Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне

Бүген шәһәр мәдәният сараенда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләрен котлау тантанасы узды. Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов авыл хуҗалыгын үстерүдә армый хезмәт итүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, аларга мактау кәгазе, рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.

Алабугалыларның тормыш дәрәҗәсе һәм шәһәрнең киләчәктә үсеше нәкъ менә сезнең хезмәткә бәйле, диде ул үз чыгышында. Икътисад алга киткән хәзерге заманда авыл хуҗалыгының да киләчәге өметле булуына чын күңелдән ышануын белдерде. Авыл хезмәтчәннәренә булган игътибар көннән-көн арта. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшен ачарга теләгәннәр өчен ташламалы кредитлар бирелә, яшь белгечләр торак белән тәэмин ителә. Безнең районда да киләчәктә кече фермалар төзү планлаштырыла, диде район башлыгы. Ул авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсенә керткән өлешләре өчен бәйрәм хуҗаларына рәхмәтен белдереп, сәламәтлек, бәхет, эшләрендә уңышлар теләде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тантаналы бүләкләүдән соң, бәйрәмнең икенче өлеше өстәл артында матур концерт белән дәвам итте.

Таһир Мәхмүтов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев