Алабуга нуры

Бер булганнан бар да була яки «Авыл йорты»нда кунакта

Илнар безне Морт авылы почтасы янында каршы алды. Почта бүлекчәсендә эшләүче апалар белән «по душам» 5-10 минут сөйләшкәннән соң, редакция машинасы Илнарның «14»лесе артыннан иярде.

Машина мин бөтенләй көтмәгән якка борылгач аптырап калдым, чөнки беләм, Илнарның әти-әнисе авылның икенче башында яши, димәк аның йорты да шул тирәдә булырга тиеш. Халыкта «Әстәй очы» дип аталган урамнан бара торгач, дәү, шәп, сап-сары бүрәнәдән җиткерелгән мәһабәт йорт янына туктадык. Без, ике журналист һәм оператор егетебез җылы машина эченнән ноябрьнең салкын кочагына атладык. Илнар, үзебезчә, авылча итеп ике куллап күреште. Хәер, авылларда гына шулай җылы, үз итеп күрешәләр дә инде ул хәзер.

Хезмәттәшем Лира белән минем туган авылым Мортка болай гына, Илнарны күрәсе килгәнгә генә килүебез түгел. Һәрвакыттагыча, редакция заданиесе белән йөрүебез. Бу юлы менә юлыбыз Морт якларына булып чыкты. Морт - гап-гади татар авылы. Үз мәшәкатьләре, үз шатлык-куанычлары белән яши дә яши. Тик менә соңгы елларда яшьләр кимеп китте түгелме бу авылда? Әллә миңа гына тоеламы икән?

Әнә бит, биек үкчәле сапоги киеп, өшегән аякларын бер-берсенә суккалап бер урында биеп торучы Лирабыз Илнар белән кызып-кызып әңгәмә кора. Яшь ирнең йөзендә үз эшенә зур ышаныч, оптимизм балкый.

Режиссер фермер

Башкалар «авыл бетә», «яшьләрне авылга җәлеп итәргә кирәк» дип күкрәк сугып йөргән арада, Илнар хатынын, бала-чагасын алып авылга кайткан. Зур йорт төзеп кергән. Алай гына да түгел, авылга яңа рух, яңа тормыш өрергә тиешле яңа эш башлап ята.

Бу турыда ул дүшәмбе көнне шәһәр хакимиятендә узган эшлекле киңәшмәдә зур трибунадан чыгып сөйләгән иде. Менә без озакка сузмыйча Илнарның башлангычын үз күзләребез белән күреп кайтырга дип килдек тә инде.

Мортта туып-үскән Илнар Хуҗин эшнең тәмен дә, рәтен дә кечкенәдән белеп үсә. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә. Өйләнгән, ике ул үстерә. Барысы да кешеләрнеке төсле.

Тик Илнар халык арасында югалып кала торганнардан түгел. Һөнәре буенча режиссер булса да, күңеле белән авыл егете булып кала ул.

Режиссерлык дипломы алган Илнар Морт авылында «Авыл йорты» милли ишегалды булдыру уе белән яна. Проект турында Илнар үзе бик тәмләп, тәфсилләп сөйли:

- Казанда укыганда төрле районнарда булырга, төрле гореф-гадәтләр белән танышырга туры килде. Үземдә шундыйрак милли колоритлы эш башларга дигән фикер барлыкка килде. Күчеп кайтыр өчен Морттан да яхшырагын таба алмадым. Авыл җирлеге башлыгы да фикеремне кире какмады. Йорт өчен җир бүлеп бирде, - ди Илнар.

Булачак эшмәкәр баштарак гаилә фермасы булдырып казлар үрчетергә планлаштыра. Төрле экзотик кошларны үрчетү үзенчәлекләрен өйрәнгәннән соң безнең яклар өчен каздан да яхшырагы юк дигән фикергә килә. «Казлар кайчандыр Римны коткарганнар. Татар авылын да бетүдән алар коткарырга тиеш», - ди ул елмаеп.

2005 елда лизинг буенча 4 мең йомыркага исәпләнгән инкубатор җиһазы сатып ала. Инкубаторда барысы да автоматлаштырылган: акыллы машина үзе тиешле температураны саклап, йомыркаларны да вакытында әйләндереп-боргалап торачак.

Танышу

Хуҗалар безне йортка дәште. Җиңел сулап куям. Шәһәрчә җиңел киенеп, әбиләр әйтмешли «форсить итеп» йөреп булмый шул монда…

Ә өйдә җылы, нарат исе аңкып тора. Нарат исеннән бигрәк яңа пешеп чыккан өчпочмак исе борынны кытыклый.

Безнең татар кешесе шундый бит ул. Кеше кердеме - аны чәйсез чыгармый. Кунак итү, кунакны сыйлау гадәте татар кешесенең канына гына түгел, геннарына үтеп кергән.

Оптимист рухлы Илнарның тормыш иптәше Гөлнара ике улы: Азамат һәм Салават белән каршы алды безне. Ялт итеп аякларыбызга үзе бәйләгән оекбашлар да кидертеп куйды.

Туңган-өшегән, мәңге ач журналистка күп кирәкме?

Рәхмәтнең зурысын газета аша әйтермен дигән уй белән, әңгәмәгә кушылам.

- Туристлар өчен татар ашлары менә шушы мичтә пешәчәк. Кабартма, коймак, бәлеш, кыстыбый, өчпочмак (Ах, нинди тәмле сүзләр!), - ди хуҗа.

Эчтән генә үз булдыксызлыгымнан үзем уңайсызланып куйсам да:

- Ә туристлар пешерә белмәсә? - дип сорадым.

- Үзем өйрәтәм: пешерергә дә, чигәргә дә, бәйләргә дә өйрәтә алам, - дип сүзгә кушыла Гөлнара. - Әби белән үстек без. Аның эшләгәнен карап, бар эшкә өйрәндек. Илнарның бу проектын да мин тормышка ашмаслык әйбер дип уйламыйм.

Җылы, чиста-пөхтә йортта, кайнар чәй дә эчеп алгач, күңел фәлсәфи уйларга чума:

- Ничек очраштыгыз соң сез? Берегез Алабуга, икенчегез Кайбыч якларыннан?

- Казанда укыган вакытта икебез дә бер туйда шаһитләр булдык, - ди Илнар. Бер ел чамасы күрешмәгәннән соң тагын очраштык. Студент чак бит, тамак гел ач. Ә Гөлнара тәмле пешерә. «Бүтән бармыйм» дип йөри торгач, өйләнеп тә куйдым. Менә улларыбыз Азаматка - алты, Салаватка 1 яшь 9 ай.

Чәй табыны янында сүз янәдән Илнарның проектына килеп тоташа.

Тора-бара гаилә фермасы кебек уйланган идея зур бер милли-туристик проектка әверелә. Илнар ярдәм һәм киңәш сорап Алабуга музей-ядкәрлек директоры Гөлзадә Руденкога мөрәҗәгать итә. Гөлзадә Рәкыйповна егетнең идеясен хуплап чыга, проект булдырырга, аны якларга ярдәм итә.

Барысы да туристлар өчен

Авылда туып-үскән кешене саланың көндәлек тормышы, аның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре әлләни гаҗәпләндерми. Тик менә төтенле-газлы, туктаусыз машина агымы, стресс эчендә яшәгән зур мегаполис халкы өчен бездәге табигать, таңнарның алсуланып атуы, чишмәләрнең челтерәп агуы, урманнарның шаулавы чып-чын могжиза ич.

Зур шәһәрдән арып тынычлык эзләүчеләр, чит илләрдән килеп татар халкының көнкүреше белән танышырга теләүчеләр өчен әзерләнә икән бу проект.

Кунаклар өчен йорт өлгергән. Татар ашлары пешерер өчен менә дигән мич тә чыгарып куйган Илнар.

- Монда берьюлы 10-15 кеше ял итә алачак. Туристлар үзләре генә дә, гаилә белән дә ял итә ала. Кунаклар телиләр икән авыл мичендә татар ризыклары пешерә, телиләр икән мунча керә, балык тота, умарталыкта бал белән сыйлана алачак. Туристлар татар кешесе гомерен гел эшләп кенә үткәрә икән дип уйламасын өчен, биредә милли бәйрәмнәр уздыруны да күздә тота Илнар. Моның өчен урыны да бар - йорт янында гына Мортның данлыклы каенлыгы шаулап утыра.

Тик әле эшләр башланган гына, ә алар тавык чүпләп бетермәслек күп. Беренче эш итеп казлар өчен ферма җитештерергә кирәк. Ферма өчен бинасы да бар аның. Йорттан ерак түгел генә ярым җимерек элеккеге колхоз фермаларының берсе - Илнарныкы. «Аны төзекләндерү өчен 2 миллион сум чамасы акча кирәк. Тик менә программа буенча грантны бирергә ашыгып торган кеше юк: көймә комга терәлә дә туктала», - ди Илнар офтанып. Шунысы куандыра, шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов үзенең урынбасарларына яшь эшмәкәргә документларны әзерләүдә һәм аларны югары даирәләрдә тәкъдим итү эшләрендә булышлык күрсәтергә дигән күрсәтмә бирде.

Йомгаклау

Кунакчыл һәм саф һавалы Морт авылыннан кире шәһәргә, сөремле һәм таш урамлы Алабугага юл алабыз. Машинада һәркем үз уйларына чума. Беләм: оператор егетебез тизрәк башын тәрәзәгә терәп йоклап алмакчы була, коллегам Лира эчтән генә инде сюжет планын кора, машина йөртүченең күзләре юлда - ул безне тизрәк исән-имин редакциягә кайтарып тапшыру турында хыяллана. Ә мин күңелем белән Мортта калдым. Хәер, аннан кайтып кергәне дә юк ул күңелнең…

Бер дулкынга, бер фикергә көйләнеп яшәгән бу матур, яшь гаилә күңелдә бары уңай хисләр генә калдыра. Уңган, тырыш, мөлаем һәм ачык күңелле Гөлнара, оптимист рухлы, тырыш, максатчан Илнар ниятләнгән эшләренә, үз көчләренә ышанып, тормыш юлыннан алга атлый. Бу язманы укып: «И-и, әле бу проект кына икән, чынлыкта булырмы соң бу?» дип икеләнүчеләр дә күп булыр. Тик системаны, дәүләтне, җитәкчеләрне сүгеп, орышып, күктән бәхет яуганны көтеп яшәми Илнар. Ул кечкенәдән эшләп өйрәнгән кулларына, гаиләсенә, авылдашларына һәм максатына ирешәчәгенә нык ышана.

Фәридә Әскәрова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!