Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл яшәсен өчен

Поспелово авылында клуб төзелеше 1 октябрьгә тәмамланырга тиеш.

Бүгенге көндә төзүчеләр һәм подряд оешмасы алдында шундый максат тора.

Клуб төзелеше кырмыска оясын хәтерләтә. Балта осталары, ташчылар, тәрәзә куючылар һәм штукатурлар аяз көннең бер минутын да әрәм итмичә һәрберсе үз эше белән мәш килә. Подряд оешмасының да бар көче шушында җибәрелгән.

Поспелово халкы яңа клуб салынуын 8 ел көтә. Иске бинага күз яшьләрсез карап та булмый. "Куркыныч зона! Якын килү тыела!" дигән язу исә аны читтән уратып үтәргә мәҗбүр итә. Авыл тормышы клубсыз бер урында туктап калыр иде. Тик безнең халык төрле шартларда җайлашырга ияләшә. Менә Поспеловода да кибетнең бер өлешен клуб итеп җайлаштырганнар. Мәдәният йорты мөдире Гөлнара Сергеева әйтүенчә, хәзер клубка йөрүчеләр кимесә дә, яңа клуб ачылу белән авылда мәдәни тормыш гөрләп китәргә тиеш.

Шулай булмый мөмкин дә түгел. Төзелеп килүче клуб бинасына карасаң, моның чыннан да шулай булырына ышанасың. Дәү һәм биек тәрәзәләр, биек түшәм - болар хәзер үк клубның зур һәм якты булачагын күрсәтеп тора.

Яңа мәдәният йортына республика бюджетыннан 9 миллион 800 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бинаның "коробка"сы тулысынча әзер. Хәзер "Евроальянсстрой" подряд оешмасы төзүчеләре пластик тәрәзәләр куя, түбә ябу эшләрен башкара, диварларны штукатурлый. Төзелештә барлыгы 42 кеше хезмәт куя, шуларның җидесе - хатын-кыз. Подряд оешмасы бригадиры Маннур Нотфуллин әйтүенчә, алар ялсыз 12 шәр сәгать эшли. Берничә көн явып торган яңгыр гына эшләрнең тизлеген киметергә мәҗбүр итте, ди бригадир.

Поспеловода клуб төзелеше башка районнардагы шундый төзелешләрдән бераз артта кала. Моның сәбәпләре турында без Алабуга башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Владимир Фроловтан сорадык.

  • Биредә хоккей корты иде. Үзегез беләсез, кыш буе су сибеп туңдырылган 3 метр калынлыктагы боз тиз генә эреп бетми. Шул сәбәпле фундаментны май аенда гына сала башладык. Ә башка районнар эшшләрне апрель аенда ук башлый алды. Тышкы инженерлык челтәрләрен булдыруда да бераз артта калу бар. Шуңа күрә территорияне төзекләндерү эшләре дә тоткарлана. Хәзерге вакытта челтәрләр өчен проект-смета документациясе әзер, район җитәкчелеге аның өчен акча да тапты. Шушы көннәрдә эшкә керешәбез, тоткарлыклар булмаячак, - диде В.Фролов. - Шул ук вакытта монда штукатурлау, бетон, кирпеч салу һәм агач фермалар күтәртү эшләре бара.

Җитәкче хәбәр итүенчә, төзелеш 75 процентка тәмамланган, түбәне ябып чиста бизәү эшләрен генә башкарасы кала. Берәр атнадан территорияне төзекләндерү эшләре башкарылачак.

Клуб бинасында фельдшер-акушер пунктын булдыру да эшләрне бераз тоткарлый. Аның өчен аерым коммуникацияләр, керү урыны булдырырга кирәк. Хәер, озакламый авыл халкының матур һәм якты клублары, өр-яңа фельдшер-акушер пункты да булачак.

Авыл клубларын яңарту эшен Алабуга районы беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Бер ел элек үк шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов төзүчеләр һәм мәдәният идарәсенә авыл клубларын яңарту максатын куйган иде. Халык аз булган авылларда мәдәният учаклары бүрәнәдән салына башлады. Быел исә, иш янына куш дигәндәй, Татарстанның һәр районында авыл мәдәният йортлары төзү программасы эшли башлады. Республикада эшләрнең барышын Президент Рөстәм Миңнеханов үзе күзәтә.

Республика биргән акчаларга җирле казна акчаларын да кушып Бехтерево һәм Куклюк авылы клублары яңартылды. Гари саласында өр-яңа матур клуб калкып чыкты. Хәер, аның төзелешен Татарстан өчен уникаль проект дип атарга мөмкин - ул нарат бүрәнәсеннән салынды. Яңа агач исләре килеп торган мәдәният йорты үз тамашачысын көтә. "Авылда яшьләр күп. Төзелеш эшләре 99 процентка төгәлләнде. Эчке бизәү эшләрен төгәлләп, кранны ачып газ бирәсе генә калды", - ди Владимир Фролов.

"Авыл клублары" республика программасы кысаларында киләсе елда Морт авылында да яңа клуб төзеләчәк. Моның өчен урын әзерләнгән дә инде. 2014 елда шундый төзелешне Яковлево авылында башларга ниятлиләр. Муниципаль программа буенча Дөм-Дөм авылында яңа бүрәнә клуб салыначак. Моның өчен иске клуб сүтелгән, аның урынында төзелеш башлау өчен проектлау эшләре башкарыла.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, авыл клубларын төзү программасы өч елга исәпләнгән. Аның нигезендә 2012 елда 45 авыл клубы торгызылырга тиеш. Бу эшләргә хөкүмәт тарафыннан 500 миллион сум тоту планлаштырыла.

Яңа клуб төзелү - авыл тормышында зур вакыйга. Мондый программаның эшләп китүе, яңа социаль-мәдәни объектларның төзелүе авылларның киләчәген өметле итә. Тик авылда клуб булмау бер проблема булса, кайчак яңа төзеп куелган мәдәният сарайлары да буш тора. Ул кичен яшьләр өчен дискотека, хәмер эчү урынына әйләнә. Татарстанның авыл клубларын төзү программасы авылдагы күңел ачу урыннарының дәрәҗәсен арттырыр, анда төрле чаралар уздыруга ихтыяҗ, аннан да бигрәк акча булыр, дип ышанасы килә.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Надежда КОЖАНОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев