Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Авыл төзеклеге өчен тавыш бирделәр

Үткән ялларда Алабуга районының барлык җирлекләрендә гражданнарның үзара салымы буенча референдумнар үтте.

Салада яшәүчеләр җирлекне төзекләндерүгә үзләреннән бер мәртәбә түләү рәвешендә өлеш кертергә ризамы, шул ачыкланды.

Хәтерләсәгез, Татарстанда үзара салым программасы бишенче ел тормышка ашырыла. Аның нигезендә, халыктан җыелган һәр тәңкәгә республика бюджеты тагын 4 сум акча өсти.

Райондашларыбызның күпчелеге бу программа белән таныш. Алар акча җыю белән дә килешә, аның күләме зур түгел. Алга таба әлеге акча күперләр, балалар бакчалары төзүгә, зиратларны, юлларны төзекләндерүгә китә. Киләсе елга да ниятләр олы.

Поспелово авыл җирлегендә, мәсәлән, Мальцеводагы балалар мәйданчыгы өчен җиһаз алырга һәм Поспеловоның Яр буе урамына вак таш җәяргә планлаштыралар.

Лекарево авыл җирлегендә, Лекарево һәм Олы Армалы юлларына быел таш түшәлде, шуңа күрә хәзер трактор өчен чапкыч һәм кар өйгеч алырга исәпләп торалар.

−  Быел без муниципаль грант хисабына трактор сатып алдык, аны тулыландырып бетерәсебез килә. Референдум нигезендә, һәр кешедән 200әр  сумнан 100 мең сум җыярга ниятлибез, республика булышканнан соң, кирәкле күләмгә җитәр дип өметләнәбез, − ди җирлек башлыгы Марат Мәсәлимов.

Әйтергә кирәк, халык үзе дә үзара салымның уңай якларын күрә.
− Үткән елда бездән 100әр сум акча җыйганнар иде, быел − 200. Күп акча булмаса да, тиешле урынына китсен иде
шул чагында бары да искиткеч булыр. Узган юлда безнең зират юлына вак таш җәелде, шуңа да хәзер анда йөрергә уңайлы, − ди Лекаревода яшәүче Светлана Штенникова һәм Мария Черепкова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, референдумда катнашу ирекле һәм тавыш бирү сайлаулардагы кебек бара.  Сайлау участогына килүчеләр документын күрсәтеп бюллетень ала, аннан соң тавыш бирә. Сайлаулар барышын күзәтеп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев