Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авылы барның кавеме бар

Районыбызда иң зуры - Танайка авыл җирлеге, анда халкы саны 2017 елның 1 гыйнварына 57 кешегә артып, 3201 кешене тәшкил итте, шуларның 1890ы хезмәт яшендә, пенсионерлар - 610, 7 яшькә кадәр балалар - 366, 7 яшьтән 16 яшькә кадәргеләр - 395 кеше.

Социаль ярдәмнән 423 кеше файдалана, нигездә күп балалы гаиләләр, аларның саны - 39. Шулай ук 76 инвалид, һәрдаим игътибар һәм ярдәм таләп иткән 309 өлкән яшьтәге кешеләр ярдәмгә мохтаҗ. Танайка авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашучы бер генә кеше - Евгения Иван кызы Уткина яши, аннан кала 23 тыл ветераны гомер кичерә.

Көн туган саен, проблема

Бу атнада биредә отчет сессиясе узды. Район башлыгы Геннадий Емельянов янына гозер белән килүчеләрдән Наталья Мурашова Танайка авылына яңа балалар бакчасы төзүләрен яисә булганын төзекләндерүне сорап килгән.

- Стенада чатнаулар бар, комиссия килеп киткәннән соң, сылаганнар иде. Хәзер балаларыбыз өчен куркабыз, - ди ул.

Бүген анда 120 бала йөри. Кирпечтән салынган ике катлы әлеге балалар бакчасы 1976 елда төзелә башлаган, 1978 елда кулланылышка тапшырылган.

- Комиссия җибәрербез, мәсьәлә 1 атнадан ачыкланыр, кирәк икән, төзекләндерербез, яңасы кирәк булса, төзербез, - диде район башлыгы.

Галина Праздникова үз сүзен рәхмәтләрдән башлады.

- Узган елны ФАПыбыз җылытылмый дип килгән идем, мине ишеттегез, Аллага шөкер, хәзер җылы, туңмыйбыз, - ди. - Хәзер ФАПка капиталь ремонт кирәк, зурайтасы иде. Бездә халык та күп, килгән кеше коридорга көчкә сыя, зуррагы кирәк.

- Әйе, түбәне яңадан ябасы, су торбаларын алыштырасы, моның өчен 1 миллион сум акча кирәк, - диде район үзәк хастаханәсенең баш табибы Шәфкать Әхмәтҗанов.

Геннадий Емельянов кирәкле документларны җыярга кушты, мәсьәлә хәл ителәчәген белдерде.

Эшләнгән эшләр

Республика программасы кысаларында Танайка авылында 5,9 километр аралыкта югары вольтлы электрүткәрү линиясен капиталь төзекләндергәннәр һәм баганалары алыштырылган, моңа 2 миллионнан артык акча киткән. Моннан тыш, шушы җирлеккә караган торак пунктларда җирле бюджет исәбенә 18 фонарь куелган һәм 37 яктырткыч алыштырылган.

- Республика программасы буенча 600 мең сумга Танайка авылының Бехтерев урамына вак таш түшәлде. Хлыстово авылына керү юлы төзекләндерелде, аңа 52 мең сум китте. Геннадий Егорович, сезнең ярдәм белән 2 милионга якын сумга Танайка авылының Үзәк урамы төзекләндерелде, - ди җирлек башлыгы Петр Макаров.

Халыктан җыелган салым акчасына Дубовская урамы һәм Яр буе тыкрыгына вак таш түшәлгән, Колосовка авылы урамнарындагы чокыр-чакырлар бетерелгән, шулай ук Танайка авылының "Тау" микрорайонында Үзәк урам юллары тәртипкә китерелгән. Сергей Удачин ярдәме белән Танайканың Үзәк урамына тукталыш павильоны куелган.

Җирле бюджет исәбенә Танайка елгасы аша сузылган күпер төзекләндерелгән.

Колосовкада җирле бюджет исәбенә тукталыш павильоны куелган, ә Республика программасы буенча биредә 2,5 миллион сумга спорт мәйданчыгы төзелгән.

- "Чиста су" республика программасы буенча Колосовкада 5 миллион 300 мең сумга 3,5 километр озынлыкта яңа суүткәргеч куелган, моның өчен район башлыгыбызга рәхмәт, - ди Петр Макаров.

Хлыстово авылында салым акчасына балалар мәйданчыгы булдырганнар.

Бу җирлеккә караган торак пунктларда урамнар кардан вакытында чистартыла, урамнарның гомуми озынлыгы 45 километр тәшкил итә.

Хезмәте каты - җимеше татлы

Биредә вак һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләр күп, шуларның ачык мисалы итеп "Хыял"("Мечта") крестьян-фермер хуҗалыгын китерергә була, җитәкчесе -Рафиснур Шакиров. Ул 2015 елда үз хуҗалыгында атларны прокатка бирү һәм балык тоту өчен урыннар булдырып агротуризм оештырган. 2016 ел эчендә әлеге ял итү урынына 1500 меңгә якын кеше килгән. Эшмәкәрнең хуҗалыгында 50 сарык, 17 ат (аларның 3се пони), 10 йорт куяны, 30 декоратив тавык бар.

Шулай ук "Праздников" шәхси хуҗалыгы яхшы гына эшләп килә. Хуҗалык җитәкчесе Николай Праздников терлекчелек белән шөгыльләнә, 21 савым сыеры һәм 9 бозау асрый, ялланып эшләүчеләре юк. Сөт, сөт өсте, эремчек, сыр ише сөт продукциясен авыл халкына сата.

Фирдаиз Бурганов җитәкләгән "Бурганов" крестьян-фермер хуҗалыгы 100 баш сарык тота. Узган елны 26 үгез үстереп саткан.

"Марков" крестьян-фермер хуҗалыгының җитәкчесе Евгений Марков, биредә 218 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, аларның 37се савым сыеры, 23 дуңгыз баласы, 4 ат, 30 сарык бар. Үзеннән тыш, 4 ялланып эшләүчесе бар.

"Гарифуллин" крестьян-фермер хуҗалыгында 300 баш сарык бар, җитәкчесе Рифкать Гарифуллин, 1 хезмәткәре бар. Моннан тыш, ул юл буенда кафе, стоянка, кунакханә тота. Эшмәкәрнең ашлык саклау урыны һәм тагын 400 баш сарыкка төзелеп килә торган фермасы да бар.

"Башак" авыл хуҗалыгы кооперативының күрсәткечләре дә яхшы, җитәкчесе - Павел Талапин. Биредә терлекчелек һәм үсемчелек белән шөгыльләнләр. Хуҗалыкта 593 мөгезле эре терлек бар, аларның 220се - савым сыеры, 14 ат тоталар. Барлыгы 87 кешегә эш урыны булдырылган. Хуҗалык 1675 гектар җир эшкәртә.

"Агат-М" җәмгыяте металл корылмалар җитештерү белән шөгыльләнә. Җитәкчесе Олег Баймачев. Аларның прдукциясенә районда гына түгел, республикадан читтә дә ихтыяҗ зур. Биредә барлыгы 15 белгеч эшли.

2016 елда Танайка мәдәният йортында Эльмира Дәүләтшина үзенең чәчтарашханәсен ачкан.

Булганына шщкер итик

Танайка аыл җирлеге торак пункларында спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. Мәсәлән, Танайка авылында физкультура-сәламәтләндерү комплексына елына 5770 кеше килгән. Шулай ук Хлыстово авылында да мондый физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм тренажер залы бар, монда барлыгы 3435 кеше булган, бассейнга килүчеләр саны - 28257 кеше.

Танайка авылында узган елны "Ротор" футбол төркеме барлыкка килгән.

Танайка авылы урта белем бирү мәктәбендә бүгенге көндә 202 укучы белем ала, аларның 10сы Колосовка авылыныкы, аларны автобус йөртә. Хлыстово авылында эшләүче башлангыч мәктәптә 18 укучы укый.

Танайка авылы балалар бакчасына 120 бала йөри, 25 бала чиратта тора. Хлыстово балалар бакчасына йөрүчеләр - 36, ә менә Колосовкада балалар бакчасы яшендәге 26 бала булуга карамастан, бакча юк.

Өч авылда да ФАП, мәдәният йорты һәм бибилиотека эшли.

Җирлектә "Аланлык" ("Полянка") территориаль җәмәгать үзидарәсе актив эш башкара.

- Без бик күңелле, яхшы яшибез. 800гә якын халкы булган микрорайонны җитәклим. Күбесе күп балалы гаиләләр, социаль программа буенча йорт салдылар. Балалар күп булганга, төрле чараларны еш уздырабыз. Беренче эш итеп "Аланлык мәйданы" дигән балалар мәйданчыгы ясадык. Анда волейбол, футбол мәйданчыклары да бар. 2015 елда Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе грантын яуладык, бу балалар мәйданчыгын шул акчага булдырдык. 480 тонна вак таш алып, урамнарга җәйдек. Үзебезнең музыка аппаратурасын булдырдык, мәйданчыкка видеокүзәтү, чыгышлар ясау өчен түбәле веранда ясадык, - ди Аланлык" ("Полянка") территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Татьяна Кельш. - Чаралардан иң яратып үткәрелгәннәре: Халыкара Күршеләр көне, Балаларны яклау көне, Сабан туе. Узган елгы Сабан туенда ашлык сатып карадык, нәтиҗәдә, ике Камаз машинасыннан артык ашлык саттык.

- Күрсәткечләрегез яхшы, туучылар саны арта. Танайкада фронтка самолет өчен акча җибәрүчеләр булган, алар үз авызларыннан өзеп, фронттагылар өчен тырышканнар. Тарихтан башка, киләчәгебез юк, - диде Геннадий Емельянов.

2017 елга планнар:

- Республика программасы буенча һәм җирле бюджет исәбенә Танайка, Хлыстово, Колосовка авылларындагы урам яктырткычларын төзекләндерүне дәвам итү;

- Салым акчасына Танайка авылындагы Партизан һәм Түбән урам, Өрәңге тыкрыгындагы юлны төзекләндерү, Колосовка авылында чишмәне төзекләндерү, Хлыстовода Басу урамы буенча урнашкан суэтем скважинасын төзекләндерү;

- Торак пункларда юл билгеләрен урныштыруны дәвам итү;

- Танайка мәдәният йортына алдан планлаштырылган ремонт эшләрен башкару.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев