Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Августның икенче ункөнлеге башында Алабуга районында бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар 20 мең 270 гектардан җыелган

Бу файдаланган мәйданнарның 81 проценты.

— Сабан бодаен 3 мең гектардан артык мәйданда суктырасы калды, тагын 800 гектарда арпа, 160 гектарда солы, — дип аңлатма бирде район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгының урынбасары Александр Косов. Урып-җыюны беренчеләрдән булып «Яңа Юраш» агрофирмасы, «Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе» ҖЧҖ, «Мир» җәмгыяте тәмамлады, анда бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар 380 гектар алып тора иде. «Якты үзән» җәмгыятендә эш 93, «Яшь көч» агрофирмасында 84 процентка үтәлгән.
Районда әлегә җыелган уңышның уртача күрсәткече гектарыннан 15,8 центнер. «Яшь көч» агрофирмасы алда бара, биредә әйләнәсенә 22,8 центнер ашлык сугыла. «Мир» ҖЧҖ күрсәткече 21,3кә тигез. Өченче урында — «Нократ таңнары» (18,2 центнер).

Эсселеккә карамастан
«Яңа Юраш» агрофирмасында көненә 15 мең тоннага якын сөт савып алалар, бу былтыргы шушы ара белән чагыштырганда, 4,5 тоннага диярлек артык. Тәүлеклек савым күләме биредә бер сыердан 20,9 килограммга җитте — үткән елдагыдан 7,2 килограммга күбрәк. 
Һава торышы коры булуга карамастан, юрашлыларның уңышы зур. Моның сәбәбен Александр Косов болай аңлатты:
— Бөтен эш баланслы тукландыруда, соңгы вакытта "Яңа Юраш«та азык өстәмәләрен куллану белән җентекләп шөгыльләнәләр.
Район буенча тулаем алганда тәүлеклек сөт күләме августның икенче декадасы башында 56,5 тонна булды — узган елның шушы вакытындагыдан 21,8 тоннага артыграк, сыерларның тәүлеклек нәтиҗәлелеге 20,4 килограммга җитте — плюс 5,1. «Мир» җәмгыяте күрсәткечләр буенча районда беренче урында, аларның нәтиҗәсе 24,2 килограмм, «Башак» авыл хуҗалыгы кооперативында — 20,9.
Алабуга фермаларыннан китерелгән сөтнең сыйфаты югары булуы да куандыра. 
Бу көннәрдә сыерларга икенче кат чабылган күпьеллык үләннәрне ашаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев