Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Атауда очрашу

Мин Алабуга районы Атау авылында эш сөюче балта остасы Габделхай белән җор күңелле, чисталыкны яратучы колхозчы Гөлниса гаиләсендә туып үстем.

Әтием белән әнием авырлыкларны бик күп күргән кешеләр. Әтием сугышка китеп биш ел Австриядә тоткынлыкта була, аннан соң өч елга аны трудармияга - Караганда шәһәренә җибәрәләр. Ә әнием бу вакытта сигез ел ирсез торып, авыл саен итекләргә олтаннар салып йөреп, дүрт баланың тамагын туйдыра.1948 елны әтием туган авылына әйләнеп кайта һәм берничә елдан мин дөньяга киләм. Әкренләп тормышлар җайланып, алга таба бара. Алар икесе дә көчләрен кызганмый колхозда эшли. Әтием гомере буе балта остасы булып авылларда өйләр житкерә, бура бурый, ә кыш көннәрендә итек басып безне киендерә. Юраш авылында әле дә әтием җиткергән кайбер өйләр үз урыннарында тора.70 яше тулуга да карамастан, көченнән килгәнчә, колхозның вак-төяк эшләреннән бер кайчан да баш тартмады әтием.

Мин үз гомеремдә аның исерек йөргәнен күрмәдем, чөнки ул "аракы" кебек нәрсәләр белән дус булмады. Әтием белән әнием бик тату, матур, берсен-берсе хөрмәт итеп, кадерләрен белеп яшәделәр.

1968 елны мин Пермь өлкәсенең Губаха шәһәренә китеп, шунда яши башладым.

Әтием белән әнием олы яшькә җитте, сәламәтлекләре дә бик какшады, әтиемнең күзләре начар күрә, ә әниемнең сәламәтлеге елдан-ел начарланды. Игелекле күршеләрем аларны ташламады. Димеев Кашаф абый белән Гәйшә апаның балалары гел ярдәм итеп, хәлләрен белешеп тордылар. Кызлары Әлфия белән Сания көн саен су алып кайтып, атна саен аларның идәннәрен юып, миңа хатлар язып, миннән килгән хатларны аларга укып тордылар. Хәтта уллары Әнәс тә, ялга кайткан арада (ул вакытта әле студент иде) әтием янына кереп утыннар кисеште.

Инде күп еллар үзса да, аларның яхшылыкларын мин оныта алмыйм. 1979 елны әтием белән әниемне үз яныма - Губахага алдым. Гәйшә апа атна саен аларга сагыну хатлары язып торды. Әти-әнием туган якны, туган йортны, авылдашларын бик тә сагынды, шуңа да мин авылдан килгән хатларны укыганда, елый-елый тыңлыйлар иде.

Әтием 1982 елны 80 яшендә дөнья куйды, ә әнием аннан калып биш кенә көн торды. Кызганыч, кадерле әтием белән газиз әнием бер атна эченда гүр иясе булдылар. Алар 56 ел бергә, тату яшәде, бакыйлыкка да бергә киттеләр.

Дөньяда яхшы һәм игелекле кешеләр дә аз түгел, ә минем өчен иң кадерле кешеләр әтием белән әнием булды. Әти-әнине бер кеше дә алыштыра алмый икән. Аларның вафат булганнарына да 31 ел инде, ә мин аларны һаман сагынам, бер генә көнем дә аларны искә төшерми үтми, әти-әнием, авыл халкым белән гомерем буе горурланып яшәдем.

ИГЕЛЕКЛЕ КҮРШЕЛӘР

Мин үскән вакытта безнең авылда 37 хуҗалык бар иде. Ләкин һәрбер йортта ким дигәндә - биш, иң күп дигәндә - ун бала үсте. Бер балалы йортлар саны бик аз иде. Өйләр, урамнар бала-чага тавышы белән, умарта кортларын хәтерләткәндәй гөж килеп торды. Минем авылымда тырыш, эш сөючән, намуслы, олы җанлы, гадел кешеләр яшәделәр. Аларның барысы турында язмасам да, (аларның барысы да ихтирамга лаек) берничәсен искә алып үтәсем килә.

Димиев Кашаф абый белән Гәйшә апа ун бала үстерделәр. Алар берсенә-берсе булышып, эш сөючән, тырыш, тәмле телле булып үстеләр. Бүгенгедәй хәтеремдә: өстәл тутырып ашарга утырырлар иде. Ашап туйгач, әти-әниләренә: "Рәхмәт әти, рәхмәт әни, безне тәрбияләгәнегез өчен, үскәч, сезне дә шулай ук тәрбияләргә язсын иде!" - дип олысы-кечесе, шундый матур сүзләр белән өстәл яныннан кузгалалар. Балалары үсеп, барысы да югары белем алып, күбесе табиб һөнәрен сайлап, яраткан эшләренә урнаштылар. Ләкин, кызганыч, бик иртә дөнья куйган Кашаф абый белән Гәйшә апа балаларының тәрбияләрен күреп, аларның бәхетләренә сөенеп озак яши алмады.

Ә күршебез Хәерниса апа Фәхретдинова улы Фоатны берүзе үстереп, югары белем биреп, тырыш, яхшы кеше итеп аягына бастырды. Үзе гомеренең соңгы елларын улы гаиләсендә хөрмәттә, тәрбиядә яшәде.

Уң як күршеләребез Закиров Гәрәй абый белән Фәһимә апа колхозда алдынгы эшчеләрдән саналдылар, сигез бала үстерделәр. Балалары эшчән, тырыш, кешелекле, белемле булып үстеләр. Уллары Миңнегали бигрәк тә эш сөючән булды, кечкенәдән әнисенә булышырга ярата иде, барлык эшләгән эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнде. Хәзерге көндә ул - Казан шәһәрендә хөрмәтле, абруйлы, атказанган табиб.

Әтиемнең якын дусты Марданов Габдулла абый белән Зәйнәп апалар да алты бала үстерде. Берсеннән-берсе уңган кызлар, эшчән, тырыш, батыр егетләр. Габдулла абый белән әтием туганнар кебек бик тату, дус яшәде. Кышкы кичләрдә бер-берсенә кич утырырга йөриләр иде, берсенә булышырга кирәк булса, тизрәк ярдәм кулы сузарга ашыгалар иде. Авыл халкымның һәрберсе турында шундый җылы сүзләр генә әйтергә була.

АВЫЛЫМ ЯШИ ӘЛЕ

Еллар уза торды, һәрбер йорттан әкренләп балалар үсеп җитеп, төрлесе-төрле якка белем алырга, тормыш корырга таралды, төрле шәһәрләрдә гаилә корды. Авылыбыз ятим баладай моңсуланып, күңелсезләнеп калды. Әкренләп йортлар да сирәгәйде, инеш суларына кадәр саекты, вагайды. Берәүләре Юраш авылына, кемнәрдер шәһәргә күченеп китте. Атауда яшәүче Исхакова Сара ападан кала, башкалары: Мәрфуга Галләмова, Хәмидуллин Әхмәдулла, Вәсимә Шакирова, Рәис Зарипов, Багданур Җамалиев, Миңнәхмәт Әминов - төрлесе-төрле жирләрдә яши.

Ата-аналарының нигезләрен саклап калып, туган нигезләренә яңа йортлар салып, авылны саклап калуга үз өлешен керткән Исхаков Әбелхан, Гафиятулла Марданов, Әхмәдишин Әлифнурга рәхмәтемнең чиге юк. Шулай ук авылның ямен бетерми, матур зур йортлар салып, язын, җәен, көзен авылга кайтып торучы Фәнил, Фәнзил һәм сеңелләре Фәнзиләгә, Марданов Фирдәвескә дә рәхмәт. Әти-әниләренең нигезләрен бетермичә, аларның йортларын саклап торучы Галеев Әхкам абый белән Мәскүрә апаның улларына һәм кызына, Вәлиев Шакир абый белән Сара апаның улларына һәм кызларына шулай ук зур рәхмәт.

АВЫЛГА - САБАНТУЙГА!

Гомер узган саен, яшьлек артта калган саен туган авылымны, авылдашларымны, дус кызларымны, классташларымны сагыну күңелемә тынгылык бирмәде. Хатирәләр, узган вакыйгалар бик еш кына күз алдына килә башлады. Авылны сагыну, юксыну көчәйгәннән көчәя генә барды. Авылда минем бер туганым да калмады, шуңа күрә мин авылга бик озак еллар кайта алмадым.

Моннан ике ел элек сагынуыма түзмәдем, июнь аенда, Юраш Сабан туена тормыш иптәшем Гарифулла, кызым Илзира,оныгым Рәшид белән, тормыш иптәшемнең ике буын апасы Фәүзия Аюповага кунакка кайтып төштек. Фәүзия белән Иван безне якты чырай белән колачларын җәеп, тәмле ашлар пешереп, мунча ягып, чын күңел белән туганнарча каршы алды. Ә икенче көнне инде без җыелышып Сабан туена киттек. Бик матур, бик күңелле булды Сабан туйлары. Минем бу милли бәйрәмне күрмәгәнемә дә 40 ел булган иде. Тик авылдашларымның барысын да күрәм дип ашкынган күңелем тынычлана алмады: Сабантуйга бик аз кеше чыккан иде шул.

Бәйрәм ахырында авыл халкын кичке Сабантуйга чакырдылар. Ә кич белән без Фәүзия, Асия, Вәсимә белән бергәләшеп, гөрләшә-гөрләшә кичке Сабан туена киттек. Мәдәният йорты янына килеп җиткәндә, бер урта яшьләрдәге ир-егетнең баянда уйнавын, ә бер чибәр ханымның аңа кушылып,миңа таныш булмаган җыр башкаруын ишеттек. Җыр таныш булмаса да, мин аның сүзләренә игътибар иттем һәм йокыдан уянып киткәндәй булып, гәүдәмнән ток узгандай булды, тамагыма ниндидер төер кебек нәрсә утырды, күзләремә яшь бөялде.

"Исәннәрнең кадерен бел!Үлгәннәрнең каберен бел!" Әйтерсең лә бу җыр миңа атап җырлана, ул минем күңелемә бик зур тәэсир ясады. Тамактагы төеремне көчкә йотып җибәреп, Асиянең колагына иелеп: "Асия, Алла боерса, исән булсам, барлык авылдашларны табып, очрашу бәйрәме оештырам әле", - дип пышылдадым. Асия белән Вәсимә бу тәкьдимне бик риза булып каршы алды. Ә җыр дәвам итте. Ул җыр, мин Губахага кайткач та, әле бик озак колагымда яңгырады.

ӘЗЕРЛЕК

Шулай итеп, быел мин үземнең теләгемә ирештем, хыялым тормышка ашты, Аллага шөкер, вәгъдәмдә тордым.

Февраль аеннан башлап, акренләп авылдышлар белән аралаша башладым. Киңәшеп, сөйләшеп, очрашу бәйрәмен 8 июльгә билгеләдек.

Авылдашларны табарга, алар белән аралашырга миңа Раузалия Исхакова (Марданова), Дамир Әюпов, Ревал Зарипов, Асия Мөхетдинова (Сабирова), Гөлнура Хәбибрахманова (Галимова), Рәвил Галимов, Гөлсияр Хисамиева (Закирова), Әнисә Кәбирова ярдәм итте. Алардан башка мин авылдашларымның барысын да табып бетерә алмас та идем. Аларга бик зур рәхмәт.

Алтынчы июль көнне кич белән Раузалия, Асия, Фәүзия, Гөлсияр, Фирдәүсә һәм мин Юраштан Атауга, бәйрәм буласы урынга - Иске тимерче урамына килеп төштек.

Без башта үз күзләребезгә ышынмыйча, хәйран калып, озак кына карап тордык, аннан соң гына бала-чагалар кебек, сөенечебездән кулларны чаба-чаба, рәхмәтләребезне укый-укый, эскәмия, өстәлләр тезеп мәш килүче балта осталары, ир-егетләр янына ашыктык. Егетләрнең булганлыклары, эш сөючәнлекләре күзгә күренеп тора, кулларында балта, чүкеч уйнап кына торалар. Әле кичә генә бу җирләрдә печән, алабута, тигәнәк кебек үләннәр үсеп утыра иде. Ә бүген бу урында печәннәр чабылган, жыештырылган. Берсеннән берсе матур итеп озынча зур ике өстәл ясалган, киң матур эскәмияләр урамга ямь, безнең йөрәкләргә җылы биреп торалар иде. Материалларны табучы, аларны җиренә җиткереп эшләүче, бәйрәмне электр уты һәм су белән тәэмин итүче Әбелхан Исхаков булды, аның ярдәме безгә бик күп тиде, аңа нинди генә рәхмәтләр әйтсәң дә, аз булыр. Эльвир Гатауллин - матур итеп өстәл ясады, Рәмис Мөхәммәтҗанов бер шырпысыз, ялтырап торган эскәмияләр ясап куйды, Гафиятулла Марданов бу эшләргә катнашып, ярдәм итеп йөрде. Аларга чокыр казырга, баганалар куярга һәм башка эшләргә ярдәм кулы сузган: Гөлүс, Илдар, Флүс, Хәлил, Мирзаян, Мәхәмәтнур, Гәбделбәр, Илһам һәм Иванга зур рәхмәт.

Вакытларын, көчләрен, кызганмый, Алабуга шәһәре буйлап, кибеттән кибеткә йөреп, азык-төлек продуктлары алып кайтучы: Фирдәүсәгә, Раузалиягә рәхмәт.

Чулпан Исхаковага икеләтә рәхмәт, ул ике яшь бала анасы булуга да карамастан, бутербродлар ясап, калган барлык башка эшләргә булышып, чын күңеленнән йөгерә-йөгерә эшләп йөрде. Раузалия белән аның тормыш иптәше Хәлилгә аеруча зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Алар икесе дә булган эшләрен ташлап, бәйрәмне башлап йөрүчеләрдән булдылар. Бөтен авырлык аларга булды. Ләкин алар шатланып, сөенеп, чын күңелләреннән башкардылар ул эшләрне. Шундый дусларымның барлыгына сөенәм һәм горурланам.

Алтынчы июль көнне Атау авылының Иске тимерче урамы яшәреп, ямьләнеп, җанланып китте. Инде сәгать сигездә урам кырмыска оясын хәтерләтә иде. Өстәл өстендә Закиров Фарсиль алып килгән тәмле бәрән ите ята. Аның янында хатын-кызлар кайнаша, берәүләре итне кисеп юып тора, икенчеләре шул итне шулпага турый, кемнәрдер бәрәңге әрчи, кемдер өстәл хәстәрли, яше-карты - барысы да эштә.

АВЫЛДАШЛАР ЯРДӘМЕ

Шулпа пешерергә зур казан куелган, казан янында җирдә берничә самавыр утырып тора. Фирдәүсә, Асия, Розалия, Гөлүзә, Альмира, Гөлмира, Ильгина белән Әлсинә, Илзира, Раузалия, Зөлфиянең шатлыклары йөзләренә чыккан, сөенечле елмаю, күңелләре көр, күтәренке. Кәбирова Әнисә самавырын, күмеренә кадәр күтәреп, Юраштан алып килгән.

Көне буе кояш астында, казан янында тәмле шулпа пешереп безнең тамагыбызны кайгырткан Розалиягә һәм тәмле бәлешләре белән сыйлаган Розалиягә, Наҗиягә, Асиягә рәхмәт.

Иске Юраш авыл җирлеге башкарма комитеты рәисе Ренат Юнысов вакыт табып, безнең яныбызга ике көн рәттән килеп, хәлләребезне белеште. Аның шулай безне кайгыртып йөрүе күңелләребездә бик җылы хис калдырды. Шундый киң күңелле, олы җанлы кешеләр күбрәк булса, югары урыннырда мондый игелекле кешеләр күбрәк эшләсә, авыл халкына бик тә җиңел булыр иде.

Бәлки мин, булышкан авылдашларның кайберләрен онытып, төшереп калдырганмындыр, алар мине гафу итсеннәр.

Өстәлләр мул булды, бар нәрсә әзер, авыл урамнарына тәмле исләр таратып казанда шулпа пешә, самавырлар кайнап утыра, кунаклар киләсе генә калды.

Мин бераз гына тукталып, хайран калып, гәҗәпләнеп һәм сөенеп, яшүсмер кызлар ягына карап тордым. Алар шундый тырышлар, шундый матурлар, йөгерә-йөгерә орчыклардай бөтерелеп эшләп йөриләр. Алар бар эшне үзләре белеп, үзләре теләгәнчә эшлиләр, хәтта җиргә төшкән чупләргә кадәр алып, аны капчыкларга тутыралар. Мин эчемнән генә аларга, аларның әти-әниләренә рәхмәтемне укып "бәхетле, игелекле булыгыз үскәннәрем", диеп әкрен генә теләк теләдем.

Очрашу сәгатьләре якынлашып килә. Гәүдәдә җиңелчә генә калтырау, дулкынлану бар, йөрәк еш-еш тибә, ә башымда иске пластинкадай төрледән-төрле уйлар әйләнә. Чөнки, бик күп авылдашларымны күрмәгәнемә быел 45 ел була. " Мин аларны, ә алар мине танырлар микән, барысы да кайтыр микән?" дигән уйлар миңа тынгылык бирмәде.

ОЧРАШУ

Авылдашлар әкренләп җыелыша башладылар.

- Син мине таныйсыңмы? - дип исәнләшергә кулларын сузган авылдашларымны, дусларымны танымау мөмкин түгел иде, чөнки мөлаем йөзләрен, янып торган нурлы сөйкемле күзләрен, кешеләргә хөрмәт, кадер белән карауларын, узган еллар, үткән гомерләр, аларның берсен дә үзгәртмәгән, алар барысы да яшь вакыттагы кебек чибәр, матур булып калганнар. Тик чәчләренә генә көзге сыкылар төшкән. Үскәндә дә ничек тату, дус булсак, хәзер дә шулай җылы очраштык. Чөнки без - бер авылның саф һавасын сулап, бер чишмә суы эчеп, бер басу дусае ашап, бер тауның җиләген һәм чикләвеген ашап үскән Атау балалары бит. Бергә уйнап үскән авылдашларымны, дүсларымны күреп, аларның исән-сау, сәламәт, бәхетле булуларын белүдән дә зур бәхетнең булуы мөмкинме соң?

Очрашу бәйрәменә йөз иллегә якын авылдашым җыелды, бәйрәмне алып баручы Гөлсияр Хисамиева кунакларны табын артына чакырды. Миңнәхмәт абый Әминов белән Бәгъдәнур абый Җамалиев башлап азан әйтте. Аннан соң Сара апа Исхакованы 90 яшь тулуы, ә Дамир Әюповны 70 яше тулуы белән котладык. Зөлфия Исхакова артистларга хас матур тавышы белән берсеннән-берсе матур җырлар башкарды. Баянчыбыз Эмиль һәрбер җырга чын күңеле белән көйләрне табып кына торды.

Равил Галимов, Әнисә Кәбирова һәм Әлфинур Газимова (Зарипова) төрле истәлекле вакыйгаларны хәтердә яңартып матур итеп чыгыш ясадылар. Шакирова Рафилә бик матур итеп яраткан җырларын җырлады. Гөлсияр очрашу бәйрәмен матур, күңелле алып барды. Үзе җырлады, үзе узган кызыклы вакыйгаларны сөйләп кунакларны көлдереп күңелләрен ачты.

Бәйрәм бик күңелле, бик матур барса да вакыт кичкә авышып килә иде инде. Кунаклар әкренләп өйләренә җыена башлады, алар барысы да бик канәгать булып, сөенеп, (Алла боерса) киләсе елга да шулай очрашырга сүз бирешеп таралыштылар.

Шатлыклы очрашу мизгелләре, матур хатирәләр безнең күңелләребездә бик озак сакланыр әле. Яшәргә дәрт, бер-беребезгә кадер, хөрмәт, дәрәҗә алып килде бу очрашу. Шушы очрашуга кайтып, үзләреннән матди ярдәм күрсәткән авылдашларыбызга чын күңелдән рәхмәт. Үзләренә, балаларына һәм оныкларына нык сәламәтлек, хәерле озын гомер, мул тормыш телим.

Р.S. Киләсе елга (Алла боерса) 21 июньдә 11.00 сәгатьтә Атау авылында шул ук урында, исән-имин булып тагын очрашыйк, авылдашлар. Бергә булыйк, бердәм булыйк.

Нәзирә Фәткуллина (Ганиева)

Губаха шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев