Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авылларга яңа сулыш өрик

Авыл җирлекләрендә халык белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирү һәм җирле үзидарә җитәкчеләренең еллык эшенә хисапларын тыңлау форматында Алабуга шәһәр-район хакимияте башлыгы Геннадий Емельянов катнашында уздырылучы җыелышларның чираттагысы 11 февраль көнне Илмәттә булды.

Инде традициягә әверелгән гадәт буенча район хакиме иң башлап авылдашларның сорауларына җавап бирде. Әүвәлге сорауны авыл имамы Вәлиҗан хәзрәт "Тау башы" урамына алып менүче юлдагы күпернең һәм "Үзәк" урамын "Җәлил" урамы белән тоташтыручы күпернең ярымҗимерек хәлдә икәнлекләренә борчылып, аларны ипкә китерүдә булышуларын сорады. Чыннан да, югары урамга менгерүче асфальт юл астындагы күпер стратегик әһәмияткә ия дип әйтергә була, чөнки ул саланың ике өлешен тоташтыручы бердәнбер объект. Геннадий Емельянов үз командасында килгән җаваплы вәкилгә мәсьәләне җентекләп өйрәнергә күрсәтмә бирде һәм киләчәктә аны уңай хәл итәргә тырышырбыз, дип ышандырды.
Ядегәр авылыннан төшкән Нәсимә апа һәм Багъданур абыйлар күп еллардан ошбу авыл халкын борчып килгән су белән тәэмин ителү һәм газлаштыру мәсьәләләрен күтәрделәр. Хәзерге су скважинасыннан авылга кадәр 1,5 километр тирәсе һәм торбалар искергәнлектән, алар еш сафтан чыгалар. Шулай да узган җәйдә беркадәр ремонтлау эшләре уздырылган, киләчәктә су скважинасы казырга һәм авылга яңа линия сузарга кирәклегенә басым ясалды. Газлаштыру мәсьәләсенә килгәндә, Ядегәргә кадәр сузу өчен 4 километрдан артык торба кирәклеге әйтелде һәм әлегә проект документлары да эшләнмәгән (ә ул күп вакыт сорый), монысы да көн кадагына куелырга тиешлеге искәртелде.
Вәкил абый Сафин 1956 елда Венгрия вакыйгаларында катнашкан кеше. Ул, кайнар ноктада катнашучы буларак, шәһәрдә үзенә фатир алып булмасмы, дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Аңа фатирның бары тик Бөек Ватан сугышында катнашучыларга гына бирелүен, һәм хәтта өен сипләтергә дә бюджеттан акча бүлеп бирергә мөмкин түгеллеген аңлаттылар.
Сәкинә апа Шакированы Илмәт мәдәният йортының торышы нык борчый булып чыкты. Ул район хакименә аны кичекмәстән ремонтлап булмасмы, дигән гозерен җиткерде. "Монда бит мәдәният йорты гына түгел, җирле үзидарә советы һәм китапханә дә урнашкан", - диде ул чын күңеленнән борчылып. Аның соравына район үзәгеннән килгән җаваплы вәкил: "Юк, мәдәният йортыгызга сипләү эшләре үткәрергә кирәк булса да, ул авария хәлендә түгел, аңа ремонт чират буенча исемлектә алтынчы итеп үткәреләчәк", - дип җавап бирде.

ЯҢА ҖИТӘКЧЕНЕҢ ХИСАБЫ
Рәзимә Мингалиева Илмәт авыл җирлеге үзидарәсендә рәислек итә башлавына әле бер ел чамасы гына. Шулай булса да ул үзен энергияле җитәкче буларак танытырга өлгерде инде (Сабан туйларын, өлкәннәр көнен һ.б. чараларны югары кимәлдә уздыруы шуңа мисал). Аның хисап нотыгыннан күренгәнчә, җирлеккә караган Илмәт, Ядегәр, Көек авылларында җәмгысе 359 кеше яши. Шуларның 99 проценты - татар, 1 проценты урыс милләтеннән. Илмәт авыл җирлегенең җир биләмәләре 364 гектар, шуларның 235 гектары Илмәт авылыныкы, 129ы Ядегәр һәм Көек авылларыныкы исәпләнә. Илмәттә - 114, Ядегәрдә - 19, Көектә 7 йорт бар (кышкы айларда аларның кайберләрендә кеше яшәми).
- 2013 елда иске йортларны сатып алып шәһәрдән кайтучылар саны артты, - ди Рәзимә ханым.
Әлбәттә, соңгы елларда авылларның демографик хәле нык үзгәрде. Анда яшәүчеләр саны артуга түгел, кимүгә бара.
- Узган елда Илмәттә - 315 кеше, Ядегәрдә - 34, Көектә 10 кеше яши. Өч бала туды, дүрт кеше үлде, - ди докладчы (бу урында кайберәүләрнең пропискада Илмәт авыл җирлегендә торсалар да, чынлыкта ел фасылының җылы вакытында гына үз авылларында гомер итүләрен кабатларга туры килә). Хәер, Рәзимә Мингалиева:
- Бүгенге көндә 30 бала исәпләнә, 134 пенсионер, 20 студент, 64 кеше башка төбәктә, 27 кеше авыл хуҗалыгында, 21 кеше бюджет өлкәсендә эшли, - дип төгәллек кертә.
Илмәт авылында уңайлыклар күп инде анысы. Моны җирле үзидарә башлыгы да ассызыклый:
- Табигате матур, юллары төзек, дүрт урамында асфальт юл җәелгән, газ кергән, телефон үткәрелгән, тәүлек буена су белән тәэмин ителгән, интернет челтәре белән тоташтырылган Илмәт авылы үзенең тырыш, әдәпле халкы белән башкалардан аерылып тора, - ди ул.
Авыл җирлегендә яшьләргә калып тормыш кору өчен барлык мөмкинлекләр дә бар (кызганычка, соңгы елларда андыйлар бик үк күренми). Кече эшмәкәрлек, гаилә фермаларын оештыру мөмкинлекләре күп. Узган елда 11 гаилә шәхси хуҗалыкларын үстерүгә 3 миллион 350 мең сумлык ташламалы кредит алган (җөмләдән: авыл җирлекләре арасында ошбу җәһәттән Илмәтнеке лидерлыкны бирми).
- Авыл җирлеге халыкның көнкүреш хәле яхшырсын, аның милке артсын дигән максаттан торып эшли, - диелә докладта. Башкарма комитетның эшчәнлеге халыкны барлык төр сораулар буенча кабул итү, гражданлык хәлен теркәү, салымнар буенча аңлашылмаган сорауларны хәл итү, җир-йорт милкен хосусыйлаштыруда булышу, паспорт-виза эшен оештыру, көнкүреш калдыкларын билгеле урыннарга урнаштыру һ.б.лардан гыйбарәт.
Илмәт авыл җирлегендә "Яңа Юраш" җәмгыяте эшчәнлек алып бара, ике фермер хуҗалыгы, балалар бакчасы, мәдәният йорты, Ядегәр клубы, китапханә, ике медпункт, ике кибет халыкка хезмәт күрсәтә.
2013 елда авыл җирлеге бюджетына планда каралган 1 миллион 600 мең сум урынына 1 миллион 636 мең сум акча кергән һәм үтәлеш 102 процент тәшкил иткән. Җирле керем планда 287 мең сум каралса, ул 323 мең сумга үтәлгән, нәтиҗәдә, әлеге күрсәткеч 113 процентка җиткән. Авыл бюджетының чыгым өлеше 97 процентка үтәлде, дип бәян ителә. Ә бу 1 миллион 370 мең сум дигән сүз. Урам утларына электр энергиясе өчен 138 мең сум каралган булса, шуның 103 мең сумы гына тотылган.
Автоград банкы һәр дүшәмбе көнне халыкка коммуналь хезмәтләр өчен түләүне оештырырга үз машинасын җибәрә. Узган ел Илмәт авылы буенча 365 кубометр көнкүреш калдыклары махсус контейнерларга җыелып тиешле урынына озатылган. Контейнерлар саны быел җидедән унга җиткерелгән.
- Авыл чиста булгач үзебезгә дә бик күңелле бит, - ди җирле үзидарә башлыгы. Ул киләчәккә план-ниятләре белән дә уртаклашты, боларга:
1) Ядегәр авылы өчен су торбалары юнәтү;
2) авылны тагын да чистарак итү өстендә эшләү;
3) күперне ремонтлау;
4) урам утларын төзекләндерү;
5) клуб җир участогын рәсмиләштерү керә.
Рәзимә Мингалиева чыгышын:
- Еллык эшчәнлегебезгә нәтиҗә ясап шуны әйтәсем килә - авылыбызның киләчәге бар. Бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, депутатлар корпусы, оешма җитәкчеләре белән берлектә төрле программаларда катнашып эшләргә һәм яшәргә язсын, - дип төгәлләде.
Аннары трибуна артына участок полицейские Ринат Вәлиев чыгып район буенча 37 авыл исәпләнүен һәм аларда барлыгы 2600 кеше яшәвен бәян итте. Бу авыллар өч зонага бүленгән һәм аларга өч полицейский хезмәт күрсәтә. Участок инспекторы халыкны уяу булырга, төрле мошенникларның алдавыч ятьмәсенә капмаска өндәде.
Аннан соң трибунадан сүз алган Алабуга прокуроры Рәшит Әминов чыгышында аерым алганда үзидарә комитетын карарлар кабул иткәндә аларны законга туры китереп кабул итәргә һәм халыкка белешмә һ.б. биргәндә шушы ук нәрсәне онытмаска кирәклегенә өндәде. Теракт кебек күренешләр ешаю сәбәпле халыкны уяу булырга чакырды. Республикада һәм гомумән Русиядә традицион диннәр генә рөхсәт ителүен искәртте.
Һәрвакыттагыча йомгаклау сүзе белән шәһәр-район хакимияте башлыгы Геннадий Емельянов чыкты. Ул үткән ел юллар төзүгә 150 миллион сум акча тотылуын, агымдагы елда бу сумманың 176 миллион сумга җитәчәген әйтте.
- Район буенча ике яңа ФАП җиткереләчәк һәм тагын ике ФАП сипләнәчәк, - диде ул.
Башлык әйтүенә караганда, Хлыстовода федераль программа буенча бассейн, Костенеевода савыктыру үзәге төзеләчәк, ди.
Илмәтнең "Яр буе" урамына күп итеп вак таш ташып түшәргә киңәш итте җитәкче. "Һәр авыл җирлегеннән заявкалар кабул итәргә кирәк, таш бит бушка бирелә", - диде ул. Авыл җирлекләре өчен киләчәктә заводтан лизинг программасы буенча тракторлар сатып алырга һәм алар кыш көне урамнарны кардан чистартырга, язын-җәен, кирәк булса, бакча сукаларга һәм печән чабарга, кирәге чыкканда арба тагып йөрергә дә тиешләр, дип белдерде Геннадий Емельянов.
Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев