Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Балалар ишәя, яңа бакча кирәк

19 гыйнварда Поспелово авыл жирлегендә чираттагы отчет сессиясе узды. 2018 елның 1 гыйнварына халык саны 865 кеше тәшкил итте, бу узган елгыга караганда 30 кешегә күбрәк. Шуларның 468е – хезмәткә яраклы яшьтә, 251е – пенсия яшендәгеләр, 91е – 7 яшькә кадәрге балалар, 76сы – 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар.

Чишелмәгән сораулар күп

Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина шәхси сораулары белән килүчеләрне кабул итте, алар алтау иде.

– Безне Алабуга шәһәренә коррекцион мәктәпкә йөрү мәсьәләсе борчый. Җирлектә ул мәктәпкә йөрүчеләр өчәү. Балаларны ничек йөртергә? – ди Регина Абдуллина.

– Бездә мәктәп автобуслары август аенда мәгариф министрлыгы һәм транспорт министрлыгы белән раслана. Бу ел өчен барлык маршрутлар да каралган инде, – диде АМР “Мәгариф учрежденияләренең инфраструктур үсеше үзәге” директоры Анатолий Остроумов. – Узган елны мөрәҗәгать иткән булсалар да, сорау туар иде, чөнки көненә бирегә 3-4 тапкыр балаларны озатып баручылардан тыш мәктәп автобусын җибәрә алмыйбыз. Районның башка авылларыннан шәһәргә коррекцион мәктәпкә йөрүчеләр дә юк. Барлык мәктәп автобусларының вакытлары, димәк вакывт буенча да сыешмыйлар.

– Бу – яңа сорау, әле сезнең җирлектә генә туды. Монда Мәгариф министрлыгы белән уйлашырга кирәк. без мәктәпкә өстәмә акча бирә алмыйбыз, чөнки финанслау республикадан бара. Бәлки үзегез йөртсәгез, чыгымнарны каплап булыр, ике атна эчендә белешергә тырышырбыз, аннары җирлек башлыгына карарны хәбәр итәрбез.   

Бу сораудан тыш Поспелово авылында яңа балалар бакчасы төзү, Урман урамы буенча 2 нче йортны капиталь төзекләндерү, гражданлыкны рәсмиләштерүгә бәйле мөрәҗәгатьләр каралды.  

 

Еллык эшкә нәтиҗә

– Халыктан җыелган 100 мең сум күләмендә салым акчасына республикадан 400 мең сум акча өстәлеп, Мальцево авылы юлын һәм Поспелово авылында суүткәргечне төзекләндердек, – ди Поспелово авыл җирлеге башлыгы Андрей Портнов.

Республика программасы буенча Мальцево авылындагы Тойма, Үзәк һәм Кыр урамнарына энергияне аз сарыф итә торган 10 яктырткыч урнаштырылган. Поспелово һәм Мальцево авылларында җирле бюджет исәбенә урам яктырткычларын алмаштыру, өстәмә лампаларны кую һәм төзекләндерү эшләрен башкарганнар. Җирле бюджеттагы өстәмә керемнәргә Поспелово авылының Цветаева урамы буенча 160 метр юлга вак таш түшәлгән.

Узган елны җирлекнең башкарма комитеты тарафыннан авыллар эчендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгына зур игътибар бирелде. Мальцево авылында Есенин урамы буенча транспорт чараларының тизлеген чикли торган һәм йөк машиналары хәрәкәтен тыя торган юл билгеләре урнаштырылган.

– Биредә шулай ук укучыларның әти-әниләре соравы буенча, мәктәп автобусын көтеп тору өчен тукталыш павильоны куйдык. Бу эштә Алабуга шәһәре башкарма комитеты ярдәм күрсәтте, – ди җирлек башлыгы.

Узган елны “Поспелово” торак милекчеләре ширкәте акчасына Урман урамындагы күпфатирлы йортларның түбәләрендәге янгын куркынычсызлыгы люкларын алмаштырганнар. Гомумйорт электр счетчикларына тикшерү уздырганнар. Шулай ук 2017 елда янгында йортлары янучы гаиләгә ярдәм күрсәтү чаралары оештырганнар.

Территориядән чүп-чарны чыгару белән “Мехуборка” җәмгыяте шөгыльләнә, бу эш вакытында башкарылып бара.

Поспелово авыл җирлегендә кече һәм уртача эшмәкәрлек өлкәсендә өч крестьян-фермер хуҗалыгы һәм умартачылык буенча бер шәхси хуҗалык эшли. 

“Тимергалиев” крестьян-фермер хуҗалыгы терлекчелек белән шөгыльләнә. Аның хуҗалыгында 14 савым сыеры һәм 70 сарыгы бар, ел дәвамында 41 тонна сөт һәм 1,5 тонна ит җитештергәннәр.

“Заманов” крестьян-фермер хуҗалыгы кош-корт үрчетү өлкәсендә җитештерүне киңәйтеп җибәргән. 2017 елда КФХ 240 мең  йомырка саткан, моннан тыш,  сатуга җибәрелгән йомырка сала торган тавыклар саны – 50 мең  һәм казлар – 1 мең исәпләнгән. Хужалыкта шулай ук 63 баш эре мөгезле терлек бар, шуларның 22се савым сыеры.

Цилиндр формасындагы бүрәнәдән йорт салу өчен агач эшкәртү буенча “Кучин” шәхси эшмәкәрлек цехы да үз эшен дәвам итә. 2016 елда әлеге предприятие осетр токымлы балыкларны  үстерү һәм эшкәртү буенча яңа хезмәт төрен башлап җибәргән. Моның өчен елына 2 тонна балыкны су белән тәэмин итүне йомык рәвештә башкару буенча  җиһаз һәм балыкны ысландыру җиһазы сатып алынган. 

Поспелово урта белем бирү мәктәбендә 91 укучы белем ала, аларның 26сы Мальцево авылыныкы. Балалар бакчасына 40 бала йөри, бакчага билгеләнү өчен исәптә 12 бала тора.

Җирлек китапханәсе фондында 9150 китап бар.

Ике авылда да ФАП эшләп килә, халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык уңайлыклар булдырылган.

Поспелово һәм Мальцево авыл клубларында ел әйләнәсендә чаралар үткәрелеп тора.

Агымдагы елга планнар:

- Поспелово һәм Мальцево авылларында республика программасы буенча һәм җирле бюджет акчасына урам яктырткычларын төзекләндерүне дәвам итү;

- тракторга асылмалы чапкыч алу;

- Мальцево авылында чүп жыю мәйданын металл сетка белән әйләндереп алу;  

- район бюджеты исәбенә Поспелово балалар бакчасы территориясендә балалар мәйданчыгы урнаштыру;  

- Мальцево авылында урам газүткәргечләре төзүгә проект әзерләү;

- республика бюджеты исәбенә Поспелово авылында Яр буе урамы буенча мәктәптән алып М-7 юлына кадәр асфальт юлны төзекләндерү;

- Поспеловода Хезмәт урамы буенча сузылган, нефть скважинасын төзекләндергән вакытта йөк техникасы тарафыннан ватылган юлны яхшы хәлгә китерү мөрәҗәгате белән “Прикамнефть” идарәсенә хат язу.

- үзара салым акчасына һәм республика субсидияләренә Поспелово авылы мәктәбенә илтә торган җәяүлеләр сукмагына вак таш түшәү һәм Мальцево авылына балалар мәйданчыгы кую.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев