Авылым яши әле
Илмәт авылында урамнар арасында төгәл бер ел элек башланып киткән мәдәни бәйге дәвамлы булды. Былтырның март башында "Зиңгәр", ә ноябрьдә "Үзәк" урамнары үзешчәннәре үзләренең җырга-моңга, нәфис сүз вә биюгә осталыкларын күрсәтеп авылдашларын кинәндерсә, быелның 25 февралендә "Тау Башы"нда яшәүчеләр (яисә кайчандыр яшәгән) ни-нәрсәгә сәләтле икәнлекләрен "Авылым яши әле" дип исемләнгән...
Кичәнең сценариен "Тау башы"на "Зиңгәр"дән күченеп ачык җирдә беренче казыгын каккан һәм шунда менә дигән йорт-кура тергезгән Рамил Мингалиевнең хәләл җефете (хәер, йорт-җир вә башкасы яшь гаиләнең уртак тырышлык нәтиҗәсе), һөнәре буенча мөгаллимә Рәзимә Мингалиева язган. Һәм, әйтергә кирәк, тормыш чынбарлыгыннан алынган үзенчәлекле юмор-сатирик чыгышлар белән үрелдергән (кайбер яклары белән ара-тирә "Мунча ташы" сатирик театрын да хәтерләтеп куя), җыр-моң һ.б. бизәкләргә бай концерт тамашачыны ихлас көлдерә һәм ял иттерә алуы белән аерылып торды.
Илфир һәм Рәмис атлы үсмер егетләрнең концертка ашыгуын гәүдәләндергән күренештән соң сәхнәдә пәйда булган хор "Ядкарь" җырын башкара. Аларны алыштырган, концерт-тамашаны алып баручы Рәзимә Мингалиева һәм Назир Гайнетдинов тамашачыларны сәламләп: "Без сезнең һәрбарчагызга ачык йөз, күтәренке кәеф телибез. Үзегезнең изге уйларыгыз, теләктәш алкышларыгыз белән бәйрәмгә дәрт өстәрсез дип өметләнәбез", - дип белдерүләре белән үк залда утыручыларның күңел кылларын кузгата (халык арасында инде 1-2 атна алдан ук таубашлар "особый" концерт күрсәтәчәкләр икән дигән имеш-мимеш таралган иде).
- Һәр авылның үзенә генә хас үзенчәлекләре булган кебек, һәр урамның үзенә генә хас сыйфаты бар, - дип башлый әүвәлге сүзен Назир әфәнде.
- Ничек уйлыйсыз, Назир абый, - дип бүлдерә аны Рәзимә ханым, - безнең урам башка урамнардан нәрсәсе белән аерылып тора икән?
Тамашачы, нәфис сүз осталарына ияреп, ирексездән үз-үзенә дә шундый ук сорауны бирә әлбәттә. Тик шулай да, нинди җавап ишетермен икән дип, "колагын торгыза". Җавап бик гади һәм шул ук вакытта үзенчәлекле дә икән.
- Табигате, уңган халкы, изге чишмәләре белән. Алай дисәк тә дөрес. Тик уңган, эшчән кешеләребез башка урамнарда да җитәрлек.
Шулай да нәрсәдә соң хикмәт? Кызыксыну тагын да көчәя. Ә-ә, менә хикмәт нидә икән: "Тау Башы" урамын, бөтен авылны бизәп торган гүзәл мәчет бар ич биредә. Өстәвенә әле ике имам да шушы урамныкылар. Күп еллар мәчеттә имамлык иткән, авылның байтак кына өлкән агайларын дин юлына тарткан, зиратны даими карап-чистартып торуда башлап йөргән һәм гавамны да ошбу эшкә җәлеп иткән, күп яхшылыклар кылган һәм шуның белән яше-картының зур ихтирамын казанган Рәфкать хәзрәт аларның беренчесе (хәзер инде вафат, урыны җәннәттә булсын). Ә икенчесе - остазының эшен дәвам иттерүче - Вәлиҗан хәзрәт.
Кичәне алып баручылар Вәлиҗан хәзрәтне дәшеп чыгарып, аңардан нотык тотуын һәм азан әйтүен үтенәләр. Дин әһеле шулай эшли дә. Сүз осталары тарафыннан мәчетне һәм аның әйләнә-тирәсен чиста-пөхтә тотуда зур тырышлык куючы Вафирә һәм Фәрит Мәхмүтовларга рәхмәт сүзләре ирештерелә.
Авыл мәчетле һәм чагыштырмача динле булса да, башка урамнарныкы кебек "Тау башы"ның да проблемалары бар икән ич, әйтик, урам караңгы, башлангыч мәктәп ябылган (хәер, монысы инде бөтен авыл проблемасы). Бусы инде уйландыра, болай дәвам итсә, авылның киләчәге юк, димәк. Фаикъ, Ранас, Рамил әфәнделәрнең читкә кыз эзләп барулары, өстәвенә кайберәүләрнең сәрхүш хәлендә булулары (сатирик скетчта күрсәтелә болар) хәзерге заман авылының проблемаларын ача да куя.
Һәркемнең үз язмышы, диләр бит: шушы урам тузанын туздырып, чишмәләре суын эчеп үскән бәгъзе инсаннар гомеренең күп өлешен чит җирләргә тамыр җәеп дәвам иттерә. Шулай да адәм баласы барыбер үзенең туган туфрагына тартыла (бигрәк тә олыгайган көннәрендә). Шундыйларның берсе - Нургаян абый Садыйков. Рәзимәнең чакыруы буенча ул сәхнәгә чыга һәм әле һаман да матур яңгырашын югалтмаган моңлы тавышы белән авылдашларына ике җыр бүләк итә.
Киләчәк яшьләр кулында, дибез. Белмәссең, илкүләм сәясәт уңай якка үзгәреп, дәүләт тотучылар авылга йөз белән борылсалар, Тау Башының да, Илмәтнең (һәм меңләгән авылларның) киләчәге, бәлки, өметле булыр әле. Әнә ич, каладагы югары уку йортында белем эстәп, атна саен әтисе Марат йортына ялга кайтучы Лилия Хәлиуллина заманча музыкага ничек өздерә. Аның артыннан, Сәвитләр Берлеге заманындагы халыклар дуслыгын искә төшереп, Рәмзия һәм Миннур ханымнар украин биюен нәкъ шул милләткә хас рәвештә оста итеп башкаралар. Шәһәр тормышына кызыкмыйча, авыл җирендә төпләнеп калган яшь һәм урта буын гаиләләрен атап үтәсе килә, ди концертны алып баручы. Алар: Әшрәфҗановлар, Хәбибуллиннар, Хөсәеновлар, Җамалетдиновлар, Хәлиуллиннар, Хәйруллиннар, Мирхәйдәровлар, Гайнетдиновлар, Сөләймановлар, Ибраһимовлар, Гатауллиннар, Мингалиевлар һ.б. кайберәүләр.
Җамалетдинов Илсурны авылдашлар күптән инде "авылның Салаваты" дип атыйлар. Аларның сүзләрендә хаклык күп. Төрле район бәйгеләрендә еш кына призлы урыннар яулаган ошбу ир заты күр, әнә, ничек сиптерә (бер чыккач, заманча музыкага дүрт җыр башкарды ул). "Тау Башы"нда иң күп шәфкать туташлары да икән. Рәзимә ханым аеруча җылылык белән көн дими, төн дими авылдашлар сәламәтлеген кайгыртып чапкан, утыз (!) елдан артык кешеләр сәламәтлеге сагында торган Зөләйха Садыйкова һәм Наилә Мөхәммәтҗанова исемнәрен телгә ала, бүгенге көндә безнең исәнлек өчен тырышучы Миннур Хәйруллина, Морт участок хастаханәсенә йөреп эшләүче Илсөяр Вәлиева исемнәрен атый. Алабуганың балалар поликлиникасы шәфкать туташы, ничә килсәң дә ачык йөз белән каршылаучы һәм ярдәмчел Әлфия Алтынбаеваны рәхмәт сүзләре белән телгә ала. "АлАз" поликлиникасында хезмәт куючы Фәнисә, Нәфига, Рәшидә ханымнарның исемнәре дә онытылмый.
"Шушы чишмә суын эчеп, күңеленә илһам тулган", - диелә чираттагы чыгыш ясаучыга характеристика биреп. Һәм тамашачылар хозурында үзенең шигырьләрен тәэсирле итеп укучы Гөлсем Фәттахова пәйда була (Гөлсем ханымның шигырьләре тирән мәгънәгә ия, шәхсән үземә аның Илмәткә (Әлмөхәммәт) багышланганы аеруча хуш килде).
Хәзерге вакытта күрше Юраш авылында гомер итүче (чыгышы белән Тау Башыннан) Раушания Хафизованың җырлавын, Рәзимә әйткәнчә, чыннан да, сандугачлар көнләшерлек дип әйтешле. Бу ханымның чиста, матур тавышы залда утыручыларның һәммәсенең йөрәгенә үтеп кереп, иң нечкә күңел кылларын тибрәндергәндер, мөгаен.
Ирле-хатынлы Мирхәйдәровларның "Карлыган бакчасында очрашу" дип исемләнгән скетч-миниатюрасы да, өч сәгатькә сузылган концерт-тамашаны тулыландыру җәһәтеннән, иш янына куш булды кебек.
"Тау Башы" урамы да Илмәт башлангыч һәм Иске Юраш урта мәктәпләре өчен шактый санда укытучылар биргән икән, алар: Земфира апа Гатауллина, Роза апа Мөбаракшина, Нурания апа Нуриәхмәтова, Назир һәм Клара Гайнетдиновлар, Гөлсияр Гатауллина, Гөлчәчәк Хөсәеновалар, "Тау Башы"на урнашкан башлангыч мәктәпкә көн саен күрше Юраштан йөреп, 15 ел дәвамында балаларга төпле белем биргән Гөлүсә Сәлимованың ике җыр башкаруы бәйрәм кичен тагын да күркәмрәк итте.
"Тау Башы"нан өч ир-затыбыз әфган илендә сугыш барган елларда шул мәмләкәтнең тау-таш араларында интернациональ бурычларын үтәп кайтканнар. Алар: Фирдәвес Хәйдаров, Ранас Хәйруллин, Илдус Вәлиуллин (соңгысы инде вафат). Хәзерге вакытта Айдар Ибраһимов Русия Армиясендә хәрби хезмәт үтә. Кичәнең рухын-үзәген тәшкил итүче Рәзимә ханым, инде алдарак әйтелгәнчә, сценарийны да үзе язган дигән идек. Ул үзләренең урамында яшәүче һәркемнең диярлек, гади халыкта таралган гадәт буенча, кушаматларын да телгә алып характеристика бирә. Бәяләмә нигездә уңай булса да, мин, этик күзлектән чыгып (гафу кыласыз: һәр кеше дә үзенә кушамат белән эндәшкәнне "йотып бетерә" алмаска мөмкин), ошбу урынны телгә алмаска булдым.
Гомумән алганда, тамаша бик уңышлы чыкты. Аның көлдергеч, күңелне юаткыч, уйландыргыч һәм чын мәгънәсендә җанны ял иттергеч урыннары хәтсез иде. Мәкаләдә һәммә катнашкан кешенең исемнәрен санап чыгуны максат итеп куймаганлыктан, фамилияләре әйтелмәгән кешеләр мин фәкыйрегезгә берүк үпкәли күрмәсеннәр, бигайбә.
Мондый чараларның үткәрелеп тору зарурлыгы турында элгәре язганымда да әйткән идем, хәзер дә кабатлыйм: мондаен концерт-конкурслар безгә ашар икмәк, сулар һава кебек кирәк, чөнки халкыбызның милли-мәдәни яшәешенең аерылгысыз бер өлеше алар. Бәлки, күрше-тирә татар авыллары да илмәтлеләрдән үрнәк алыр? Иллә дә яхшы булыр иде. Ә кабат үзебезгә кайтсак, чират "Ындыр арты" һәм "Кавказ" урамнарында калды. Алар ни белән кинәндерер икән?
Фирдәвес Хуҗин
Илмәт авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев