Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Дөм-Дөмдә җирлек башлыгының хисап сессиясе

Гадәттәгечә, җирлек башлыгының хисап сессиясеннән тыш, бу көнне авыл халкын шәхси сораулар буенча кабул итү узды.

Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Һадиуллин хисап сессиясе вакытында узган ел җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде.
Мәсәлән, узган ел Дөм-Дөмдә Муса Җәлил урамы буенча юлга вак таш җәелгән һәм Тукай урамыннан мәдәният йортына кадәр тротуар салынган. Айталан авылында инешне төзекләндерү буенча эшләр башкарылган.
Гадәттәгечә, җирлек башлыгының хисап сессиясеннән тыш, бу көнне авыл халкын шәхси сораулар буенча кабул итү узды. Аны район башлыгы урынбасары Олег Колпаков үткәрде.

Сөмбел Нәбиуллина район җитәкчелегеннән Сәйдәш урамында ясалма тигезсезлек урнаштыруны сорый. Юлның катлаулы участогында аны кую мөмкинлеген язын кар эрегәннән соң хәл итәчәкләр.

90 яшьлек тыл ветераны Жиһания Зарипова исеменнән кабул итүгә аңа ярдәм итүче социаль хезмәткәр Ольга Гайфетдинова килгән. Ольга ханым сүзләренә караганда, Җиһания апаның йортында фундамент салырга кирәк. Фундаменты булмаганга, өйдә идәннәр салкын, узган ел исә җылыту системасы да каткан. Ольга Зинуровнага аңлатуларынча, бюджетта шәхси йортларны ремонтлауга чыгымнар салынмаган, әмма җирлек башлыгы бу мәсьәләне хәйриячеләр белән хәл итәргә тырышачак. Сүз уңаеннан, авылны да, анда яшәүчеләрне дә ярдәмсез калдырмаган «Яшь көч» агрофирмасы да хәйриячеләрнең берсе була ала. Үз вакытында агрофирма Җиһания апа Зариповага да ярдәм иткән инде.

«Яшь Көч» агрофирмасы − районның иң алдынгы хуҗалыкларыннан берсе. Авыл халкы белән бергә ул Дөм-Дөм авылын яшәү өчен уңайлы һәм заманча урын итәргә тырыша. Бүгенге көнгә агрофирманың 2430 гектар җире бар. Узган ел 2160 тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан 21,6 центнер тәшкил иткән.

Хуҗалыкта 847 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 230ы − савым сыерлары. Савылган сөт күләме 18911 центнер. Сөт җитештерүне арттыру өчен токымлы бозаулар кайтарылды. 

− «Яшь Көч» агрофирмасының барлык хезмәткәрләренә һәм безгә зур ярдәм күрсәтүче район башлыгы Рөстәм Нуриевка рәхмәт, − дип тәмамлады үзенең чыгышын хуҗалык җитәкчесе Рузилә Һадиуллина. 

Җирлекнең 2022 елга планнары:
— мәгълүмат стенды урнаштыру;
— гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау;
— Муса Җәлил урамы буенча янгын гидранты урнаштыру;
— Айталан авылында су белән тәэмин итү системасын төзекләндерү;
— Габдулла Тукай урамын асфальтлау;
— трактор өчен юлларны кардан чистарту җиһазы сатып алу;
— Татар Дөм-Дөме авылы буасында янгын сүндерү машинасы өчен пирс төзү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев