Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл район үзәгенә әйләнә бара

29 гыйнварда Костенеево авыл жирлегендә үткән ел йомгакларына һәм агымдагы ел планнарына багышланган отчет сессиясе узды.

Биредә биш торак пункт: Костенеево, Котловка, Свиногорье,  Каз иле, Покровское, халык саны – 1010 кеше.

Бер җирлеккә ике клуб

Сессиягә кадәр район башлыгы Геннадий Емельянов шәхси сораулар буенча халыкны кабул итте.

– 2016 елда сезнең ярдәм белән су белән тәэмин ителешкә проект-смета документлары әзерләнгән иде. Быел ул экспертизага кертелер микән, – дип мөрәҗәгать иттеләр.

– Әйе, быел эспертизага кертелә, – дип җавап бирде Геннадий Емельянов. –  Быел сезнең авылда клуб та төзергә иде.  

– Бик яхшы, – диделәр сөенеп. – Без хәйрия концертлары белән башка авылларга да йөрибез. Интернет, компьютер, принтер да сораган идек, булмады, яңа клуб булса, алары да булыр иде.

– Быел район бюджеты исәбенә ике 50шәр урынлы клуб: берсен –  Свиногорьеда, икенчесен сезнең авылда – Покров авылында төзиячәкбез, – дип белдерде район башлыгы.

Калган сораулар авыл тирәли корган үләннәрне чабу, урман бетләренә каршы көрәш һәм Костенеево авылына керү юлына яктырткычлар урнаштыруга кагылды.     

 

Җирлек сулышы

Тулы гомуми белем бирү мәктәбендә 66 укучы белем ала. Шушы ук мәктәпкә Котловка, Каз иле, Свиногорье, Мурзиха, Яковлево, Елово авылларыннан укучыларны автобус йөртә.

Авыл китапханәсе киштәләрендә 9842 китап бар. 2017 елда 223 яңа китап һәм журнал кайткан.

– Китапханәчебез Гүзәл Эркаеваның яңа уңышларына тукталып китәм. Узган елны ул “Елның балалар китапханәсе” Республика конкурсында “Авыл һәм балалар” номинациясендә беренче урынны яулады. Шулай ук Иркутск, Туапсе шәһәрләре, Владимир өлкәсе, Удмуртия республикасында узган семинарларда катнашты, китапханә эшен алып бару буенча мастер-класслар бирде, – ди горурланып Костенеево авыл җирлеге башлыгы Антон Соловьев.  

Жирлектә 3 мәдәният йорты бар. Исегезгә төшерәбез, Костенеевода узган елның декабрь аенда 70 урынлык актлар залы булган күп функцияле үзәк ачылды. Авыл халкы үткәрелгән чараларда актив катнаша.      

Барлыгы 8 кибет бар, аларның 4се сатучы булмаганлыктан эшләми. Авыл халкына 1 амбулатория һәм 2 ФАП хезмәт күрсәтә, берсе шулай ук медицина хетмәткәре булмаганлыктан, әлегә эшләми. 

Костенеево авыл җирлеге территориясендә ике хуҗалык эшләп килә. “Костенеево” җәмгыяте ашлык культуралары үстерү, ит һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә.Чәчүлек җирләренең гомуми мәйданы 4098 гектар тәшкил итә. Уртача уңыш – гектарына 18,8 центнер. 1 гыйнварга мөгезле эре терлек саны – 632 баш.

Рәмиз Алиевның крестьян-фермер хуҗалыгы сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә. Аның 250 гектар җире бар.

– 2017 елда Костенеево авылына керү юлында авыл чикләре турында мәгълүмәт язылган стела куйдык. Өстәмә 7 урам яктырткычы урнаштырдык. Республика программасы буенча Котловка авылына 1 яктырткыч һәм 60 метр чыбык, Покров  авылына 4 яктырткыч һәм 200 метр чыбык куйдык. Күпчелек авылдашларыбызның соравы буенча, Костенеево авылында ике кое, 1 янгын гидранты булдырылды. Социаль объектлар төзү өчен җир кишәрлекләре билгеләү буенча эшләр башкарылды, – ди җирлек башлыгы.      

Авыл халкыннан 111 мең 100 сум салым акчасы җыелып, республикадан 444 мең 600 сум акча бүленеп бирелгән. Җыелган 555 мең 700 сум акчага җирлекнең барлык авылларына да гомуми күләмдә 741 тонна вак таш җәелгән.  

Костенеевода ике кыргый эт тотылган.

Котловка ТОСы быел Татарстан Республикасы ТОСлары конкурсында катнашып беренче урынга ия булган һәм 608 меңгә территорияне төзеләндерергә грант алган. Бу акчаны әйләндереп алынган балалар спорт мәйданчыгы алырга тотачаклар.

– Авыл урамнары юлларын кардан арындыру өчен 239 мең сум акча бүлеп бирелде. Һәр авылда кар чистартучы белән килешү төзедек. Шул уңайдан, Юрий Стулов, Сергей Пермяков, Иван Баров, Николай Терехин, Александр Кочневка рәхмәтемне белдерәм, – ди Антон Соловьев.

Узган елда Костенеево мәктәбенә янкорма төзелде. Мәктәп территориясендә волейбол-баскетбол өчен спорт мәйданы калкып чыкты һәм мини-футбол мәйданы да төгәлләнү этабында. Ике янгын сүндерү машинасы һәм 11 кешелек штаты булган Янгын депосы төзелде. Яңадан 5 чүп савыты сатып алынган. 

Су белән тәэмин итү системасын ремонтлау һәм эшләтү белән 2018 елның 1 гыйнварыннан “ТИС” җәмгыяте, территориядән чүпне чыгару белән “Мехуборка” җәмгыяте шөгыльләнә.

Һәр авылның үз алтын куллы кешеләре була, Костенеево авыл җирлегендә дә бар алар. Кыш айларында җирлектә кардан ясалган сыннарга игътибар итмәгән, сокланмаган кеше юктыр. Аларны хәзерге клуб директоры Рәмдия Исмәгыйлева “тудыра”. Моннан тыш ул сәйләннән агачлар, матур-матур фоторамкалар, вазалар, картиналар ясый. 

 

Агымдагы елга планнар:

- Свиногорье авылында күп функцияле үзәк төзү;

- биш урам яктырткычы урнаштыру;

- салым акчасына Каз иле авылында елга аша чыга торган күперне төзекләндерү, калган авылларда юлларга вак таш түшәү;

- Покровское авылында 700 миллиметрлы ике торба урнаштырып, инеш аша Елга урамына дамба төзү;

- Покров авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга яңа һәйкәл кую.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев