Дөм-Дөмдә яңа клуб булачак
Узган атнада авыл мәдәният йортын комиссия килеп карап киткән. Бина искергән-таушалган, шуңа күрә аны сүтеп, урынына бүрәнәдән яңа клуб җиткерергә планлаштыралар.
Бу атнада Дөм-Дөмдә отчет җыелышы узды. Җыелышта Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина да катнашты. Җирлек башлыгы Рафаэль Бәдретдинов үз чыгышында җирле бюджет үтәлеше, авыл җирлегендә булган үзгәрешләр, халыкның тормыш дәрәҗәсе, яшәү рәвеше һәм башка мәсьәләләргә тукталды.
Татар Дөм-Дөме авыл җирлегенә ике авыл - Дөм-Дөм һәм Айталан авыллары керә. Муниципаль берәмлекнең гомуми мәйданы 31,21 квадрат километр, шуның чәчү җире 31,03 квадрат километр тәшкил итә.
Халык - төп байлык
Авылда бүгенге көндә 293 кеше исәпләнә, шуларның уникесе Айталанда яши. 133 кеше хезмәт яшендә, аларның кырыгы "Яшь көч"тә, 25 кеше бюджет өлкәсендә, 62 кеше төрле җирдә эшли. 2011 елда авылда бер бала туган, алты кеше бакыйлыкка күчкән.
Дөм-Дөмдә фельдшер-акушер пункты, китапханә, совет җирлеге, балалар бакчасы, мәдәният йорты, милиция бүлекчәсе бар. Чыгымнарны киметү максатыннан алар барысы да ике катлы мәктәп бинасында урнашкан.
Быел балалар бакчасында унбер бала тәрбияләнә. Бакчада үз эшенә җаваплы караучы тәрбиячеләр эшли. Балалар бакчасында сәламәт балалар тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылган.
Соңгы елларда кече авылларда мәктәпләр ябылу белән беркемне дә шаккатырып булмый. Дөм-Дөм авылы да бу гамәлдән котыла алмаган. 2011 елда авылда башлангыч мәктәп ябылу сәбәпле, 28 бала Олы Шүрнәк урта мәктәбенә укырга йөри. Укучыларны мәктәп автобусы йөртә-йөртүен. Тик балаларның әти-әниләре иртүк эшкә китә, ә сабыйлар иртәнге салкында тукталышта автобус көтәргә мәҗбүр була, дип борчылуын белдерде авыл җирлеге башлыгы.
Дөм-Дөм фельдшер-акушер пункты бүлеге ике авыл халкын кабул итә. Морт авылы хастаханәсе табиблары да гел килеп тора. Костенеево бүлегеннән теш табибы килеп, Дөм-Дөм халкына хезмәт күрсәтә.
Шәһәрдән ерак урнашкан авылларда кибетләрнең эшчәнлеге аеруча зур әһәмияткә ия. Дөм-Дөмдә райпо кибетеннән тыш тагын бер сәүдә ноктасы эшли. Ул авылдашларын кирәкле продуктлар белән даими тәэмин итеп тора. Моннан тыш һәр атнаның чәршәмбе көнендә "Автоградбанк" машинасы килеп, халыкның газ, су, электр энергиясе, чүп чыгарган өчен түләүләрен кабул итә.
Эштә дә, ялда да алдынгылар
Дөм-Дөм авылы халкы җир җимертеп эшләгән кебек, рәхәтләнеп ял да итә белә. Ел дәвамында авылда төрле мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрелә: Җиңү көне, Сабантуй, өлкәннәр көне, әниләр көне, Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле уза. Район смотр-конкурсында авыл үзешчәннәре актив катнашып, диплом белән бүләкләнгән.
Мәктәп бинасы янындагы хоккей кортында спорт ярышлары даими уздырыла. Гыйнварда район буенча оештырылган хоккей турнирында Дөм-Дөм егетләре беренче урынны алган. Турнирда "Ак барс"ның танылган һөҗүмчесе Данис Зарипов та катнашкан. Ул җиңүче командага махсус киемнәр, тимераяклар һәм кәшәкәләр бүләк иткән.
Ныклы терәк
Авыл хуҗалыгы җирләрен тулысынча "Яшь көч" агрофирмасы эшкәртә. Хуҗалыкның уңдырышлы җирләре 2674 гектар тәшкил итә. Монда барлыгы кырык кеше эшли. 2011 елда мал азыгы җитәрлек итеп әзерләнгән. Авыл халкы да печән-салам белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Дөм-Дөм шәхси хуҗалыкларында 97 баш эре мөгезле терлек исәпләнә.
Урып-җыю вакытында агрофирма хезмәтчәннәре сынатмаган: гектарыннан 36 центнер уңыш җыеп алган. Дәүләт тарафыннан сыер асраучыларга субсидия бирелә. Әлеге программа буенча 2011 елның мартында бер мал башына ике мең сум, август аенда тагын 850 сум бирелгән.
Татар Дөм-Дөмендә 199 пай җире исәпләнә һәм бер пай җиренә 8,75 гектар җир туры килә. 122 пай җире аренда килешүе буенча "Яшь көч" агрофирмасына бирелгән, җир салымы вакытында түләнә һәм 2011 елда халыкка пай җирләре өчен ике центнер ашлык бирелгән.
Хуҗалыкта күрсәткән зур ярдәменнән тыш, "Яшь көч" агрофирмасы җитәкчесе Рузилә Һадиуллина авыл Сабантуен да бүләкләр белән тәэмин итеп тора. Башка бәйрәмнәр дә җитәкче игътибарыннан читтә калмый. Моннан тыш, кышын юлларны кардан чистарту эше дә тулаем агрофирма җилкәсендә.
Авыл эшмәкәрләре Фариз Бәдретдинов һәм Рәсүл Сираҗетдинов та Сабантуйга саллы бүләкләр белән килә.
Алабуга район советы депутаты Зөлфия Сөнгатуллина 2011 елда авыл җирлегенә зур ярдәм күрсәткән. Аның ярдәмендә өлкән яшьтәге Җиһания Зарипова йортына газ казаны урнаштырылган, Яңа ел бәйрәменә бүләкләр алынган.
Төзекләндерү
2011 елда авылны төзекләндерү буенча шактый эш башкарылган: урам яктыртылган, урам юлларын төзекләндерү өчен проект ясатылган, Тукай урамында юл ремонтланган, Айталан авыл зираты коймасы алыштырылган, Айталан авылына су һәм газ кертүгә проект ясауга заявка бирелгән, су торбалары сузу өчен полиэтилен торбалар алынган, авыл урамындагы газ торбалары буялган, чүп контейнерлары куелган.
2011 елга бюджетның керем өлеше 105 процентка үтәлгән.
Планнар зурдан
Ирешелгән уңышлар, эшләнгән эшләр белән туктап калып булмый: һаман алга атларга, яңа үрләр яуларга, җиң сызганып эшләргә кирәк. 2012 елда Дөм-Дөм авыл җирлегендә башкарыласы эшләр шактый: Мәктәп һәм Сәйдәш урамнарына ут көйләргә, юл өчен ясалган проектларга экспертиза үткәрергә, чүп контейнерлары өчен мәйданчык ясарга, хоккей корты янында агачлар утыртырга, юлларны төзекләндерергә, чишмәне койма белән уратырга кирәк.
Узган атнада комиссия мәдәният йортын карап киткән. Искергән клубны сүтеп, аның урынына агач клуб төзү планлаштырыла. Димәк, озакламый Дөм-Дөмдә концертлар һәм бәйрәмнәр аерым бинада үткәреләчәк.
Кара-каршы сөйләшү
Җыелышта шактый күп проблема күтәрелде. Су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту, автобус бәяләре, мәктәп ачу кебек мәсьәләләр һәр авылга таныш. "Әлеге проблемалар бүген-иртәгә генә хәл ителә торган түгел. Алар буенча дәвамлы, эзлекле эш таләп ителә. Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов тарафыннан бу юнәлештә җитди эш башкарыла. Без төрле программаларда катнашырга тырышабыз. Шунысы сөендерә - алар хәзер күптөрле. Программада катнашабыз икән, димәк федераль казнадан акча да булачак. Су белән тәэмин итү мәсьәләсе якындагы ике елда хәл ителергә тиеш",- диде үзенең чыгышында Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина. Җыелышка килгән авыл халкын су проблемасыннан да болайрак, мәктәп булырмы дигән сорау борчыды. "Хөкүмәттә әлеге мәсьәлә янәдән күтәрелә һәм карала. Бәлки киләчәктә әлеге хәл уңай якка үзгәрер", - дип җаваплады җитәкче.
Җыелышта якынлашып килүче сайлаулар темасына да кагылып үттеләр. Аңлашыла, бүгенге көндәге вәзгыять хыялдан ерак тора. Тик чагыштырып карар өчен соңгы ун елны искә төшерү дә җитә. Хәзерге вакытта авылга булган караш яхшыга таба борылды. Субсидияләр бирелә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә төрле программалар булдырыла - бары тик иренми йөрергә, катнашырга, эшләргә генә кирәк. Мәсәлән, 2011 елда Дөм-Дөмдә өч кеше хөкүмәтнең кризиска каршы программасында катнашып, үз эшен башлап җибәргән. "Яшь көч" агрофирмасы җитәкчесе сүзләре буенча, быел алар 600 терлеккә исәпләнгән комплекс булдыру артыннан йөриләр. Проект һәм документлар Мәскәүгә каралуга җибәрелгән.
Киләчәгебез бары тик үзебезнең кулда. Сайлауларда да тирәннән уйлап тавыш бирергә кирәк. Сайлау алды кампаниясендә буш вәгъдәләр күп булыр. Идарә итүче власть беркемгә дә, бервакытта да йөз процент ошап бетмәячәк. Тик эш күрсәткән, халык өчен чыннан да борчылып яшәгән кешене сайлау - безнең кулда. Илнең, авылның киләчәге өчен борчылып, янып яшәгәндә генә алга барып була.
Фәридә Әскарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев