Чәчүлек орлык – уңышның нигезе
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларының барлык чәчү мәйданнары 2012 елда 31025 гектар тәшкил итәчәк. Шуларның 9051 гектары - көздән чәчелгән мәйданнар.
Әлеге чорда кемнең күпме арыш һәм көзге бодай чәчүенә игътибар итсәк, "Нократ таңнары"ның 2 мең гектар мәйданда арышны җир куенына кертеп, беренчелекне тотуын күрербез. "Стахеев" ҖЧҖе дә аннан калышырга теләмәгән, ул 915 гектарда арыш һәм 905 гектарда көзге бодай чәчеп, уҗым культураларын 1820 гектарга җиткергән. "Рубин" авыл хуҗалыгы предприятиесенең тырышлык нәтиҗәсе 800 гектарда кышкы бодай, 700 гектарда арыш игүендә күренә.
Узган ел арыш иң арзанлы культуралардан саналды, шуңа күрә күп кенә хуҗалыклар аны көз көне азрак мәйданда чәчүне мәгъкуль күрде. Бу башка елларда көзге бодай һәм арышны күп итеп игүче "Яңа Юраш" һәм "Морт" агрофирмаларының былтыр ошбу культураларның һәр икесенең нибары 700шәр гектарда чәчеп калдыруында күренә. Бу уңайдан "Яшь көч" агрофирмасы турында гына алай әйтеп булмый торгандыр, чөнки чәчү мәйданнары чагыштырмача зур булмаган әлеге хуҗалык, 2011 елның көзендә 300 гектар кышкы бодай һәм 250 гектар арыш чәчүне кирәк тапкан.
"ХПП" предприятиесенең бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданы 2100 гектар тәшкил итсә дә, ул арыш уҗымын нибары 450 гектарда чәчү белән чикләнгән.
Фермер хуҗалыклары көзге культуралар игү белән мавыкмыйлар диярлек. Райондагы 11 фермер хуҗалыгының нибары өчесе арыш һәм көзге бодай чәчкән. "Әндәрҗанов" фермер хуҗалыгы - 117 га көзге бодай һәм ИП "Гарифуллин" - 100 га арыш, КФХ "Гарифуллин" 70 га тритекале чәчүне кулай тапкан.
"Яңа Юраш" агрофирмасы язгылыкта чәчү эшләрен 2900 гектарда башкарачак. Бу - район буенча иң зур күрсәткеч. Шулардан 1550 га - бодайга, 1100 га - арпага, 150 га - солы, 80 га - борчак, һәм 20 гектар вика өлешенә туры килә. Аның үкчәсенә үк басып диярлек "Морт" агрофирмасы бара. Анда 1859 га - бодай, 765 га - арпа, 155 га - солы һәм 60 гектар борчак чәчәргә ниятлиләр.
Һәр елны беренчеләрдән булып чәчүне төгәлләүче "Яшь көч" исә 700 гектар чамасы мәйданда эш башкарачак. Дөм-дөмлеләр 300 гектар бодай, шулкадәр үк арпа, 60 гектар солы һәм 25 гектар борчак чәчәргә исәпли.
Чәчүлек орлык белән тәэмин ителү мәсьәләсе ничек тора соң?
Район хуҗалыклары складында ул артыгы белән әзерләнгән. Аның гомуми күләме 7488 тонна тәшкил итә.
Шуларның 7 проценты (512 тонна) элиталы сортлар, 85 проценты репродуктив, ә калганы сортлы булмаган орлык.
Аңлашылганча, язгы чәчү өчен орлык запасы җитәрлек, уҗымнарның кышкы сакланышы да ярыйсы, диләр. Чәчү кампаниясе башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Алда җитди сынаулар тора, сынатмыйсы иде.
Ф.Хуҗин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев