Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Дөм-Дөмдә басу эшләре

Игенче зарыгып һәм бераз дулкынланып көткән хәлиткеч чак җитте - язгы кыр эшләре башланды.

Иң әүвәл басуга тырма агрегатлары таккан тракторлар чыкты. "Яшь көч" агрофирмасында берничә көн эчендә инде 900 гектардан артык мәйданда дым каплатырга өлгергәннәр. Биредә лидерлыкны Алмаз Закиров тота. Ул ХТХ-215 тракторы белән 24 апрельгә 400 гектар мәйданда күпьеллык үлән һәм уҗым культуралары тырмалауга ирешкән. Фәнис Дәминов та Т-150 тракторында 320 гектар мәйданда эш башкарган. Айрат Хуҗин исә МТЗ-82 тракторында 200 гектар мәйданда чәчелгән культураларны эшкәртергә өлгергән.

Кешеләр белән гүя табигать тә сөенә: 24 апрельдә һаваны болытлар каплап, бәрәкәтле яңгырлар явып үтте. Моның файдага икәнен крәстиән яхшы белә, чөнки вакытында яңгырлар яуса, игеннәр дә уңачак. Болай булгач җир тиз арада "утырачак" һәм тырмалау кампаниясеннән соң культивацияләү башланачак. Ә культивация артыннан, басуларда, чәчкеч агрегатларын таккан тракторларның пәйда буласын көт тә тор.

Фирдәвес Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев