Алабуга нуры

Бөтен көчне биреп

“Башак” авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре 2019 елгы урып-җыюда эшләрен бер айга якын вакыт эчендә төгәлләделәр.

Биредә һәр гектар уртача 25 центнер ашлык бирде, арпа уңышы гектардан 26-27 центнер тәшкил итте.

– Вакыт белән исәпләшмичә эшләгән комбайнчыларыбызга тиешле бәя бирергә кирәк, – дип ассызыклады авыл хуҗалыгы берләшмәсе җитәкчесе Павел Талапин. – Владимир Талапин үзенә ышанып тапшырылган “Акрос”ны тулы көченә файдаланды, шундый ук комбайны булган Александр Токарев турында да шулай әйтергә була. Роман Щекочихин, Николай Филимонов һәм Юрий Балобанов – бу механизаторлар, вакытларын бушка әрәм итмәүчеләр. Яхшы көннәрдә ындыр табагына комбайннардан 200 тоннага кадәр ашлык кайтарылды.

Сүз уңаеннан, ындыр табагында быел машинист вазифаларын оста башкаручы студент Александр Толстогузов үзен бары яхшы яктан күрсәтте. Бүген биредә эшләр туктамый:ашлыкны складларга бүлү, 2020 ел уңышы өчен орлык әзерләү – болар барысы да бик зур игътибар таләп итә.

Басуларда эшли торган агрегатларның гөрелтесе тынмый әле – туфракны төп эшкәртү дәвам итә. Ә менә уҗымга чәчүне районда беренчеләрдән булып төгәлләделәр, монда Т-4 тракторында дүрт чәчкечле агрегат белән эшләүче Александр Улюшевның өлеше зур.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: