Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Бер урамнан икенчесенә күчкән

Бу йортка килеп керүгә, икенче бер дәвергә килеп эләккән кебек буласың. Чигелгән тәрәзә пәрдәләрендәге бизәкләр тәрәзә төбендә үсеп утыручы чәчәкләрнең нәкъ үзе кебек.

- Кул эшләнмәләрем белән Алабуга шәһәрендә үткән конкурста катнашып, беренче урын алган идем. Бу йортка килен булып төшкәч, чигә башладым. Үрнәкләр эзли идем, матурларын, күңелгә охшаганнарын күрү белән, тукымага төшерергә тотына идем. Чигелгән әйберләремне күргәзмәләргә еш алалар иде, - ди Фирдәүсә Сафина. - Теләк кирәк. Ун тәрәзәгә дә чиккән өленгеләрем бар, моннан тыш ашъяулыклар, өстәл япкычлары, мендәр тышлары бик күп.

Фирдәүсә апа бүгенге көндә лаеклы ялда. 37 ел да 8 ай стажлы тәрбияче ханым эшләгән чагында чигү буенча түгәрәк тә алып барган.

- Әле бер генә ай өйдә утырсам да, вакыт озак уза шикелле, гомер буе сәгатькә карап чаптык, - ди ул. Ялгыз булсам да, умарталарым бар, маллар күп асрыйм. Балалар атна саен кайтып йөри.

Иптәше укытучы булган, өч бала тәрбияләп үстергәннәр: ике ул, бер кыз.

Фирдәүсә апаның өендә әле әнисенең әнисеннән калган суккан сөлге дә саклана, бу сөлгене аңа әнисе кияүгә киткәндә биреп төшергән. Фирдәүсә апа үзе дә шушы авыл кызы, бер урамнан икенче урамга гына күчкән. Ә бу чигелгән кул эшләнмәләрен кызына калдырырга уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев