“Чират та юк, көтүче дә. Әмма сыерлар 15 сәгать көтүдә йөреп кайта”

Быелгы яңгырлы җәйдән иң гарык булучылар кем дип уйлыйсыз? Көтүчеләр! Ярый ла без, кулчатыр астында сукрана-сукрана эшкә киләбез дә, корыга кереп утырабыз. Ә көтүченең шул яңгыр астында 12 сәгать йөрисе бар. Хәер, замана бер урында тормый. Коеп яуганда машинада утыручылар да, су үткәрми торган киемнәр дә бар хәзер. Ә менә...
Баштарак каршы булып маташкан авыл халкы да бу рәхәтлеккә сөенеп туя алмый хәзер.
- Бу нәрсә турында элегрәк тә ишеткәнем бар иде, - ди Үсәли авыл җирлеге башлыгы Альмир Зыятдинов. - Кызыгып йөрдем мин аңа. "Бездә кулланып булмас моны" дип тә уйлап куйган идем. Бервакыт район башлыгы бер җыелыш ахырында: "Электропастух" дигән җайланма бар икән, шуны авылларга кертеп булмыймы, ничек уйлыйсыз?" дип сүз катты. Мин канатланып кайтып киттем дә, интернеттан әлеге "көтүче" турында тулырак укыдым, өйрәндем. Аннары халык җыены ясадык.
Шунда авылдашларны әлеге җайланма белән таныштырдым, уңай якларын атадым, фикерләр алыштык. Күпчелеге моңа биш куллап риза булды. Каршы булучылар да булмады түгел. "Начар әйбер ул, ничек инде көтүчесез көтү булсын, акчаны суга салу" гына дип тә сөйләнделәр.
Әмма "күз куркак, кул батыр" диләр бит. Авыл халкының күпчелеге риза булгач, тәвәккәлиләр. Ул вакытта авылда нибары 35 сыер була әле. Һәр сыер башыннан 2 шәр мең сум акча җыела. Бер "көтүче" 35 мең сумга төшә. Калган акча исә авыл җирлеге балансында тора, хәзер андый-мондый эш килеп чыкса, шуны тоталар икән.
- Заказ бирдек, акчаны карта аша гына күчердек. Бер тәүлек эчендә заманча җайланма кайтып та җитте. Аны авылның ирләре бергә җыелып, казык кагып, урнаштырып чыктык, - ди җитәкче.
Электр көтүчесе нидән гыйбарәт соң? Ул махсус генератор ярдәмендә эшли. Болынлыкның бер өлешен киртәләп алалар, генератор аша чыбыкларга түбән көчәнештәге электр тогы бирелә. Сыер һәр нәрсәне танавы белән тикшерергә өйрәнгән. Бер тапкыр ток тоткан малкай бу чыбык янына икенче якын да килми. Шулай итеп, ул качып китә алмый.
- Безнең җирлеккә 6 авыл керә, - дип дәвам итә Альмир Зыятдинов. -Яңалыкны беренчеләрдән булып, Югары Кыерлы авыл халкы кабул итте. Заманча көтүчене иң беренче шушы авылда сынадык. Тора-бара башкалары да кушылды. Шулай итеп, бүген 4 авыл "көтүче"дән файдалана.
Үсәли җирлегендә көтүгә былтыр сыерлар гына йөргән булса, быел халык рәхәтлеген сизеп алган. Хәзер исә яшь таналарын да, үгез бозауларын да рәхәтләнеп куалар.
Көтү ничек оештырылган соң? Чират буенча һәр сыер хуҗасы дежур тора. Аның эше шуннан гыйбарәт: ул иртән малларын көтүлеккә илтеп, пружиналы капкасын ачып кертә, кич исә көтүне кире чыгарып, "көтүче"не бикләп кайтып китә. Көндез исә күз-колак булып килә. Монда көтү иртәнге 5тә чыга һәм кичке 7дә генә керә.
- Ул көтүлек тапталып бетәдер, ашарлык печән калмыйдыр бит? - дим җитәкчегә.
- "Эшне оештырганда халыкны да борчыган иде бу мәсьәлә. "Тапталып бетәчәк, килеп чыга торган эш түгел бу", - дип тә әйттеләр, дөрес. Чөнки ул көтүлекнең зурлыгыннан, урынның ниндилегеннән тора. Бездә исә печән бетми, чөнки көтүлекнең мәйданы 50 гектардан да ким түгел. Кайсыбер авылларга, маллар күп булгач, икешәр "Электропастух" алдык. Владимир авылында, Үсәлидә авыл көтүен икегә бүлеп, ике көтүлеккә куабыз. Үләне кими башласа, урынын да алыштырып куялар.
Җайланма җир өстенннән 1 м биеклектә тора. Махсус генераторы бар, яңгыр тисә дә, зыяны юк. Машина аккумуляторыннан туклана. Аккумулятор бетү-бетмәвен индикатор үзе хәбәр итә. Тук чагында яшел яна, бетә башласа кызылга әйләнә. 12 сәгать буе бер тапкыр "зарядить" итсәң, ул бер айга җитә. Импульсны өч секундка бер тапкыр биреп ала. Импульс биргәндә сыер бик каты сикерә. Бер-ике тапкыр "эләккәннән" соң, аккумуляторны тотыштырмасаң да, ул аңа якын да килми.
- 200-300 сыерлы авылга бу җайланма килешер идеме икән?
- Кайбер авылларда 180 баш сыер бар. Мал күп икән, димәк авыл зур дигән сүз. Аның елга-күлләре дә, көтүлек болыннары да күп дигән сүз. Бер очны авылның бер ягына, икенче очын икенче якка бүләргә була. Мәсәлән, Владимир, Үсәли авылларында маллар шулай йөри, - ди Альмир әфәнде.
Нинди генә эшне оештырма, тәгәрмәчкә таяк тыгучылар була, билгеле. Әмма яңа "көтүче"не авыл җирлеге башлыгы халыкка мәҗбүриләп такмый. Аның бар катнашы: сатучыга акча күчерү. Әмма ул үзе дә моның бик рәхәт җайланма булып чыгуны яшерми.
- Мин ышанмыйм, акча бирмим дип карышучылар да булды. Аларга да берни әйтмәдек. Аннан соң атна-ун көн үткәч, үзләре акча китереп бирде дә, малларын "көтүче" кулына тапшырды, - ди ул.
Сер түгел, авылларда сыер асраучылар күзгә күренеп кими хәзер. Авыл халкы үзе дә пар сөте түгел, кибеттән алып "сөт суы" эчә. Моның сәбәпләре күп, шуның берсе - көтүче. Кешеләрнең чират буенча чыгасы килми, ә көтү көтәрлек кеше юк. Ә менә Мамадыш районы кул кушырып утырмый, әфарин! Монда киресенчә, сыерларның баш саны арта бара.
- Былтыр көтүгә 89 сыер йөрсә, быел 1 июльгә 201 сыер яздырдык. Көзгә таналар бозаулый башлагач, савым сыеры тагын 10-15кә артыр дип уйлыйбыз, - ди Альмир Зыятдинов.
"Көтүне комьютер аша гына көтәбез"
Авыл халкы эшен ничек кенә җайламый хәзер. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Геннадий Семенов исә Мамадыш үрнәгеннән дә уздырган. Ул сыерларын өйдә, компьютердан карап кына көтә. Эш шунда, көтү башындагы иң акыллы, тәҗрибәле сыер мөгезенә ГЛОНАСС системасы буенча махсус навигация куелган.
- Интернетта авыл хуҗалыгы форумнарында утырырга яратам. Бу системаны нәкъ шуннан күреп алдым да инде. Кызыксынып карадым, бәяләмә, фикерләр укыдым. Сатып алган фермерлар белән аралаштым да, мин дә заказ бирергә уйладым. 2015 ел иде. Трансфер аша бер атна дигәндә кайтып җитте. Бәясе - 5 мең 900 сум. МТС "сим"касы белән комплекта көйләнгән. Комплект булгач, яңгыр куркыныч түгел аңа. Бердәнбер минусы - бездә МТС начаррак тота. "Мегафон" "сим"касы куеп караган идек, анысына яңгыр үтә.
Семеновлар көтүгә 6 баш сыер, 3 тана, 3 бозау, 30 сарык чыгара. 42 баш мал-туарны шул ГЛОНАСС саклап йөртеп кайта.
- Система комьютерга да, кесә телефонына да көйләнгән. Вакыт-вакыт шуннан карап алам, көтү тарала башлса яки читкә китсә, тиз генә машина белән барып, куып кайтабыз. Аның өчен ераклык мөһим түгел, спутник ярдәмендә Россиянең икенче чатында булса да телефонга хәбәр килә, - ди Геннадий абзый.
Ике елдан бирле Семеновлар көтүче ялламый. "Бу акчаны янга калдыра" ди хуҗа.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 09:11Алабуга 95 миллион сумлык федераль грант оттыБу грантка Шишкин буаларын төзекләндерәчәкләр.2200
-
17 август 2022 - 16:37Яңгырсыз эсселек тагын күпме дәвам итәчәк: гөмбә, бал, көзге уңышка синоптик фаразы Августта һава температурасы нормадан 3-5 градуска югарырак.13900
-
16 август 2022 - 15:04Алабуга районында дәүләт автоинспекторлары 121 автобусны тикшерде Транспорт чараларын «Автобус» операциясе барышында тикшерәләр.12000
-
16 август 2022 - 13:5610600
-
16 август 2022 - 11:30«Алга» һәм «Тимер» батальоны хәрбиләренә нинди түләүләр каралган Татарстанның «Алга» һәм «Тимер» батальоннарына иреклеләрне туплау дәвам итә.10100
-
17 август 2022 - 15:51Алабугадан Донецк һәм Луганск халкына 8,3 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде Алабугадан бу беренче ярдәм генә түгел.10100
-
18 август 2022 - 13:46«Алабуга» футбол командасы Татарстан Кубогының финалына чыкты Бу хокук өчен ул күрше республиканың «Динамо» командасы уенчылары белән ярышты.9400
-
16 август 2022 - 10:26Алабуганың Шишкин буаларында булган фаҗига турында тулырак мәгълүмат билгеле булды Буаларда якшәмбе көнне өлкән яшьтәге хатын-кыз батып үлгән иде.9200
-
18 август 2022 - 09:14Подведены итоги летней Спартакиады работников АО «Транснефть — Прикамье» За призовые места соревновались более 170 человек.9000
-
18 август 2022 - 16:10Җәмәгать транспортында шикле предмет очраганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр Мондый очракларда шунда ук табылган предмет турында йөртүчегә яки транспорт кондукторына хәбәр итәргә кирәк.8900
-
17 август 2022 - 08:23Алабуга районында урып-җыю эшләре бара «Яңа Юраш» агрофирмасы — алдынгы.8700
-
16 август 2022 - 09:16«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләре ташламалы шартларда торак ала алачаклар Татарстан Президенты Дәүләт торак фондына хәрбиләр өчен яңа торак программасын эшләргә кушты.8500
-
18 август 2022 - 07:28Кемнәргә карбыз ашарга ярамый? Табиблар кайбер кешеләргә карбыз ашамаска киңәш итә.8500
-
18 август 2022 - 08:34Чаллыда битлек режимы кертелә Эпидемиягә каршы чара мондый чара Әлмәттә дә кертелгән.8500
-
18 август 2022 - 09:53Алабугада «Dabro» төркеме чыгыш ясаячак Бәйрәм 30 августта Шишкин буаларында оештырыла.8500
-
17 август 2022 - 10:36Волонтеры АО «Транснефть — Прикамье» помогли в проведении фестиваля деревенской культуры в Удмуртской Республике Мероприятие состоялось в Архитектурно-этнографическом музее-заповеднике «Лудорвай» Удмуртской Республики.8400
-
17 август 2022 - 13:08Алабугада ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәп автобусларын тикшерде Уку вакытында районда рейска 10 автобус чыга.8400
-
17 август 2022 - 07:02Помидор маринадлау өчен берничә җиңел рецепт Бакчада помидорлар өлгерә башлады. Димәк, тозлы-әчкелтем ризыклар яратучылар өчен «урак өсте» җитте, дигән сүз.8300
-
16 август 2022 - 07:01Шомырт тынычландыра, иммунитетны ныгыта, эчне көйли, ангинаны дәвалый Әмма бер искәрмә бар: 3 яшькә кадәрге балаларга, йөкле хатын-кызларга шомырт ашарга киңәш ителми.8100
-
16 август 2022 - 11:00Алабугалыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга киңәш итәбез Кайда гына булсагыз да: шәһәрдәме сез, авылдамы — иминлекне саклау кагыйдәләрен истән чыгармагыз.8100
-
17 август 2022 - 10:08Алабугалыларны урманга керүдән тыелып торырга чакыралар Бу — янгын куркынычсызлыгы белән бәйле.8100
-
18 август 2022 - 13:07АО «Транснефть — Прикамье» выполнило технологическое подключение реконструированных участков нефтепроводов Строительство участков общей протяженностью более 9,5 км велось с 2021 г.7900
-
17 август 2022 - 09:03Алабугада узган атнада ике авыр җинаять кылынган Бу хакта полициянең җирле бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.7700
-
18 август 2022 - 10:52Алабугада бер атна эчендә 2 кеше алдакчылар «кармагына» эләккән Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.7600
-
17 август 2022 - 10:32Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» завершили плановые работы на производственных объектах в трех регионах Цель — обеспечение бесперебойного функционирования инфраструктуры предприятия.7500
-
16 август 2022 - 08:59Алабугада «Җиңү диктанты»н ике мәйданчыкта язачаклар Диктантны 9 нчы урта мәктәптә һәм КФУның Алабуга институтында язачаклар.7000
-
19 август 2022 - 09:11Алабуга 95 миллион сумлык федераль грант отты Бу грантка Шишкин буаларын төзекләндерәчәкләр.2200
-
19 август 2022 - 08:35Алабуга шоферлары колагына: автоинспекторлар «Каршы полоса» операциясе үткәрә Ул 24 августка кадәр уза.1400
-
19 август 2022 - 11:14Участок хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы чараларын күздә тотарга киңәш итәләр «Челтәрле компания» ААҖ янгын чыгу сәбәпләре турында искә төшерә.1400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика