Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл Яңа ел кө­тә

Авыл хал­кы­ның бер­кай­чан да ир­кен­ләп ял итәр­гә ва­кы­ты юк. Алар өчен кыш­кы ка­ни­кул­лар да бил­ге­лән­мә­гән, чөн­ки аб­зар ту­лы мал, та­вык-че­беш, ди­гән­дәй, мә­шә­кать ар­ты мә­шә­кать ту­ып кы­на то­ра. Ни ге­нә бул­ма­сын, авыл хал­кы үзе­нең ак­тив­лы­гы, көр кү­ңел­ле бу­луы бе­лән ае­ры­ла: эшен дә эш­ли, ял да итә бе­лә.

Бы­ел дөм-дөм­ле­ләр­нең күк­рәк ки­е­реп ял итәр­гә хо­кук­ла­ры бар. Ру­зи­лә Һа­диул­ли­на җи­тәк­лә­гән "Яшь көч" аг­ро­фир­ма­сы кыр­ла­рын­да уңыш мул­дан бул­ды. Бү­ген дә алар на­мус­лы хез­мәт ку­еп, иле­без та­бы­ны­на сый­фат­лы про­дук­ция оза­ту­чы­лар­ның бер­се.

Ху­җа­лык җи­тәк­че­се авыл­ның көн­кү­ре­шен ях­шыр­ту, аны уңай­лы итү өчен күп көч куя. Авыл җир­ле­ге баш­лы­гы Ра­фаэль Бәд­рет­ди­нов сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, җир­лек­тә аның яр­дә­ме бе­лән бик мө­һим эш­ләр баш­ка­рыл­ган. Мә­сә­лән, 800 метр юл ре­монт­лан­ган, яңа юл са­лу өчен про­ект эш­лән­гән, авыл урам­на­рын як­тыр­ту бу­ен­ча эш алып ба­рыл­ган.

Бү­ген күп ке­нә авыл­лар су­га кыт­лык­тан җә­фа чи­гә, бу проб­ле­ма дөм-дөм­ле­ләр­не дә чит­лә­теп уз­ма­ган. Тик җир­ле ха­ки­ми­ят кул ку­шы­рып утыр­мый: авыл­га су тор­ба­ла­ры су­зу өчен по­лиэ­ти­лен тор­ба­лар кай­тар­тыл­ган ин­де. Ә ме­нә ра­йон Со­ве­ты де­пу­та­ты Зөл­фия Сөн­га­тул­ли­на­ның шәх­си яр­дә­ме бе­лән тыл ве­те­ра­ны Җи­һа­ния За­ри­по­ва йор­ты­на газ ка­за­ны ур­наш­ты­рыл­ган. Бү­ген ул шә­һәр шарт­ла­рын­да көн итә.

Авыл­да яшь­ләр өчен дә шарт­лар ту­ды­рыл­ган. Авыл­да хок­кей уй­нау яки боз­да ти­ме­ра­як­та шуу өчен шу­га­лак эш­лән­гән. Җир­лек баш­лы­гы сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, яшь­ләр­не спорт­ка тар­ту һәм алар­га шарт­лар ту­ды­ру­да Ил­шат Га­ли­ев баш­лап йө­ри. Әнә шун­дый ини­ци­а­ти­ва­лы ке­ше­ләр бул­ган­да, авыл­да кү­ңел­сез бу­ла ди­ме­ни. Шу­ны­сын да әй­теп ки­тик, дөм-дөм­ле­ләр Яңа ел­да зур ку­нак ки­лү­ен кө­тә. 5 гыйн­вар­да "Ак Барс"­ның та­ныл­ган һө­җүм­че­се Да­нис За­ри­пов бер­ни­чә ко­ман­да­шы бе­лән як­таш­ла­ры яны­на кай­тып мас­тер-класс үт­кә­рә­чәк, авыл­да кү­ңел­ле ярыш­лар кө­те­лә.

Бү­ген җир­лек баш­лык­ла­ры авыл­да Яңа ел бәй­рә­мен ла­ек­лы үт­кә­рү өчен зур әзер­лек эш­лә­ре алып ба­ра.

-Иле­без­гә, хал­кы­ма, авыл­даш­ла­ры­ма исән­лек-сау­лык, ру­хи һәм мат­ди бай­лык те­лим. Яңа ел­лар­ны имин кар­шы­лар­га яз­сын, ки­лә­се ел­да бар­лык өмет-хы­ял­ла­ры­быз тор­мыш­ка аш­сын,- ди Ра­фаэль Ну­рул­ло­вич.

Ш.Га­би­ди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев