Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Ә безнең өйдә газ!

Күклек авылында утын ягып җылытылган сигез йортта яшәүчеләр өчен, озак юридик каршылыклардан соң, ниһаять, газлаштыру процессы башланды.

Әйтергә кирәк, бу инде күптәнге вакыйга. Ул 2002 елдан, ягъни Мәктәп һәм Беренче май урамнарында әлеге йортларның төзелү вакытыннан ук башлана. Җирле халык бу өйләрне “проблемалы” дип атап өлгергән. Яңа йортларга күчеп килүчеләр өчен кыенлыклар төзелеш беткәннән соң ук башланды, дип сөйли бүген Иске Күклек авыл җирлеге башлыгы Аркадий Бәхмәтов.

– Авылларны газлаштыру процессы барган вакытта бу өйләр әле салынмаган иде. Ләкин проблеманың асылы бу гына да түгел. Йортлар тапшырылырга тиеш вакытта, тагын бер кыенлык килеп чыкты – төзелеш тәмамланган, ә су һәм газ үткәрү эше тукталып калган иде. Эш шунда, яңа торак хуҗаларының документларында җитешсезлекләр табылды.

Җирлек башлыгы әйтүенчә, ул вакытта бер-бер артлы төрле кыенлыклар килеп чыга башлый. Мәсәлән, теге яки бу участокның йә дәүләт җирләренә, йә гомумән пай җирләренә каравы ачыклана башлаган. Ә берничә йорт хәтта үләт базы зонасына эләккән. Бу законнардагы үзгәрешләр белән бәйле, ди Аркадий Бәхмәтов. Йорт төзелә башлаган вакытта закон буенча аннан үләт базына кадәрге ераклык 500 метрдан да ким булмаска тиеш булса, төзү эшләре тәмамланганчыга кадәр ераклык буенча таләпләр ике тапкырга арткан. Нәтиҗәдә, берничә йорт “законнан тыш” хәлдә калган.

– Шулай итеп, бу йортларны рәсмиләштерү, анда кешеләр яши башлауга да карамастан, зур кыенлык тудырды. Халык өйләрен утын ягып җылытты. Бәхеткә, электрлаштыру белән андый каршылыклар күзәтелмәде. Аннары газ үткәрү турында уйлый башладык. Газлаштыру проектын төзедек, ләкин финанслау белән кыенлыклар килеп туды, чөнки мондый проектлар, кагыйдә буларак, тулаем авыл җирлеге турында сүз барганда гына финанслана, ә бездә бу мәсьәлә 8 йортка гына кагылышлы иде. Вакыт узу белән проектлар да искерде.

Аркадий Бәхмәтов сөйләгәнчә, проблеманы Газлаштыру фонды аша хәл итәргә тырышканнар, әмма монда да кыенлыклар килеп чыккан, чөнки йортларның төп газ тармагына кадәрге арасы бер километрдан кимрәк булган, ә бу очракта закон буенча проектны район бюджеты финансларга тиеш. Документлар буенча сорауларны җайга салу өчен берничә ел вакыт китте, дип дәвам итте җирлек башлыгы. Узган ел, ниһаять, әлеге йортларны финанслау проектына кертү турында Карар кабул ителде. Аркадий Бәхмәтов әйтүенчә, бүгенгә инде эшләрне башкаруга кирәкле сумма бирелгән. Тулаем алганда, район казнасы җирләрне ызанлауга һәм техник шартларга документлар рәсмиләштерүгә 700 мең сумга якын акча бүлеп биргән (газга техник шартлар – бу яңа объектны гамәлдәге челтәрләргә технологик тоташтыру мөмкинлеген раслый торган документ. Бу кәгазь җирлектә булган газ инфраструктурасына тоташтыру процессының башы булып тора.Автор иск.).

Бүгенге көндә “проблемалы” йортларга газ кертү бара, бер йортта инде аннан куллана да башлаганнар. “Цивилизация рәхәтлекләрен” бәяләргә өлгергән беренче кеше – Иске Күклек авылында яшәүче Владимир Афанасьев. Дөрес, өлкән яшьтә булу сәбәпле, газ үткәргәч тә, онытылып, өч көн буе утын алырга чыктым, дип сөйли ул.

– Бу вакыйганы без бик озак көттек. Ниһаять, бөтен кыенлыклар артта калды. Документлар мәсьәләсе шактый вакыт хәл ителсә дә, эшләр бик тиз башкарылды. Өебездә хәзер җылы, тормыш иптәшем бик кәнагать. Без биредә 2005 елдан бирле яшибез, 14 елдан артык утын ягып тордык булып чыга.

Хәзер калган җиде йортта яшәүчеләр үз йортларына газ үткәрүгә әзерләнә. Өйләренең газга кайчан тоташтырылачагы милекчеләрнең үзләреннән тора, ди җирлек башлыгы. Хәзер аларның беренче бурычы – казаннар сатып алу һәм проект эшләре мәсьәләсен хәл итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев