Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Дөм-Дөмдә биатлон ярышы

Ватанны саклаучылар көненә багышлап, пәнҗешәмбе көнне мәчет астында биатлон ярышы уздырылды. Бу чарага авылның олысы-кечесе, кунаклар бик теләп катнаштылар.

Билгеле инде төп катнашучылар - студентлар. Ләкин бу кышкы чараның иң актив чаңгычылары булып, шушы көннәрдә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткән физкультура укытучысы Илгиз Шәрип улы Гыйльмуллин, аның тормыш иптәше Алсу апа Нигъмиевналар булдылар. Чаңгычылар ике этапта 2 километр араны ике тапкыр үтеп, аннан мишеньга 4 тапкыр атарга, әгәр дә ул тимәсә, 200 метр араны кабат үтеп чыгарга һәм эстафета юлына басарга тиешләр иде.

Бу биатлонда ир-егетләр арасында 1 урынны Зөлфәт Шәкүров, 2 нче урынны аның Артур Гыйльмуллин. 3 нче урынны Рашат Хадиуллиннар яулады, ә хатын-кызлар арасында 1 нче урынны Земфира Сафина, 2 нче урынны Язилә Галиева, 3 нче урынны Асилә Шәкүровалар яулады. Алар кышкы матур призлар белән бүләкләнделәр. Иң кыйммәтле бүләкне, үз куллары белән ясаган тумбочканы, авылыбызның спонсоры Рәсүл Сираҗетдинов үзенең укытучысы Илгиз Шәрип улына бүләк итте.

Аннан соң чанада шуулар, узышулар, бауда тартыш уеннары уйнатылды. Уен барышында Рашат Хадиуллин үзенең "фирменный" пылавын пешерде, ә китапханәче Венера Зиннур кызы Ибниева тәмле коймак пешереп, авылдашларны сыйлады. Билгеле инде, бәйрәм музыкасыз, җырсыз-биюсез буламы соң? Бу эшне Илнар Миннегали улы Хуҗин үзенең дуслары һәм хезмәткәрләре белән бик матур итеп оештырды.

Бәйрәм бик күңелле узды. Инде шундый бәйрәмне оештыруда авылыбыз халкы һәм авыл советы хезмәткәрләре исеменнән эшмәкәр Илшат Фоат улы Галиевка һәм аның җәмәгате Ләлә Әнәс кызына бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Ландыш ГАЛЕЕВА, Олы Шүрнәк урта мәктәбенең укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев