыгы әзерләү бурычы куелды.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев