Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Дөм-Дөмдә узган семинар

Катлаулы чорда яшибез. Русия буенча халык хуҗалыгының кайсы тармагын алсаң да, хәлләр мактанырлык түгел. Шулар арасында авыл хуҗалыгы бигрәк аянычлы.

Бу, әлбәттә, хөкүмәтнең бәяләр сәясәтен камилләштермәвеннән килә. Саный китсәң, ашлыкка, иткә, һәм сөткә бәяләр гаять түбән (чит илләрдән аермалы буларак, җитештергән продукциягә дотация түләү юк дәрәҗәсендә); техникага, запас частьларга, ягулык-майлау материалларына, киресенчә, кыйммәт; игенченең, терлекченең хезмәтен (гәрчә алардан башка яшәүне күз алдына китереп булмаса да) тиешенчә хөрмәтләү юк.

Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы да, кайбер өстенлекле якларын санамаганда, Русиянекеннән әлләни аерылмый. Шулай да бер нәрсә сөендерә: республика һәм районның җаваплы җитәкчеләре инновацион ысуллар куллануны киңрәк кертү максатында хуҗалыкларда әледән-әле семинарлар уздырып тора. Шундый семинар-өйрәнүләрнең зона күләмендәге берсе 23 мартта Алабуга районының "Яшь көч" хуҗалыгында үтте. Аның Балык Бистәсе, Лаеш, Кукмара, Мамадыш, Алабуга, Менделеев, Әгерҗе районнарыннан килгән вәкилләр һәм республиканың баш ветеринар табибы Б.Камалов, нәселле терлекләр үрчетү буенча Татарстан берләшмәсе башлыгы Р.Закиров, үзәк лаборатория җитәкчесе Ф.Әхмәтов катнашындагы пленар өлеше шәһәр мәдәният сараенда үтсә һәм анда соңгыларының район хуҗалыкларында баш санын саклау һәм югары үрчем алу буенча эшлекле доклад-чыгышлары тыңланса, өйләдән соңгы практик өлеше "Яшь көч" агрофирмасы" ҖЧҖнең терлекчелек комплексында дәвам итте.

Җиде районнан җыелган белгечләрнең байтагы комплекстагы чисталык, пөхтәлек һәм тәртипне күреп соклануын яшермәде. Дөм-Дөмлеләрнең семинарга ныклап әзерләнүе (хәер, тәртипнең монда беркайчан беткәне юк) читтән үк күзгә ташлана: мал абзарлары җентекләп акшарланган, кардалар көр һәм тук хайваннар белән тулы. Әйтүләренчә, яше алты айдан да түбән булмаган һәр терлек көннең тиешле вакытында һавага чыгарыла. Моның сыерлар һәм башмак таналар өчен аеруча файдалы икәнен белгечләр генә түгел башкалар да беләдер. Биредә маллар саны (абзар эчендәгеләрне дә санап) 1200 баш, шуларның 350 се сөтлебикәләр. "Яшь көч" хуҗалыгы көн саен 4,4 тонна сөт озата. Азык рационына төрле премикслар һәм ферментлар өстәп, алар югары продукция алуга ирешә. Хәер, алай дип кенә әйтү - ул әле бернәрсә дә әйтү түгел. Тәгаенрәге, азык рационын тулы кыйммәтле итү өчен, аның составы бөтен төр өстәмәләр белән баетылырга тиеш. Бигрәк тә язын савым сыерларда шикәргә кытлык арта. Әнә шуны тулыландыру максатында фуражны ферментлаштыру, микро-макроэлементлар белән баету эше нәкъ менә Дөм-Дөмдә тиешле югарылыкка куелган да инде. Мондагы сыерларның кан составын ветлабораториядә махсус анализ ясап, анда җитмәүче матдәләрне ачыклаганнар һәм фәнни нигездә азык составын балансланган тәртипкә китергәннәр (шикәрне арттыру өчен азык патокасы кулланыла).

Семинарга килүчеләр үз күзләре белән махсус сыемнарга тутырылган азык төрләрен күрде, белгечләрнең әтрафлы аңлатмаларын ишетү мөмкинлегенә ия булды.

Сыерларның яшь составын ачыклау һәм нәселле терлекләрне аерып алу, алардан киләчәктә кабат нәсел дәвамын сайлап калдыру эше әйбәт куелган биредә. Моның өчен 350 баш савым сыер арасыннан 60 иң яхшы дигәне сайлап алынган. Мастит авыруын булдырмас өчен дә чаралар комплексы эшләнгән.

Буаз сыерларны бозаулату, яшь бозауларны тәрбияләү бүлеге дә ялт итеп тора. Угызны катырып, аны суыткычта саклау һәм кирәк чагында җебетеп, бозауларга эчертү җаен да тапканнар. Җыелган гавам ошбу яңалык белән танышу мөмкинлеге алды.

Терлекләрне дөрес итеп тукландыру (шунсыз күп итеп сөт һәм артым алам димә) иң мөһим элементларның берсе булса, аларга вакытында дөрес һәм һөнәри дәрәҗәдә ветеринар ярдәм күрсәтү шулай ук кирәкле шәйдер. Боларны гамәлгә ашыру өчен "Яшь көч"тә күчереп йөртешле махсус стан ясалган. Анда белгечләр тояк эшкәртү, малның имгәнгән урынын гипслау буенча чаралар комплексын башкарып күрсәттеләр.

Ясалма орлыкландыру җиһазлары хәстәрләнгән урын һәм монда ул эшнең торышы белән танышу семинарга җыелган 165 кеше күңелендә уңай тәэсир калдыргандыр. Ә савымчылар һәм терлекчеләр өчен комплекста тудырылган шартлар күпләргә үрнәк булгандыр (монда ял итү, ашау-эчү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган).

"Мондый семинарлар кирәкме? дигән сорау куйсак, "Кирәк"- дип әйтергә тиешбез, миңа калса. Бердән, бу - тәҗрибә уртаклашу өчен кирәк булса, икенчедән, мондый чаралардан гыйбрәт алыр нәрсәләр күп.

Ф.Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев