Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл клубы – мәдәни тормыш үзәге

29 гыйнварда Мурзиха авыл жирлегендә чираттагы отчет сессиясе булды.

Мурзиха авыл җирлегенә: Яңа Мурзиха, Иске Мурзиха һәм Токмашка авыллары керә. Биредә барлыгы 447 кеше яши, шуларның 204е – Яңа Мурзихада, 203е – Иске Мурзихада, калган 40ы – Токмашка авылында.

 

Сорау-җавап

Район башлыгы Геннадий Емельяновка биш кеше шәхси сорау бирде. Мөрәҗәгатьләрнең берсе күптән түгел төзекләндерелгән авыл клубына бәйле иде.

– Соңгы елларда авылдашларымның күбесе мәдәнияткә тартыла башлады, кыскасы, авыл клубы – ул безнең тормышыбыз. Уңышларыбыз да бар, узган елны Лекаревода узган патриотик конкурста икенче урынны яуладык, – ди Александр Лемасов. – Безнең кечкенә генә йомышыбыз бар. Шушы матур клубыбызга безнең нибары бер микрофон куйгычыбыз бар, ә төркемдә без 16 кеше. Микрофоныбыз да икәү генә. Ике колонкабыз бар. Башка берни юк: компьютер юк, принтер юк. Ярдәм итсәгез иде.

– Әйе, чыннан да, компьютер, принтер кирәк, – дип раслады АМР башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Таипова.

– Тиешле нәрсәләрне алырга кирәк. Клубларны болай гына салмыйбыз бит, алар җиһазланган булырга да тиеш, – дип җавап бирде район башлыгы.  

Сүз уңаеннан, узган елны чыгыш ясарга яңа киемнәр кирәк дип мөрәҗәгать иткәннәр иде, ул проблема хәл ителгән. Мурзихалылар хәзер яңа, матур костюмнардан концертлар куя.  

 

Елга нәтиҗә

Авыл җирлеге территориясендә мөгезле эре терлек, кәҗә һәм сарык саны арткан. Нигездә җирлек яшелчә үстерү белән шөгыльләнә, ә язын кош-корт алалар. Терлек продукциясе үзләре өчен җитештерелә.

Медицина хезмәткәренә 2017 елда 946 кеше мөрәжәгать иткән, өйдә 596 кешегә ярдәм күрсәтелгән.

Узган ел эчендә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан 300дән артык чара уздырылган. Китапханәдә 9862 китап бар. Җирлек тарихында беренче тапкыр өлкән яшьтәгеләр өчен “Еллар безгә берни түгел – күңелебез яшь булсын” исеме астында Фестиваль оештырылган.

– Биредә безнең җирлектән генә түгел, күрше Покровское авылыннан да катнаштылар, барлыгы 30 кеше җыелды, – ди Мурзиха авыл җирлеге башлыгы Илдар Гаделшин. – Шулай ук “Җырлый туган авылым” хисап концерты район буенча беренче тапкыр 3 нче урын алды. Жирлегебез данын яклап, район күләмендә  осталыкларын күрсәтүләре бик сөендерә. 

Җирлектә балалар ялына да зур игътибар бирелә, алар катнашында барлыгы 40 чара үткәрелгән. Чараларда иганәче һәм җирлектә депутат булып торучы Азат Нурмиевка рәхмәтле Илдар Гаделшин.  

2017 елда мәктәптә төзекләндерү эшләре тәмамланган. Бинаның беренче катында башлангыч мәктәп, ә икенче катта –  сәләтле балалар өчен лагерь булачак.

– Шундый яхшы мәктәп өчен Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм районыбыз башлыгы Геннадий Емельяновка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Биредә балаларга белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, – диде җирлек башлыгы.

Балалар бакчасына бүген 5 бала йөри.

Җирлектә бер кибет – РайПО кибете эшли, ул яңа Мурзиха авылында урнашкан. Ә Токмашка авылына атнага бер тапкыр, сишәмбе көнне күчеп йөрешле автолавка хезмәт күрсәтә.

– Җирлектә нибары бер кибетебез бар. Сайлау мөмкинлеге дә зур, кирәкле бар әйбер дә бар, ләкин бәясенә якын килә торган түгел, бик югары. Бүтән мөмкинлек булмагач, кыйммәт булса да, шуннан алабыз инде, – дигән зар белдерде авыл кешеләре.

Җирлек территориясендә КФХ “Р. Г. Гарифуллина” үз эшен дәвам итә. КФХның төп юнәлеше – үсемлекчелек, ул 1165 гектар җирдә тормышка ашырыла. Хуҗалыкта 3074 тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш гектарыннан 29 центнер тәшкил иткән. Барлык пайчылар икешәр центнер ашлык алган. Хәзер Гарифуллиннар гаилә белән эшли, Линар Гарифуллин да үз крестьян фермер хуҗалыгын ачты.

Яңа Мурзиха авылында Үзәк урам һәм Ленин урамына республика программасы буенча өстәмә 8 яктырткыч куелган. Үзара салым акчасына Яңа Мурзиха авылының суэтем манарасын капиталь төзекләндергәннәр, Иске Мурзиха авылына балалар мәйданчыгы куелган.

– Узган ел күп эшләр башкарылды. Җирлеккә керү юлында стела урнаштырдык. Су анализына лаборатор тикшерүләр үткәдек. Яңа Мурзиха авылында суүтем манарасын капиталь төзекләндердек, бу эштә үзара салым акчасы да тотылды. Иске Мурзиха авылында балалар мәйданчыгы куелды. Токмашка авылы зиратына койма куйдык. Республика программасы буенча урам яктырткычлары торгызылды, – дип сөйли җирлек башлыгы.

 

Агымдагы елга планнар:

- Яңа Мурзиха авылында Ленин урамы, Үзәк урам буенча юлны төзекләндерү;     

- җирлеккә керә торган авыл урамнарын кадастр исәбенә кую;

- Иске Мурзиха авылында Яшьләр урамын төзекләндерү;

- Токмашка авылында Кызыл гвардия урамын төзекләндерү;

- республика программасы буенча Яңа Мурзиха һәм Иске Мурзиха авылларына өстәмә 11 урам яктырткычы кую.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев