Алабуга нуры

Борыч

Җылытыла торган теплицаларда үстерү өчен борыч орлыкларын февраль урталарында; җылытылмый торган тепли­цаларда март башында яки урталарында чәчтеләр инде. Пленка бе­лән каплана торган кечкенә түтәлләргә борычны апрель урталарында яки ахырында чәчәләр.

Утыртырга әзер борыч үсентеләре сәламәт, 20-25 см озынлыкта, 7-12 чын яфраклы һәм берничә чә­чәк бөресе формалашкан булырга тиеш.

Борыч үсентеләре күчереп утыртуны яратмый, шунлыктан аларның орлыклары 4x4 яки 6x6 сантиметрлы аерым савытларга утыртыла. Күчергәндә, туфрак йомарламын ватмаска тырышырга киңәш итәләр.

Борыч нейтраль туфрак ярата (ачы туфракларга известь кертү мөһим). Җимешлекләре коелмасын өчен, тондырылган суны даими һәм мул сибеп торырга кирәк.

Борыч үсентеләре яктылык җитмәүгә дә бик сизгер. Аларны ясалма яктырту һәм парникны бакчаның якты уры­нына урнаштыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

Борыч көндез температураның 28-30 градус һәм төнлә 18-20 градус булуын ярата. Башлангыч фазада үсемлек­ләргә җылылык аеруча күп таләп ителә. (30 градустан югары температура серкәләрне тулысынча стериль­ләштерә.) Тирән утырту ярамас, тамыр муены тирәсеннән чери башларга мөмкин.

Соры черектән саклану өчен, парникны көн саен җилләтеп торырга кирәк. Борыч һава яхшы йөри торган грунтны өстен күрә. Сак­лык белән генә йомшартуны сорый. Көчле һәм салкын җилне авыр кичерә, шуңа кү­рә җилләтү өчен парникның бер ягын гына ачалар.

Сабаклары нык булмаганга, пөхтә бәйләгәнне яра­та, һәр төпкә аерым казык куела һәм борыч саба­гына зыян китермәслек итеп, йомшак бау белән бәйләнә.

Борыч хлорга түземсез. Калий ашламалары сый­фатында көл һәм калий сульфаты гына кулланыла.

Үсү һәм җимеш булдыру стимуляторлары сипте­рүне яхшы кабул итә. Күчереп утыртырга бер тәүлек кала - эпин; чәчәк ату чорында ике атнага бер тап­кыр - гибберсиб сиптерү яхшы нәтиҗә бирә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: