Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Бар иде шундый авыл

Салавыч дигән авылның үзе түгел, хәтта картада да инде эзе юк. Үткән гасырның сиксәненче елларында беткән ул.

Иң соңгылар булып ике әби утсыз, сусыз ялгызлары гына цивилизациядән тулысынча диярлек аерылып (суны якындагы чишмәдән алганнар, ә кышларын кар эретеп эчкәннәр, диләр) яшәгәннәр дә, бер дә бер көнне Алабуганың социаль яклау үзәгеннән хезмәткәрләр килеп үзләрен каладагы уңайлы фатирга урнаштырабыз дигәч, аларга ияреп киткәннәр. Бу вакыйгаларга да инде чирек гасыр чамасы вакыт үткән.

Авыл үзе бетсә дә, аның турында хәтер һәм зираты кала. Бу ике олуг һәм изге нәрсәне беркая да куеп булмый. Аның беренчесе кешеләрнең аңында-акылында сакланса, икенчесе - җисми чынбарлык буларак - кайчандыр авыл булган урын янәшәсендә әби-бабаларның сөякләрен мәңгелеккә үзенә сыендыра. Әгәр торымнан-торымга зиратны карап-чистартып тормасаң, аны чүп һәм кыргый агач баса, әйләндереп алган киртәләре череп-муртаеп ава. Бәхеткә, бу вакытта еш кына кеше хәтере дигән нәрсә ярдәмгә килә.

Салавыч зираты турында да онытмаганнар икән. 1982 елга кадәр гаиләсе белән Салавычта яшәгән Мирсәет ага Салихов инде берничә ел Иске Юраш авылы җирлеге үзидарәсенең бусагасын таптый торгач, ниһаять, җирле хакимиятнең "тыйнак" бюджетыннан зират киртәсенә кирәкле материалны сатып алу өчен 70 мең сум акча бүлеп биргәннәр. "Үзидарәнең яңа рәисе Ринат энекәш Юнысовка рәхмәт инде, гозеремне тыңлады һәм районнан финанс чыганаклары табуда башлап йөрде", - ди Мирсәет ага. 81 яшен тутырып килүче агаебыз урта яшьләрдәге ир затларына хас энергия белән эшкә алына һәм иң әүвәл кайчандыр Салавычта яшәгән (яисә ата-аналары шунда гомер иткән) авылдашларына сүз ката. Үзләре дә гомерләренең күп өлешен шунда уздырган Камил ага Әюпов һәм Мансур ага Хафизов, Мансур абыйның угланы Мөхәммәтнур, ошбу авыл кияве Иван Соловьев (милләте урыс булса да, татарчаны су кебек эчә Иван), Мисхәт Сәлимов берлә Хәлил Мөхәммәтҗанов һәм Газинур Нуриев, эретеп-ябыштыру өчен махсус җиһазландырылган (халык телендә "Луноход" дип атала) техниканы иярләгән дядя Саша (милләте буенча удмурт) өлкән агаларның сүзен тыңлап һәм намуслары кушуы буенча, июнь ае урталарында Иске Юраштан 8 чакрымнар ераклыктагы элекке Салавыч биләмәләренә юл тота. "Әбиең сызгыра беләме диярсең, зират тирәсенә якынлашкач, авызыбызны ачтык та калдык: бөтен тирә-юньне яшь урман баскан, хет кул селтәп борылып кайтып кит. Әмма безнең ниятебез изге, теләгебез нык иде, җебеп төшмәдек, җиң сызганып эшкә керештек", - дип сөйли Мирсәет Салих улы. Мин үзенә сиздермичә генә аны күзәтәм, "безнең татарда да кавказлылар кебек сиксәннең өске ягында да эшләү куәсен югалтмаган агайлар бар шул", дип уйлыйм эчемнән генә сөенеп. Ә бит Мирсәет ага язмыш сынавы буенча 1,5 яшьлек чагында ук әтисе белән генә торып калган һәм әбисе тәрбиясендә үскән. Мәктәптә дә нибары 8 класс белем белән чикләнергә туры килгән. "Кырык беренче елгы сугыш купкач, 10 яшьлек чагымда, ат җигеп, әтине бер төркем иптәшләре белән район үзәгенә озаттым", - дип сөйли әнә. Шул елны атта эшләп, 90 хезмәт көне язалар сабыйлыктан яңа гына чыгып килгән малайга. Кырык икенче елны хезмәт көннәре тагын да күбрәк, ә менә 43 нче елдан башлап кайбер башка авылдашлары белән 7 ел дәвамында 1 октябрьдән 1 апрельгә кадәр һәр елны аты белән урман эшләренә җибәрәләр аны.

Әтисе Салих сугыштан аякларын югалтып кайта. Фронтовикның башта тубыктан чак кына өстәрәк кискән аякларын 1947 елны Казанда инде бот төбеннән кисәләр. Әтисе 15 яшьлек улына өйләнергә киңәш итеп госпитальдән хат яза. Углан шулай эшли дә, тик менә үзеннән өлкәнрәк кыз белән "борчаклары гына пешми" - аерылырга туры килә. Егет янә 4 елдан Нурзидә исемле чибәр белән гаилә кора. Һәм менә инде алар 61 ел бергә, алты балалары, бик күп оныклары, оныкларының балалары бар.

Мирсәет ага белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. "Бигрәк тә зират тирәсен агачлардан арындыру катлаулы булды. Һәр төпне җир белән тигезләп кисәсе, чөнки "Луноход" белән үтәргә кирәк", - дип сөйли аксакал. Хезмәтләре өчен бер тиен хак алмыйча, берничә көн дәвамында биниһая зур эш башкаралар алар. Билгеле бер мәйданны агачлардан арчу белән генә чикләнмичә, җирне казып торбалар утырталар һәм аларга шулай ук тимер җепсәләр сузалар. Аның белән генә эш төгәлләнми әле, алардан соң башкалар килеп тимер киртә кормас ич. Шулай да материал чак кына җитенкерәми, финансларның чикләнгәнлеге һәм металл эшләнмәләрнең кыйммәтлеге кулдан тота. Нишләрсең бит, алдагы көннәрдә берәр җае чыгар, бәлки, дип өметләнә хезмәт ветераны Мирсәет ага Салихов (сүз уңаеннан шуны да әйтеп китү урынлы булыр: 79 яшенә кадәр агаебыз кышкы айларда ферма тирәсендәге балта остасы-ремонт эшләрендә катнашса, урак өсләрендә басуда урып-суктыручы комбайннар ындыр табагына озаткан ашлыкны санап-исәпләп торды). "Җан биргәнгә - юнь биргән", дигәндәй, җае чыгар ансы. Бәлки нәсел тамырлары кайчандыр Удмуртия җирләренә игезәк туганыдай сыенып утырган Салавычтан (заманында шактый гына Салавыч балалары башлангыч сыйныфларда Иске Юраш урта мәктәбенә түгел, ә үзләреннән 2-3 чакрымдагы Вожжи Ляля-Шур мәктәбенә йөреп укыдылар) чыккан хәлле вә гамьле адәмнәр ярдәм кулы сузып, изге башлангычны төгәлләү ягын кайгыртыр. Ә, бәлки, "ил төкерсә, күл булыр" дигән гыйбарәне искә төшереп, элекке авылдашларга үзләреннән хәл кадәри акчалата өлеш чыгарыргадыр? Бусы бигрәк чынга ашырдай тәкъдим кебек. Уйлашыгыз әле, салавычлылар. Ахыр килеп һәр инсани затка җир куенына кереп ятасы бит. Аерма бары кемнеңдер иртәрәк, кемнеңдер соңрак китүендә генә. Беркемнең дә әле бакыйлыкка үзе белән нәрсә дә булса алып китә алганы юк. Ә менә үзеңнән соң якты хатирәләр калдырып китәргә беркайчан да соң түгел.

Фирдәвес ХУҖИН

Соңгы сәгатьтә: Салавыч авылында зират коймаларын буяу өчен туганнан туган Илдус Яруллин һәм Таһир Кәримовның 50 килограмм буяу алып бирүләре билгеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев