Без кичкәннән ачы сагыш калыр, Безнең хакта моңлы җыр калыр
Русиянең ( шул исәптән Татарстанның) бик күп авыллары соңгы 15-20 елда зур үзгәрешләр кичерә. Тик, ни кызганыч, уңай якка түгел, ә акрынлап җир йөзеннән мәңгелеккә юкка чыгу ягына таба.
Мин, мисаллар китереп, статистикага да мөрәҗәгать итмим, өлешчә булса да андый авылларның исемнәрен санап чыгуны да максат итеп куймадым. Максатым - бер авыл мисалында кояшы баюга барганнарның хәл-халәтен күпмедер дәрәҗәдә сурәтләргә тырышу. Ә калганы турында укучым үзе уйлансын.
Шәмгун Миннәхмәт улы Сафин Көек авылының патриоты дисәк, һич арттыру булмастыр. Ул биредә 1939 елның 10 сентябрендә туган һәм гомеренең өч ел да дүрт аен Белоруссиянең Гомель өлкәсендә хәрби хезмәттә үткәрүен санамаганда, бүген дә монда яшәп яткан чагыдыр. Әтисен хәтерләми, чөнки коммунист Миннәхмәтне сугыш башлануга, хәрби комиссариаттан аңа беркетелгән аты белән фронтка озатканнар. Нибары бер хаты килеп калган, анысы да эшелонга төялеп барган җирдән. "Барып җитәбез инде, аннары орышка керәчәкбез",- дип язылган була анда. Шуннан соң бер хәбәре дә килми аның, эзсез югала.(Әллә эшелоннарын дошман очкычлары бомбага тоткан, әллә эскадроннарын килгән шәпкә ут эченә тыкканнар: бу турыда бернинди мәгълүмат юк). Рәшидә, Миңнур, Флүрә исемле кызлары һәм төпчеге Шәмгун белән Миңсылу апа ялгызы кала. Берүзенә дүрт баланы үстерүләре һай-ла авыр булгандыр аңа. Гаиләдә бердәнбер ир бала булгач, Шәмгун абыйга да кечкенәдән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Шуңа да белмәгәне юк аның, һәр эшкә кулы ятып тора.
Шәмгун Сафин башлангыч сыйныфны Көек мәктәбендә тәмамлый. Ул елларда Көектә мәктәп тә, клуб та, медпункт, кибет һәм колхоз конторасы да була әле. Күмәк хуҗалык "Эшче кул" дип атала. Һәм, әйтергә кирәк, Көектә яшәүчеләр авыр сугыш елларында да ипекәйгә аптырамыйлар. Сафиннар гаиләсе дә ачлыктан интекмәгәндер шәт. Югыйсә, Шәмгунне әнисе гыйлем эстәвен дәвам итәргә Иске Юраш авыл мәктәбенә җибәрмәс иде. Хәер, анда ике ел укыгач, әнисе угланга кайтырга куша: "Укып әллә кем булмассың, янымда терәк булырсың ичмасам",- ди ул. 1951 елдан башлап Шәмгун колхозда ат җигә башлый. Шул елларда "Эшче кул"ны һәм күрше Ядегәрдәге Фрунзе исемендәге хуҗалыкны, эреләндерү сылтавы белән, Калинин исемендәге колхозга кушалар (менә кайчан ук кечерәк авылларны бетерүгә хөкүмәт тарафыннан "мина" салып калдырыла). Өченче бригада исәпләнсә дә, Көектә әле һаман терлек абзарлары һәм берникадәр мал-туар бар. 1958 елны армиягә китеп, 1962 ел башында Көеккә әйләнеп кайтканда, Шәмгун байтак йортларның тәрәзәләре кадакланганын күреп уфтана. Шулай да "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр аз" дигән гыйбарәне истә тотып, Алабугага юл тота. Исәбе - ташчы булу һәм шул ук вакытта төзелеш оешмасында эшләү, яшәр өчен акчасы да кирәк, өс-башны да карамыйча булмый.
Егет ташчы һөнәрен генә үзләштереп калмый, кичләрен ДОСААФта шоферлыкка да укый. Соңрак АТХ-17дә эшкә урнаша, берникадәр вакыт машинада эшләп ала. Туган ягына якынрак булу ниятеннән 1965 ел ахырында Морт сельхозтехникасына шоферлык эшенә күченә (монда инде көн саен диярлек өйгә кайтып йөрү мөмкинлеге бар). Янә өч елдан көпчәкле тракторга утырып, пенсия яше җиткәнче диярлек шунда эшли.
Тормыш иптәше Әминә апа белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр: өч малай һәм ике кыз. Иң кече угланнарыннан тыш һәркайсы инде үз гаиләсен корды. Тик менә Әминә апаның гына гомере озын булмады: эштә чагында казага тарып, озак кына сырхаулап ятканнан соң, дөнья куйды. Аннан берничә ел алданрак әнисен югалту ачысын да татырга туры килде ир затына. Шулай да Шәмгун ага җебеп-сыгылып төшмәде, нинди сынаулар килсә дә, яшәргә кирәк иде. Мал- туар, кош-корт асрап җае белән көн итәргә тырышты. Аның йортыннан балалары да бизмәде, чөнки ул аларны ничә кайтсалар да һәрчак ачык чырай, тәмле тел белән каршы алды, озатып калды.
Ялгыз яшәүләре кыен шул, бигрәк тә ир-ат халкына. Кайчандыр Көектә яшәгән, заманында дуслашып та йөргән яшьтәш кызы Җәмилә, ире үлеп тол калгач һәм әнисен дә кадерләп соңгы юлга озаткач, Шәмгун агайның тәкъдименә ризалашып, аңа яр булып Көеккә килә. Сөте көндәлек ихтыяҗны канәгатьләндерергә ярап торыр дигән нияттән чыгып, кәҗә дә алып җибәргәннәр Сафиннар. Җәмилә апа быелгы җәйдә казлар да асрап карарга исәпли икән. Һәрхәлдә, Шәмгун абый шулай ди. Казын да, башкасын да үрчетергә яки сатып алып үстерергә Көектә урын артыгы белән җитәрлек анысы. Тик менә проблемалар да хәттин ашкан шул. Шуның иң мөһиме һәм аннан башка яшәп булмый торганы - су проблемасы. Көеклеләр суны җәен-кышын авылдан берничә йөз метрдагы умарталык чишмәсеннән ташырга мәҗбүр, чөнки Ядегәрдәге скважинадан кудырылган су Көеккә кадәр килеп җитә алмыйча, искереп-тишкәләнеп беткән торбалардан читкә агып юкка чыга. Илмәт авыл җирлеге үзидарәсенең яңа линия суздыру өчен акчасы юк (бәлки районның җаваплы чиновниклары ярдәм кулы сузар?!). Икенче зур проблема - кыш көне мичкә ягып өй җылыту өчен утын әзерләү мәсьәләсе (хәзер бит урманга болай гына керешле түгел, экология милициясе хезмәткәрләре зур штрафлар белән яный). Шәмгун абый әйтүенчә, яз кояшы рәхимле нурларын сибә башлау белән, көз көне капкасына бау уралган 5-6 йортка әбиләр кайтып төшә һәм кышкы йокысыннан уянган сүнеп баручы авылга кот керә. Шәһәр тормышына ияләнә алмыйча зар елаган шул әбиләр: "И-ии, Көеккә газ керсәме, кала тарафына ике аягымның берсен атламас идем",- дип әйтәләр, имеш. (Бусы да калын тиреле җаваплы кемсәләр колагына бер ым-киңәш булып барып ирешсен)...
Ел әйләнәсе Көектә нибары ике йортта кеше яши. Алар - Шәмгун абый һәм Җәмилә апа, авылның икенче очындагы Галәветдин абый һәм Әминә апа. Җәйгә бетеп баручы авылга карт-карчыкларга ияреп ишле санда оныклар да кайта анысы; ял вә бәйрәмнәрдә инде кайберләре үзләре әби-бабай булган балалар да кайта. Апрель башларында ук Шәмгун абыйларга каршы йортка кышны Менделеев каласындагы кызларында чыккан 89 яшьлек сугыш ветераны Әхмәт бабай кайтып төшә. Ул көзен бакчада бәрәңге алынып, октябрь салкыннары башлангач кына китә. Аның янәшәсендәге йортка кышны кызларында үткәргән 84 яшьлек Газзәттәй кайта. Шәмгун абыйлар янәшәсендәге өй капкасын 80 нең өске ягындагы Мәдинәттәй ачып керә. Гайшәттәй дә озак көттерми. Берзаман хатыны белән пенсиягә чыкканчы Көектә яшәгән Габделбәр Габдуллин туган авылының яшел чирәмле урамына аяк баса...
1 майда мин Шәмгун абый белән очрашып сөйләшер өчен Көеккә килдем һәм көеклеләрнең зират коймасын буяган чагына тап булдым. "Менә икенче көн инде шушы эш белән мәш киләбез",- ди әлеге чараны оештыручы Шәмгун ага сөенеп. Алар буяуны да үз акчаларына юнәткәннәр. Кем - 1000 сум, кем 500 сум биргән. Мең сум бирүчеләр исемлегендә кайчандыр шушы авылда яшәгән 94 яшьлек сугыш ветераны Мулла ага Нәҗиповтан башлап яшь-җилкенчәккә тикле бар.
Мин килгәндә койма буяучыларның саны унлап булса, тагын бер сәгать үтәр-үтмәс алар инде унбишкә җитте. Бер мәкалә кысаларында һәммәсенең исемен күрсәтү мөмкин булмаганлыктан, аларның барысына газета аша рәхмәт җиткерәсе килә.
Көек перспективасыз авыллардан саналса да, узган ел район юл төзүчеләре зират янына кадәр юл сузган. Шәмгун ага асфальт юл авыл урамына да керсә яхшы булыр иде, югыйсә язын-көзен техника белән керешле түгел, ди. Ул үзе 20 еллар элек үк, ул чагында лесник булып эшләгән Раиф Гайнетдинов ярдәмендә, авыл башына кыр ышыклау урман полосасы утырткан һәм хәзер агачлар кечкенә урман булып шаулап утыра. Шунысын да әйтергә кирәк, игелекле зат Раиф әфәнде Ядегәр белән Көек арасында һәм әйләнә-тирәдә дистәләгән гектар чыршы вә нарат үсентеләре утыртты, алар да инде чын урман булып үсеп җитте, тарихка ул "Раиф урманнары" булып кереп калачак.
Шәмгун ага бетеп баручы авылны күпме генә яшәтергә тырышса да, заманалар алышына, мөгаен, Көек тә үзенең кояшы баюына бара булыр. Шулай да күңелнең моңа ышанасы килми.
Фирдәвес Хуҗин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев