Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ашаган белми, тураган белә

Район үзәгеннән 45 чакрым ераклыкта урнашкан матур табигатьле Илмәт авыл җирлеге Илмәт, Ядегәр, Көек авылларын берләштерә. Авыл жирлеге биләмәләре 364 гектар тәшкил итә. Бүгенге көндә анда барлыгы 341 кеше яши, шуларның 31е Ядегәрдә, 7се Көектә.

Йортлар саны - 135, шул исәптән Илмәт авылында - 111, Ядегәрдә - 18, Көектә - 6. Җирлектә -122 пенсионер һәм 18 тыл ветераны яши.

16 гыйнварда Илмәттә отчет сессиясе узды. Мәдәният йорты каршында кардан ясалган сыннарны санап бетерерлек түгел. Бу матурлыкны бер ай буена мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашлар белән бергә ясаган, быел биредә беренче тапкыр "Дуслык" исемле тау барлыкка килгән, һәм, Алабуга районы буенча конкурста катнашып, илмәтлеләр беренче урынга лаек булган. Чын әкият иленә алып керүче кар сыннар белән бизәлгән бәйрәм мәйданы авылны матурлап тора.

Халык белән очрашу

Отчет сессиясе алдыннан район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина халыкны шәхси сораулар буенча кабул итте.

- Үткән елны авыл халкы исеменнән медпункт сорап мөрәҗәгать иткән идем, ул ачылды, Аллага шөкер. Быел 2017 елда безгә мәдәният йорты төзергә тиешләр. Бу юлы минем соравым түбәндәгечә: авыл урамнарындагы асфальт юлның торышы "өчле"гә бәяләнергә мөмкин, ә "өчле"дән "икеле"гә төшү ул бик тиз. Салым акчасына өлешчә төзекләндердек, тик бездәге Үзәк, Тукай, Тау асты урамнарына капиталь ремонт кирәк. Туры килә торган республика программасы юк микән, программага керсәк, аны тормышка ашырырга җиңелрәк булыр иде, - дигән сорау белән килгән Үзәк урамда яшәүче Сәкинә Шакирова.

- Программалар бар, бөтен авылларга да, шәһәргә дә бер программа. Ашаган белми, тураган белә диләр, менә шул программадан турыйбыз инде без авылларга. Планга кертәбез, төзекләндерү эшләрен 2018 елда башкарырга тырышырбыз, - диде район башлыгы урынбасары.

- Безнең Үзәк урам белән Җәлил урамын тоташтыра торган күперебез авария хәлендә. Бүгенге көндә анда җәяүлеләр өчен генә юл бар. Юлны чистартанда безнең күпергә якын килеп булмый. Җәлил урамында 12 йорт, анда балалар бакчасына йөри торган балалар да яши. Ярты километр ераклыкта машиналар өчен әйләнеч юл бар, - дип мөрәҗәгать итте Вәсимә Шакирова.

- Машиналар өчен әйләнеч юлыгыз бар, 500 метр зур ара түгел, ә менә җәяүлеләр өчен чыгу юлын ясарбыз. Күпер төзү ул бик зур акча, ун йорт саен машина өчен күпер сала алмыйбыз, - дип аңлатты Зөлфия Сөнгатуллина.

Ядегәр авылыннан Нәсимә Кәримуллина су линиясендә проблемалар булуы турында җиткерде.

Шәхси кабул итү тәмамлангач, авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Мингалиеваның отчет чыгышы тыңланды.

2016 елда башкарылган эшләр:

- Илмәт авылында яңа ФАП ачылды;

- Республика программасында катнашып, Илмәт авылының Яр буе урамы тулысынча вак таш белән түшәлде;

- Соңгы елларда район авылларында бәрәкәтлерәк яктырткычлар урнаштыру программасы эшләп килә. Шул уңайдан бу җирлектә дә 8 яктырткыч,1 щиток урнаштырылган, 210 метр чыбык сузылган;

"1 гә 4" нисбәтендә уртак финанслауны күздә тоткан республика программасына керү өчен, быел да 2 җирле референдум үткәрелгән;

- 2016 нчы елда халыктан җыелган салым акчасы 56200 сум булса, республика тагын 224800 сум өстәгән. Нәтиҗәдә бу сумма 281000 сум тәшкил иткән.

- Илмәт авылының Тау башы урамы, Сәйдәш урамында урнашкан күпер өстендәге асфальт юл төзекләндерелгән;

- Ядегәр авылындагы су манарасы койма белән әйләндереп алынган; авыл башында матур итеп стела урнаштырылган;

- Көнкүрешнең каты калдыкларын, чүп-чарны чыгару белән "Мехуборка" компаниясе шөгыльләнә. Җирлектә 10 контейнер урнаштырылган. Бер ел эчендә 500 кубометр чүп чыгарылган.

- Җирлектәге hәр авыл урамы киң, чиста итеп вакытында ачыла.

- Зиратларында чистарту эшләре башкарылган.

- Мәдәният йорты артында катырылган боз да, ясалган тау да балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә яраткан урынына әверелгән.

- Җирлектә оештырылып килүче бәйгеләрдә номинацияләр саны арта бара. "Иң матур өй" номинациясендә Гайнетдиновлар hәм Галләмовлар гаиләсе җиңеп чыкса, "Иң тәртипле хуҗалык" номинациясенә Мулланур абый Садыйков гаиләсе ия булган. "Иң үрнәк әти" исеменә Рамил Мирхәйдәров, "Иң изге кеше" исеменә Алмаз Шакиров лаек булган. "Иң уңган гаилә" номинациясендә Вәлиевләр гаиләсенә тиңнәр булмаган;

- Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы үткәрә торган республика конкурсында катнашып "Муниципаль идарә өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре" номинациясендә Илмәт авыл җирлеге башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Шулай ук Илмәт авыл җирлеге, яхшы күрсәткечләре өчен, Татарстан Республика көне уңаеннан муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика смотр-конкурсында Диплом белән бүләкләнеп, Яңа Шевроле Нива машинасына лаек булган;

- Илмәт мәдәният йорты Мамадыш шәhәрендә уздырылган "Татар фольклоры фестивале "Иске Казан түгәрәк уены" зона конкурсында катнашып, Казан шәhәренә юллама алган.

- Илмәт мәдәният йорты каршында эшләп килә торган "Сердәш" фольклор ансамбле Биектау районында уздырылган "Татар фольклоры" фестивалендә 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган;

- Илмәт мәдәният йорты "Яши авылым" смотр конкурсында 7 меңлек сертификат белән бүләкләнгән. Шул акчага татар милли костюмнары тегелгән;

- Илмәт китапханәсе республика тарафыннан уздырылган "Иң яхшы авыл китапханәсе" конкурсында җиңеп, 100 меңлек грант белән бүләкләнгән. Шул грант суммасына китапханәгә принтер, ноутбук, проектор, экран алынган;

- 135 хуҗалыкта 181 баш мөгезле-эре терлек, 176 баш сарык, 6 ат, 1500 баш кош-корт асрала;

- Авылда халыктан сөт җыю ел әйләнәсендә оештырыла, аны Хафизов Илдар тормышка ашыра һәм җыелган сөт "Алабуга сөте" комбинатына тапшырыла. Сөт бәясе бүгенге көндә 19сум 50 тиен тәшкил итә;

- 2016 елга бюджетның керем өлеше план буенча 2194,3 мең сум каралган булса, аның үтәлеше - 2242,1мең сум, ягъни бу - 102,2% дигән сүз;

- Илмәт җирлегенең 5 фермасында 700 баш мөгезле эре терлек санала. Шунысы куанычлы, узган ел җирлектә 2 ферма төзекләндерелгән, шунлыктан авылыбызның 22 кешесенә эш урыны булдырылган.

- Татар халкының гореф-гадәтләрен саклау ниятеннән, Каз өмәсе, аулак өй бәйрәмнәре уздырыла, hәрвакыт бәйгеләрдә мәдәният йортында эшләп килүче "Сердәш" ансамбле чыгыш ясый;

- Хәзер китапханә фондында 11991 китап исәпләнә;

- Илмәт балалар бакчасында бүгенге көндә 8 бала тәрбияләнә. Бакчада зур ремонт эшләре башкарылган, түбәсен ябарга материал алынган;

- Ел дәвамында 1483 кешегә медицина ярдәме, ашыгыч ярдәм чакыруы буенча авыруларга өйдә 501кешегә ярдәм күрсәтелгән;

- 17 декабрьдә Әмир мәчететенең 20 еллыгы уңаеннан дини бәйрәм үткәрелгән;

- 2016 елда төп сәяси вакыйга булып Дәүләт думасына сайлаулар, җирле референдумнар узган.

2017 елга планнар:

- Илмәт авылында Яшьләр урамындагы 100 метрлы юлны төзекләндерү;

- Ядегәрдә Туфан урамындагы 300 метр юлга вак таш җәйдерү;

- Илмәт балалар бакчасының түбәсен ремонтлау;

- Республиканың "Торак пунктларда урам яктырткычларын төзекләндерү" программасы буенча авыл урамнарына яктырткычлар урнаштыруны дәвам итү;

- Зират территорияләрендә төзекләндерү эшләрен дәвам итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев