Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Андрей Портнов: “Бер-беребезгә карата игътибарлы булыйк!”

2017 елның 1 гыйнварына Поспелово авыл җирлегендә халык саны 835 кеше тәшкил иткән, шулардан хезмәт яшендәгеләр - 451, пенсионерлар - 220, 7 яшькәчә балалар - 85, һәм 7 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар - 79 кеше. Балалар саны арта Отчет сессиясе алдыннан Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов халыкны шәхси кабул...

2017 елның 1 гыйнварына Поспелово авыл җирлегендә халык саны 835 кеше тәшкил иткән, шулардан хезмәт яшендәгеләр - 451, пенсионерлар - 220, 7 яшькәчә балалар - 85, һәм 7 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар - 79 кеше.

Балалар саны арта

Отчет сессиясе алдыннан Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов халыкны шәхси кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында Мальцево авылында яшәүче, Поспелово авылы балалар бакчасының ата-аналар комитеты әгъзасы Анна Ефимова яңа балалар бакчасы бинасын булдыруларын сорап килгән.

- Мәктәп бинасында урнашкан бакчабызга бүген 40 бала йөри, 15е чиратта тора, шуларның 8е, урын булса, бүген үк барыр иде. Мәктәп бинасында урнашканга күрәдер инде, бакчадагы бәйрәм иртәләре әти-әни һәм әби-бабайлардан тыш кына үтә. Спорт белән шөгыльләнер урын һәм бассейн да булсын иде, балаларыбызның сәламәт булуын телибез, - ди ул.

- Республикабыз президенты белән очрашып, бу мәсьәләне күтәрү өчен миңа бер ай вакыт кирәк, хәл итәрмен. 2018 елга планга кертергә кирәк. Авыл үсә, балалар саны арта, бу - яхшы күрсәткеч, - дип җавап кайтарды район башлыгы.

Тырышларга эш карышмый

- Халыктан җыелган 82 мең 800 сум күләмендә салым акчасына республикадан 331 мең 200 сум акча өстәлеп, җирлек өчен кардан арындыргыч һәм төягеч җиһаз сатып алдык. Хәзер урамнарны чистарту чагыштырмача җиңелләште. Территориядән чүп-чарны чыгару белән "Мехуборка" җәмгыяте шөгыльләнә, бу эш вакытында башкарылып бара, халык канәгать, - диде үзенең чыгышында авыл җирлеге башлыгы Андрей Портнов.

Республика программасы буенча Мальцево авылындагы Чаллы урамында яктырткычлар төзекләндерелгән һәм энергияне аз сарыф итә торган 7 яктырткыч урнаштырылган. Поспелово һәм Мальцево авылларында да яктырткычларны төзекләндерү эшләрен башкарганнар, җирле бюджет исәбенә лампалар алыштырылган. Җирле бюджеттагы өстәмә керемнәргә Поспелово авылының Шишкин урамында 160 метр юлга һәм Мальцевоның Чаллы урамында 240 метр юлга вак таш түшәлгән. "Күмү урыннарын карап тору" маддәсе буенча җирлек башкарма комитеты тарафыннан мөселман зиратына керү юлына җәю өчен вак таш алынган.

Халык җирлек тормышыннан хәбәрдар булсынга, мәгълүмәт урнаштыру өчен 5 стенд ясатылган. Шулай ук җирлек башкарма комитеты халыкны су белән тәэмин итү буенча күп эшләр башкарган.

Поспелово урта белем бирү мәктәбендә 87 укучы белем ала, аларның 23е Мальцево авылыныкы. Балалар бакчасына 40 бала йөри.

Җирлек китапханәсе фондында 9157 китап бар.

- Минем китап сөючеләрем күп, балалар бакчасы яшендәгеләр өчен дә китаплар бар. Яңа кайтучы китаплар арасында татар телендәгеләре бик күп. Укучылар Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Федор Достоевский китапларын күпләп укый. Бу көннәрдә иң укыла торган китаплар: Федор Достоевскийның "Җинаять һәм җәза", Михаил Шолоховның "Тын Дон" әсәрләре. Кышкы каникул вакытында биредә көн саен нинди дә булса чара уздырдык. Экология елына багышлап, балалар белән күргәзмә ясадык, - ди китапханә җитәкчесе Татьяна Романова.

Ике авылда да ФАП эшләп килә, халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык уңайлыклар булдырылган.

- Форсаттан файдаланып, авылдашларыма мөрәҗәгать итәсем килә: бер-берегезгә, күршеләрегезгә, күп балалы һәм авыр хәлле гаиләләргә карата, йортларын мич белән җылытучыларга игътибарлырак булсагыз иде, - диде отчет сессиясе ахырында Андрей Портнов.

Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар

Поспелово авыл җирлегендә кече һәм уртача эшмәкәрлек өлкәсендә өч крестьян-фермер хуҗалыгы һәм умартачылык буенча бер шәхси хуҗалык эшли.

"Тимергалиев" крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчелек белән шөгыльләнә. Аның хуҗалыгында 13 савым сыеры һәм 70 сарыгы бар, ел дәвамында 40 тонна сөт һәм 1,5 тонна ит җитештергәннәр.

"Заманов" крестьян-фермер хуҗалыгы кош-корт үрчетү өлкәсендә җитештерүне киңәйтеп җибәргән. 2016 елда КФХ 240 мең йомырка саткан, моннан тыш, сатуга җибәрелгән йомырка сала торган тавыклар саны - 50 мең һәм казлар - 3 мең исәпләнгән.

Цилиндр формасындагы бүрәнәдән йорт салу өчен агач эшкәртү буенча "Кучин" шәхси эшмәкәрлек цехы да үз эшен дәвам итә. Узган елны әлеге предприятие осетр токымлы балыкларны үстерү һәм эшкәртү буенча яңа хезмәт төрен башлап җибәргән. Моның өчен елына 2 тонна балыкны су белән тәэмин итүне йомык рәвештә башкару буенча җиһаз һәм балыкны ысландыру җиһазы сатып алынган.

2017 елга планнар:

- республика программасы буенча һәм җирле бюджет исәбенә Поспелово һәм Мальцево авылларында урам яктырткычларын төзекләндерүне дәвам итү;

- мөселман зиратына керү юлын төзекләндерү;

- чүп җыя торган мәйданны металл сетка белән әйләндереп алу;

- җирлектәге йортларга яңа номерлар һәм урамнарга яңа күрсәткечләр кую;

- Поспеловодагы Цветаева урамы һәм Мальцеводагы Каринка урамы юлларына вак таш җәю һ.б.;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев