Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Дөм-Дөмдә – Сабантуй!

Сабантуй - сагынып һәм көтеп алынган иң хөрмәтле бәйрәм-туй. Аның бик борынгыга киткән тирән тамырлары бар. Шуңа ул буыннардан буыннарга күчеп яши, һаман матур булып кала бирә. Ул игенчелек белән шөгыльләнүчеләрнең мул уңыш алу теләкләрен илаһи көчләргә җиткерү йолаларына бәйләнештә туган һәм безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, чөнки игенчелек -...

Туган тел, газиз җырлар кебек, бу бәйрәм дә гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан. Күкләрдән көч алгандай дәртләндергән, уен-җырын, көч-куәтен, баһадирларын мәйданга җыйган.

10 июньдә Дөм-Дөм авылының яше-карты, бала-чагасы, авыл халкы, кайткан кунаклары - барысы мәйданга агылды. Иртәдән үк авылны яңгыратып дәртле көйләр яңгырады, сәүдә нокталары эшли башлады. Гадәттәгечә, бәйрәм авыл җирлеге башлыгы Рафаил Нурулла улы Бьдретдиновның котлавы белән ачылды. Сабантуй флагын күтәрү хокукы быелгы сабан батыры Роберт Ким һәм иң алдынгы сыер савучы Гөлнара Солтановага тапшырылды."Яшь көч" агрофирмасы җитәкчесе Рүзилә Мирсәет кызы Һадиуллина Сабантуеның төп батырлары - кыр батырларын бүләкләп, җылы тәбрик сүзләрен әйтте. Кыр батырлары Айдар Шәкүров, Фәнүс Сибгатуллин, Алмаз Закиров, Фәнис Дәминовлар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Кыр эшләрендә хезмәтләре кергән барлык эшчеләр һәм терлекчеләргә дә бүләкләр тапшырылды.

Сабантуйның төп элементларыннан берсе - көрәш. Физик көчне, саулык, тазалыкны күрсәтү, аны тамаша итү кешедә зур канәгатьләнү тойгысы тудыра. Тантаналы өлештән соң татарча көрәш башланып китте. Көн буена сузылган көрәштә Дөм-Дөм авылы кияве Фәнил Һадиев батыр калды. Икенче урынны Менделеевскидан килгән кунагыбыз Марат абый, өченче урынны яшь батыр - 10 нчы сыйныф укучысы Ринур Галиев алды.

Сабантуйның тагын да дәртләндерә, дулкынландыра торган күренеше - ат чабышы. Ат чабышында быел безнең авылда 6 ат катнашты. Беренчелекне Роберт Ким иярләгән ат яулады, икенче урында - Кәүсәр Сафиуллин, өченче урында - Харис Һадиуллин аты иде.

Мәйданда милли уеннар да гөрләп торды. Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, гер күтәрү кебек уеннарда авыл халкы җиңү яулап, сабантуйның истәлекле бүләкләрен алуга иреште. Туры баганага менгереп куелган әтәч үз хуҗасын таба алмыйча интегеп бетте. Көн ахырына таба булса да, аңа ия табылды - әтәч Елово авылына китте.

Ә менә авыш баганадагы тәкәне Дәнис Дәминов, бик тиз эләктереп, җилкәсенә салып кайтып китте. Кул көрәше дә аеруча кызыклы булды, конкуренция бик көчле иде. Ир-атлар арасында беренче урынга Еловодан Александр Машанов, икенчегә - авыл егете Илшат Әхмәтҗанов, өченче урынга кунак егете лаек булды. Хатын-кызлар арасында беренче өчлеккә Дөм-Дөм авылы кызы Асилә Шәкүрова да эләкте.

Көннең-көн буе мәйданда җыр-бию тынмады. Бәйрәмгә Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина да концерт бригадасы белән килгән иде.

Район мәдәният йортлары арасында уздырылган смотр-конкурста беренче урынны алган авыл үзешчәннәре дә искә алынды. Кечкенә генә Дөм-Дөм авылы халкы әнә шундый талантлары белән дә мактаулы бит әле. Көтеп алынган матур бәйрәм әнә шулай гөрләп узып та китте.

Бәйрәмнең ул иң миллие,

Дәртлесе, күңеллесе.

Сабантуйларның булмый ул

Үткәне, бүгенгесе...

Һәр чорның үз сабантуе!

Бармы берәр аерма?

И, Ходаем, халкыбызны

Сабантуйдан аерма!,-

дип киләсе сабантуйны көтәсе генә кала.

Айгөл Гатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев