Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл төзек, ләкин эшләнәсе эшләр бар әле

19 гыйнварда халык саны 913 кеше булган Морт авылында чираттагы отчет сессиясе узды.

Морт авыл жирлегенә бер авылМорт авылы керә. Муниципаль берәмлекнең гомуми мәйданы – 6367,5 гектар, шуның 3030 гектарын авыл хуҗалыгы жирләре тәшкил итә.

 

Башкарылган эшләр

– Махсус оешма белән килешү төзеп авылны корыган агачлардан арындыру эшен дәвам иттек. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе таләбе буенча мәктәп бинасы урнашкан урамга юл билгеләре урнаштырылды. Авылыбызда ел саен су белән тәэмин итүдә булган проблемаларны бетерү максатыннан, өстәмә су скважинасы казу өчен проект эшләренә Казан шәһәренә заявка биргән идек. Дәүләт экспертизасын үтеп, бу документлар бүген тулысынча әзер. Скважиналарны урнаштыру өчен мәктәп каршында 42 сутый җир кишәрлеген кадастр хисабына куйдык, топосъёмка эшләрен башкардык. Җәй айларында махсус оешма ярдәмендә  урам утларына ревизия ясаттык. Авылның үзәк өлешенә мәгълүмәт тактасын урнаштырдык һәм аның ярдәмендә авыл буенча булган барлык  яңалыкларны, белдерүләрне бер урынга туплауга ирештек, – дип белдерде Морт авыл жирлеге башлыгы Фәиз Закиров. 

Мортлыларның үзара салым акчасына Әстәй очы, Урта урам, Мөхсин очы һәм Бәкер очларына өлешчә вак таш җәелгән. Тракторга яңа тагылма сатып алганнар.

– Узган елның апрель, май айларында санитар-чистарту буенча 2 айлык игълан ителгән иде. Шушы вакыт эчендә чокыр-чакырларда тупланган, элек түгелгән чүпләрне чистарту буенча бик күп эш башкарылды, яз һәм көз айларында  авыл зиратын чистарту өмәләре үткәрелде. Грант акчасына алынган “Беларус” тракторы белән юл кырларын чүп үләннәреннән арындырдык, янгын куркынычсызлыгы максатыннан, ташландык бакчалардагы кипкән үләннәрне чаптырдык, – ди җирлек башлыгы.

Авыл урамнарындагы юлларны кардан чистартуны да шушы трактор ярдәмендә башкаралар. Көнкүреш калдыкларын чыгару белән “Мехуборка” ҖЧҖ шөгыльләнә.

Җирлектә барлыкка килгән гидротехник корылма өчен Фаиз Закиров район башлыгына рәхмәтле:

– Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов ярдәме белән федераль максатчан программа буенча гидротехник корылмага ремонт эшләре узган ел дәвам итте. Бик зур күләмдә эш башкарылды. Барлык эшләр тәмамланганнан соң, Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев шәхсән үзе килеп, башкарылган эшләрнең сыйфаты белән танышты, – ди ул.                                                                                                                            

 

Җирлек тормышы           

Авыл хуҗалыгы җирләрен тулысы белән “Морт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте агрофирмасы эшкәртә. Хуҗалыкны 2005 елда оешканнан бирле Фәйзелхан Әхмәтҗанов җитәкли. Барлыгы 30 кешегә даими эш урыны булдырылган.

Агрофирмада төп юнәлешләрнең берсе – игенчелек. 2017 елда барлыгы 2394 гектар җирдә чәчү эшләре башкарылган, уңыш гектарыннан 32,9 центнер тәшкил иткән.

Икенче төп юнәлеш – терлекчелек тармагы. 2018 елның 1 гыйнварына барлыгы 993 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 250е  савым сыерлар. Узган ел барлыгы 11861 центнер сөт савылган, бер сыерга 4744 килограмм сөт туры килгән. Ел барышында барлыгы 702 центнер ит җитештерелгән. Көнлек артым 458 грамм тәшкил иткән.

Морт балалар бакчасында бүгенге көндә 1 яшьтән алып 7 яшькә кадәр 21 бала тәрбияләнә. Алар ике катнаш – кечкенәләр һәм өлкәннәр төркеменә йөри. Бакча эшче кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Киләчәктә эшне тагын да камилләштерү өчен балалар бакчасында бөтен мөмкинлекләр дә бар. 2016-2017 елгы уку нәтиҗәләре буенча уздырылган рейтингта Алабуга районы аз комплектлы балалар бакчалары арасында Морт авылы балалар бакчасы беренче урынны яулады.

Быелгы уку елында мәктәптә 62 бала белем ала. Аларга 15 укытучы белем бирә.

Биредә бию, театр, шахмат, спорт түгәрәкләре эшли. Мәктәп коллективы авылкүләм үткәрелүче чараларда бик  актив катнаша: Бөек Җиңүнең 72 еллыгы,Ватанны саклаучылар, әниләр көне, авыл концертлары мәктәп укучыларыннан башка узмый.

Бүгенге көндә участок хастаханәсендә 10 көн әйләнәсе ятып дәвалану өчен койка-урыннар булдырылган. Бу учреждение якын-тирә авылларны да кертеп, барлыгы 2400 кешегә хезмәт күрсәтә. Авыруларны кабул итүне 2 гомуми практика табибе һәм теш табибе башкара.

Мәдәният йорты үз эшен еллык эш планы нигезендә алып бара. Авылкүләм үткәрелә торган бәйрәмнәр, кичәләр югары хәзерлектә үткәрелүләре белән аерылып торалар. Башка елдан аермалы буларак, яңа елга аяк баскач та, нәни балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Шулай ук өлкәннәрне җыеп, бәйрәм табыннары, изге Рамазан аенда авыз ачтырулар – болар барысы да мәдәният йортында эшләүче хезмәткәрләр көче белән әзерләнә. Морт авыл җирлеге башлыгы, мөмкинлектән файдаланып, авыл күләм үткәрелүче шушы мәдәни чараларда матди ярдәм күрсәтүче Агрофирма җитәкчесе Файзелхан Әхмәтҗановка, район Советы депутаты Шәфкать Әхмәтҗановка, шәхси эшмәкәрләргә зур рәхмәтен белдерде.

Китапханә ел саен яңа китаплар белән тулыландырылып торыла. Биредә барлыгы 16326 китап бар, шуларның 464 се – 2017 елда кайткан яңа китаплар.  Барлыгы 14 журнал һәм 7 газета алдыралар.

– Дин юлына басучыларга, дин кардәшләргә, гарәпчә укырга теләге булган кешеләргә мәчет ишекләре һәрвакыт ачык. Кайсыбер бәйрәмнәрне мәчетнең үзендә үткәрү мөмкинлеге дә бар. Бу эшләрнең башында Хәйдәр хәзрәт һәм Бәһиҗә абыстай тора, зур рәхмәт аларга. Шулай ук мәчет алдын ямьләндереп үсеп утырган чәчәкләрне  иртә яздан алып көзгә кадәр карап, тәрбияләп торган Равил һәм Фәния Галиевларга да барыбыз исеменнән дә рәхмәтеләребезне җиткерәбез, – диде җирлек башлыгы. – Алабуга шәһәре һәм районы мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов та безнең авылны үз итә һәм килгән вакытта халык белән очрашып, вәгазьләрен җиткерә.

Авыл җирлеге территориясендә җәмәгатьчелек тәртибен саклау йөзеннән 7 кешедән торган ирекле халык дружинасы төзелгән. Алар үз эшләрен полиция майоры Ринат Нуретдинов белән берлектә алып баралар. 

 

Агымдагы елга планнар:

  • авылның генераль планына үзгәреш кертү эшен төгәлләү;
  • “Чиста су” программасы буенча 2 су скважинасы урнаштыру һәм авыл суүткәргеченә тоташтыру;
  • “Урам утларына реконструкция үткәрү” программасы буенча – Әстәй очына –11, Бәкер очына – 7, Зират урамына – 5  яктырткыч кую;
  • Өчөйле урамына 330 метр озынлыкта таш җәю;
  • авыл эчендә янгын сүндерү машиналарына су алу өчен махсус урыннар булдыру;
  • Бәкер очы күперләренә косметик ремонт ясау;
  • зиратны ауган агачлардан чистарту эшен дәвам итү.

 

Кемне нәрсә борчый

Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина шәхси сораулары белән килүчеләрне кабул итте.

– Авылыбыз көннән-көн матурлана, төзекләнә бара, бу – сезнең хезмәт нәтиҗәсе. Моның өчен зур рәхмәт сезгә! Бер үтенеч белән килдем. Авылда “Балавыз чишмә” дигән чишмә комплексы ачылган иде. шушы чишмәгә төшкән вакытта елга аркылы салынган күпер бар, ул бүген ярым җимерек хәлдә. Чишмәгә суга җәяү дә йөриләр, машина белән дә киләләр, килгән кешеләр дә кызыксынып бирегә төшәләр. Хәзер матур итеп, нык итеп күпер дә салып куйсак, үзе тагын бер ансамбль булыр иде бу, – дип мөрәҗәгать итте элекке укытучы, хәзер шушы авылда ветераннар советы рәисе Әлфирә Әхтәмова.

– Тәгаен быел эшләнәчәк дип әйтә алмыйм. Барлыгы 15 авылны йөреп чыккач, нәтиҗә чыгарачакбыз, чөнки кайбер авылларда бөтенләй юл юк диярлек, хәтта вак таш та түшәлмәгән. Бер айдан соң төгәл җавапны бирә алачакбыз. Булыр дип өметләнәбез, – дип җавап бирде район башлыгы урынбасары.

– Бөтен район халкы сезгә карап торабыз! Алга таба да сәламәтлек-иминлек белән безне сөендереп, куандырырга насыйп булсын сезгә, – дип тә өстәде Әлфирә Нуриәхмәт кызы.

Кадрия Вәлиеваны газ торбаларының торышы начар булу китергән.

– Безнең урамда газ торбалары күгәреп бетте. Урам сулы да әле, аның баганалары да кыйшайды хәзер. Күгәргәч, тишелер бит инде ул?! – ди ул.

– Урамыгызда ничә йорт?  – дип кызыксынды Зөлфия Сөнгатуллина.

– Икенче төп урам ул безнең, – ди Фәиз Закиров.

– Планда Морт авылы 2019 елга каралган безнең, – ди “Алабугагаз” оешмасы вәкиле Рифкать Җамалетдинов.

– Соңгы тапкыр буялган вакытта бу урам кердеме, кермәдеме? – дип сорады район башлыгы урынбасары җирлек башлыгыннан.

– Бу урам инде 21 ел буялмады, бу “Алабугагаз” оешмасы өстендә, аны алар карага тиеш. Күрше Илмәт авылында ике елга бер тапкыр сап-сарыга буйыйлар, – дип белдерде Фаиз Закиров, – Нигә мин аны яшереп торыйм?

– Газ бик җитди нәрсә, һичшиксез карагыз, 2019 елны көтмәгез, – диде Зөлфия Хафизовна Газпром хезмәткәренә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев