Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл кешеләренә дәүләт ярдәмен ничек алырга?

Фермерлык елдан-ел үсә һәм авыл кешеләре арасында популярлык ала бара. Бу гаҗәп түгел, чөнки дәүләт аларга грантлар белән ярдәм итә.

Алабуга районында бүген 42 крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп килә, аларның 24е терлекчелек, ә 18е – игенчелек белән шөгыльләнә. Һәр крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы дәүләт ярдәме – грантка дәгъва итә ала.

– Фермерлар өчен грант алу программалары буенча, без Татарстан Республикасы министрлар кабинеты боерыгы нигезендә эшлибез, ул март башында гамәлдә булачак. Гран алуга уздырылачак конкурста катнашырга теләүче фермерлардан гаризалар бик күп килә, – ди Алабуга районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов.

Аның сүзләренчә, узган елны фермерлар өчен дәүләт ярдәменең өч юнәлеше: авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативының материаль-техник базасын үстерү өчен грантлар, яңа гына эш башлаучы фермерларга ярдәм гранты һәм терлекчелек буенча гаилә фермаларын үстерү өчен грант тәкъдим ителгән. Быел үзгәрешләр булуы көтелми.

– Эре мөгезле терлек үрчетү буенча яңа гына эш башлаучы фермерлар өчен грант күләме узган ел 3 миллион сумга кадәр һәм бизнес-проектта каралган башка юнәлешләр буенча 1,5 миллион сум тәшкил итте. Ә терлекчелек буенча гаилә фермаларын үстерү өчен дәүләт ярдәме 7 миллион сумга кадәр. Бу яңа гына эш башлаучы фермерларга “аякка басу” һәм терлекчелек буенча гаилә фермаларының материаль торышын яхшырту өчен зур акча, – дип саный ул.    

Дәүләттән ярдәм алу шансы белән беренчеләрдән булып Поспелово авылыннан  2010 елда үз эшен ачып җибәргән һәм терлекчелек буенча гаилә фермасын үстерүгә грант алучы фермер – Тимур Тимергалиев файдаланган.

– Казан химия һәм технология универистетының 4нче курсында укыганда, минем әти күршебез белән сарык көтүе сатып алды, ә бер елдан соң мин дә аларга кушылдым. Соңрак күршебез бу эштән баш тартты һәм сарыклар үрчетү белән без гаилә белән шөгыльләнә башладык. Җир кишәрлеге сатып алдык, кирәкле биналар төзедек һәм сарыкларга өстәп, сыерлар да сатып алдык. Хәзер бездә бәкәйләре белән бергә 100 баш сарык һәм 20 баш мөгезле эре терлек бар, – дип сөйли ул.  

Яшь фермерга бу эш башта җиңел бирелмәгән, чөки бернинди тәҗрибәсе булмаган, ә хәзер, сигез ел вакыт узган, эш тә җайга салынган.

 

 

– Башта без алынырга кирәк булмаган эшкә алындык. Мәсәлән, башта без печәнне үзебез әзерли идек, аннары аны хуҗалыгыбыз өчен сатып алырга кулайрак һәм отышлырак дигән карага килдек, – ди Тимур Тимергалиев.

Аның хуҗалыгы – районда сарык үрчетү белән шөгыльләнүче ун хуҗалыкның берсе.

– Алабугада сарык үрчетү белән кызыксынучылар юк. Хәтта нәселле сарыкны да монда сатып алып булмый, аның артыннан Ярославльгә барырга кирәк, – ди яшь фермерның әтисе Рөстәм Тимергалиев.

Тимергалиевлар хуҗалыгындагы сарыклар романовлар нәселенеке, ләкин күптән түгел хуҗалар үзенчәлекле нәсел – цвартблес тәкәсен алганнар. 

– Моңа кадәр бездә прекос нәселле 100 килограммлы тәкә бар иде. Романовлар нәселе белән кушылдыргач көрән тояклы ак бәкәйләр туды. Һәм алардан шоколад төсендәге сарык бәкәйләре китте, аларны күп итеп үрчетәсе килә, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы.

Сарык үрчетү – хуҗалыкның бердәнбер юнәлеше түгел. Монда шулай ук йорт куяннары, тавыклар һәм эре мөгезле терлек тоталар. Монда 800 килограмм авырлыктагы олы гәүдәле үгез дә бар. Ә сыерлар берничә көн дәвамында әчеми торган сөт бирәләр.   

– Без аны лабораториягә тикшерергә һәрдаим алып барып торабыз. Сөт югары сыйфатлы: майлылыгы – 4,6 процент, аксым – 3,4 процент. Эремчек ясар өчен, сөткә оеткы кушарга туры килә, – дип сөйли Тимур Тимергалиев.

Сүз уңаеннан, авылда шәхси ярдәмче хуҗалыклар шулай ук дәүләт тарафыннан ярдәмсез калмый. Мал башын арттыру максатыннан, субсидияләр түләнә:

- сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзелеше өчен;

- нәселле кысыр тана һәм тана сыерлар алу өчен;

- яшь кош-корт алу өчен;

- 3 яшьтән узган бияләрне тәрбияләр өчен азык алу өчен;

- сыерларга хезмәт күрсәтә торган ветеринария чаралары уздырыру өчен;

- республика чикләренннән читтән эре мөгезле терлек (сыерлар, кысыр таналар) сатып алу өчен;

– Бу алай ук зур акча да түгел, ләкин алар мал яки кош-корт алу яки аларны тәрбияләүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплый ала. Мәсәлән, бер күркә яки каз алыр өчен 100 сум күләмендә, үрдәккә – 80 сум, бройлер чебие өчен – 30 сум күләмендә акча бүленеп бирелә. Биредә шарт булып, аны юридик теркәлгән заттан сатып алу тора. Субсидия алган вакытта һәм грант алыр өчен конкурста катнашырга гариза язуның үз үзенчәлекләре бар. Алар турында тулырак ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яки Алабуга районында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе сайтына кереп белергә була, – дип белдерде Александр Косов.

Авыл хуҗалыгында зур акчалар эшләп булмый, диләр, ләкин Тимергалиевлар һәм районның башка фермерлары гаиләсе моның киресен дәлилли. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев