Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Бәхетләр түгәрәк булсын

Дамира ханым чыгышы белән Минзәлә районының Җәмәк авылыннан. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң өч чакрымдагы Кадрәк авылына йөреп янә алты ел белем эстәгән. Ул чагында бөтен илгә данлыклы "КамАЗ"ның шаулап-гөрләп торган чагы.

Унҗиде яшьлек кыз, якын-тирә районнардагы башка бик күп үз ишләре кебек үк, цивилизация үзәге Чаллыга тартыла. Шундагы училищеда штукатур-малярлыкка укып һөнәрле була, шунда ук 1980 елда тормышка чыга. Тормыш юллары катлаулы, ире белән икәүләп ике малай тәрбияләп үстерәләр, тик 2000 елда Дамира Мәннанова төрле сәбәпләр аркасында аның белән араны өзәргә карар кыла.

Хәзерге вакытта өлкән улы үз гаиләсен корган, ике кызлары бар. Ә кече углан 28 яшенә җитеп килсә дә, әлегә өйләнергә ашыкмый, "өлгерермен әле" ди. Хуш, кем әйтмешли, балаларның үз тормышы. Ә бит Дамира ханым үзе дә 40 яшендә үк ялгызы калган, янә ун елы төннәрен салкын мендәр кочаклап ир назы күрмичә үткән. "Әллә соң берәр юньлерәк ир заты очраса, киләчәк язмышымны аның белән бәйләргәме?" - дип уйлаган чаклары да еш була. Һәм менә: очрый андый зат, 2010 елда була бу. Расих Камалов шулай ук күптәннән ялгыз яши, хатыны 1989 елда ук фаҗигале рәвештә вафат булган. Расих башкача өйләнмәгән, ике малаен һәм кызын берүзе тәрбияләп үстергән. Аларның да үз тормышлары, балалар үстерәләр. Әтиләренең хәлен еш белешеп торалар.

Чыгышы белән Буа районының Югары Наратбаш авылыннан булган Расих әфәнде шактый вакытлар авылда яшәп анда агроном булып эшләгәннән соң, узган гасырның җитмешенче еллар ахырында Чаллыга юл тота. Күп еллар "Весенний" яшелчәчелек совхозында төп һөнәре буенча эшли. Тик бу чагында Дамира да, Расих та очрашу түгел, бу дөньяда бер-берсенең барлыгын да белмиләр әле. Бөтенләй читтә, Алабуга районының Иске Юраш авылында эшләп йөргән чагында очраклы гына танышалар ир белән хатын, дөресрәге, дуслары таныштыра аларны. 58 яшьлек ир һәм 50 яшьлек хатын бер күрүдә күңелләрендә бер-берсенә тартылу хисе тоялар. Һәм ялгышмыйлар, шуннан соң аларның бергә яшәп яткан мәлләре.

2011 елның апрелендә Дамира Мәннанова Морт авылында берәүләрнең ике катлы йортларын сатып ала. Билгеле ки, ул моны ире Расихның ризалыгы белән эшли. Ә нигә алмаска (күп еллар штукатурчы булып эшләп, сәмән дә хәйран гына җыелган), һәм олыгаеп килгән көннәрендә авыл җирендә яшәмәскә, ди. Тырыш кешегә салада да мөмкинлекләр хәттин ашкан. Дамира, аның янәшәсендә әлбәттә инде Расихы, җиң сызганып, эшкә алыналар: иң әүвәл ташландык хәлгә килгән бакча урынын менә дигән гөлбакчага әверелдерәләр, анда күп итеп яшелчәсен һәм чәчәкләр үстерәләр. Бакча уртасында чокыр казып, Дамира анда ташландык материалдан бер дигән бассейн ясап куя (ул кирәк чагында яшелчә һәм җиләк-җимешкә су сибәр өчен сусаклагыч вазифасын да үти). Ир белән хатын ишегалдын көзге-язгы пычракларда да чүәк белән йөрешле итеп бетонлап куя. Диварлары ак һәм кызыл кирпечтән өелгән бу йортны Дамира танымаслык итеп үзгәртә - шома, тигез штукатурга төрә. Йортка керү хезмәте үтәгән биек баскыч моңа кадәр ачык һавада, җил-яңгыр вә кар-бураннар иркендә булса, тырыш хатын ихтыяры белән ул инде заманча материалдан эшләнгән веранда каплавына алына; гади агач ишек кыйммәтле һәм нык тимергә алыштырыла. Өй эче дә нык үзгәрешләр кичерә: кухня һәм зал, йокы бүлмәләре интерьерлары яңартыла һәм бөтенләй башкача рәвеш ала; юыну бүлмәсе җиһазлары да үзгәртелә (киләчәктә душ һәм ванна да булачак); өйне җылыту системасы үзгәртеп корыла. Йортны ишегалды бүлеп торган урында - каршы якта өр-яңа бүрәнәләрдән мунча өлгертелгән. Аның эчендә заманча мич кукраеп утыра һәм (кичә ягылган димәссең) һаман да саллы гына җылылыгын бөрки...

Соңлап кына табылган һәм үз тырышлыклары белән булдырылган бәхетләрен Аллаһ күпсенмәсен һәм киләчәктә язмыш сынавына дучар итмәсен берүк. Олыгайган көннәрендә бер-берсенә терәк һәм ышанычлы ир вә хатын булып озын-озак яшәргә язсын аларга.

Фирдәвес Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев