Алабуга нуры

Чәчү тәмам, дым каплату дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район хуҗалыкларында көзге чәчү эшләре 8 сентябрьгә тулысынча төгәлләнгән һәм ул планда каралган ун мең гектарны тәшкил итә.

Шуларның 8330 гектары арыш. 1665 гектары көзге бодай. Элегрәк елларда агрофирмалар ошбу төр культураларны күбрәк чәчәләр иде, ә хәзер - аз. Моның сәбәбе дә бар: әйтик, арышка килсәк, узган ел аңа бәяләр бик түбән булды, хәтта сатудан кергән акча чыгымнарын капларга да җитмәде. Көзге бодай исә кышкы "сынауларны" уза алмады, язгы чәчү вакытында ул мәйданнарның шактый өлешен кабат эшкәртеп чәчәргә туры килде.

2012 ел уңышының сатып алу бәяләре ярыйсы ук югары булды ансы, бу - башка күп кенә регионнарга корылык килү белән аңлатыла (күрәбез ки, авыл хуҗалыгы тулысы белән табигать шартларына бәйле). Киләсе елның һава шартлары ничек киләсен беркем дә әйтә алмый, ансын бер Аллаһ белә. Шулай да, чәчәр өчен саклауга югары класслы орлык салып, беркадәр киләсе ел уңышының нигезен ныклы итәргә була. Ә бу нисбәттән 11 сентябрьгә район хуҗалыкларында барлыгы 6802 тонна орлык әзерләнгән, план буенча 7361 тонна кирәк. Шулардан арпа тулысынча җитәрлек (3284 тонна), 3325 тонна әзерләнергә тиешле бодайның 2460 тоннасы шулай ук амбарларга салынган.

Дым каплатуда "Морт" агрофирмасы гына эшләрне 100 процент мәйданда башкарган: 3826 гектар җирләрен эшкәртүне төгәлләгән, район буенча уртача күрсәткеч 50 процент чамасы тәшкил итә, ягъни 43 мең гектар мәйданның тагын яртысында эшләр башкарасы бар әле.

Ә менә крестьян-фермер хуҗалыкларының барсын бергә кушып исәпләгәндә дә 2649 гектарга җыелган биләмәләре тулысынча сукаланып беткән. Бу - куанычлы күренеш.

Икенче икмәк - бәрәңгене гадәттә сентябрьдә алалар. Аны быел ни бары ике агрофирмада һәм берничә КФХда иккәннәр. Кызганычка, сентябрь ае яңгырлы килде һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, эшләр дә тоткарланды. "Нократ Аланы" 250 гектарда утырткан бәрәңгесенең 75 гектарын, "Морт" агрофирмасы 30 гектарының нибары 3 гектарын казып алырга өлгергән. КФХлар өлешенә туры килгән 10 гектарда исә әле бөтенләй дә алга китеш юк.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, киләсе көннәрнең дә аяз булырына өмет аз: 14 сентябрьдән 17 сенә кадәр генә кояшлы булуын метеорологлар вәгъдә итә, имеш. Хәер, ансын киләчәк күрсәтер, яхшыга өметләник.

Фирдәвес Хуҗин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: