Дөнья ямьле булсын өчен, Әни кирәк!

23 ноябрьдә, Алабуга районының Илмәт авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган “Авылда туып, читтә яшәсәм дә, кайттым әле әни яннарына” дип исемләнгән кичә узды.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә (быел ул 24 ноябрьдә үтте) Россиядә үзенчәлекле бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Һәр кешенең иң якын, иң кадерле кешесе – ул әни. Шуңа күрә дә, бу иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Ничә генә яшь булмасын, безгә һәрвакыт әни, аның мәхәббәте, игътибары, киңәше кирәк. Алар яраткан кебек безне беркем ярата алмас!
Әниләр көненә багышланган кичәне Илмәт мәдәният йорты директоры Фәүзия Төхбәтуллина оештырган иде.
– 20 ел инде шундый матур чара үткәрергә хыялланган идем. Хыял бер нәрсә, ә аны тормышка ашыру өчен күп тырышлык куярга кирәк. Ниһаять, бөтен уйларны туплап,тәвәккәлләдем. Кичәгә бик күп халык килде, авылыбызга кайткан кунаклар да шактый иде. Хыялым тормышка ашты, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Фәүзия Мидхәт кызы.
Алып баручылар Диләрия һәм Альберт Хәбибуллиннар иде. Концертны үзенең матур җыры белән Илмәт кызы, хәзерге вакытта Морт мәдәният йортында эшләүче Гөлфинә Гаффанова башлап җибәрде. Аның улы Илназ, әнисе кебек үк, сәнгатькә гашыйк, ул дәртле биюләре белән залда утыручыларны шаккаттырды. Аннан соң Илмәт авылы кызы Кадрия Даутова (Нуруллина) чыгыш ясады. Аның йомшак, моңлы тавышы барыбызның да күңеленә хуш килде. Хәзерге вакытта ул Алабуга мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли.
Катнашучыларның иң активы Илмәт авылы егетләре Җамалетдиновлар булып чыкты: өч бертуган һәм онык үзләренең җырлары белән тамашачы күңелен яулап алды. Алар, әниләрен тәбрикләп, гөл бүләк итте.
Залда утыручы әниләр, әбиләр арасындагы бер ханым турында аерым әйтеп китәсе килә. Ул – Наилә Җамалетдинова. Буе кечкенә генә булуга карамастан, Наилә ханым берүзе баһадирдай дүрт егет тәрбияләп, аларны олы тормыш юлына чыгара. Дүртесенең дә тормышлары тигез, бар нәрсә дә җитеш. Алар моңа үз тырышлыклары, булганлыклары белән ирешкән. “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, диләр бит. Матур тәрбиянең дәвамы да матур шул.
Наилә ханым үзе дә оста итеп төрле рольләрне башкара. Ул моны бүгенге кичәдә дә күрсәтте.
Һөнәри осталыкны яшьтән үстерү зарур. Миннур Хайрулина белән кызы Динәнең чыгышы да моңа дәлил булып тора. Алар әниләренә кояш гомере кадәр озын гомер теләделәр.
Ләйсирә Сираева (Гатауллина) һәм аның улы Юраштагы һәм Илмәттәге әниләрен, әбиләрен бәйрәм белән котлап җыр башкардылар. Шулай ук Төхбәтуллина Фәүзия, аның кызы һәм әбиләре дә җырлады.
Илмәт авылы кызы Тәгъзимә Марданова Алабугада яшәүче Төхбәтуллина Һашиянең әниләргә багышлап язган шигырьләрен укыды. Икесенең дә әниләре мәрхүм инде.
Кичәне алып баручылар турында тулырак әйтсәк, Диләрия Юраш мәктәбендә үзебез укыткан кыз. Мәктәпне тәмамлап, Алабуга егетенә тормышка чыгып, бер кыз һәм бер ул үстерәләр. Үзе шәфкать туташы булып эшли. Аңа кичәләрне шундый оста алып бару сәләте бирелгән, мәктәптә дә ул актив, тырыш булды, бик матур җырлый иде. Якыннары да Диләриядән калышмый.
Әлеге матур кичә кайткан кунакларга, авыл кешеләренә бик ошады. Илмәт авылы халкы кешеләрне сөендереп, аларның күңелләрен күтәргән өчен бәйрәмне оештыручы Илмәт авылы мәдәният йорты директоры Фәүзия Төхбәтуллинага һәм барлык катнашучыларга да зур рәхмәтләрен җиткерә.
Сәкинә ШАКИРОВА, ветеран укытучы
Гөлнур ЯКУПОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 апрель 2021 - 11:08Алабугалылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыгачакӨмә «Яшел Яз» акциясе кысаларында узачак.5300
-
21 апрель 2021 - 17:15Татарстан Республикасының иң матур сыерын сайлаячаклар Нәселле терлек конкурсы Казанда 1-3 июльдә үтәчәк АГРОВОЛГА агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында оештырыла.7900
-
20 апрель 2021 - 10:16Алабугалылар «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашу өчен гариза бирә ала Быел технологик якын килү үзгәрде.7800
-
20 апрель 2021 - 09:26Алабуганың Sollers заводы май аенда Аurus серияле производство эшләтеп җибәрәчәк Беренче автомобильләр май аенда сатып алучыларга тапшырылачак.7600
-
20 апрель 2021 - 11:52Алабуга полициясендә атна эчендә төрле дәрәҗәдәге җинаятьләр турында 272 хәбәр кабул ителгән Әлеге мәгълүмат белән полициянең җирле бүлекчәсендә уртаклаштылар.7400
-
20 апрель 2021 - 13:13Татарстанда 30 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.7400
-
20 апрель 2021 - 15:54Enaecash «Туган тел» җырын хип-хоп стилендә башкарды Шулай ук Enaecash тагын ике татар җырын яздырырга планлаштыра.6700
-
21 апрель 2021 - 16:45Алабугада шәһәр төзелеше советы утырышында 16 гаризаның 6сы хупланды Утырыш район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узды.6500
-
20 апрель 2021 - 11:09Алабуганың беренче газеталарына язылу дәвам итә 1 апрельдән «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу башланды.6300
-
21 апрель 2021 - 11:34Татарстанда бүген көчле җил һәм урыны белән яңгыр көтелә Җилнең тизлеге секундына 9-14 метр, урыны белән ул 15-20 метрга җитәргә мөмкин.6100
-
21 апрель 2021 - 16:00Леонид Якубович «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыган Данлыклы алып баручы «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды.5900
-
21 апрель 2021 - 07:30ТР бизнес-омбудсмены онлайн-сәүдә үсеше һәм Татарстан товарларын алга этәрү турында сөйләячәк Турыдан-туры эфир 21 апрельдә 13.30 сәгатьтә була.5800
-
21 апрель 2021 - 13:45Йөкле хатын-кызлар 6 мең 350 сум күләмендә айлык түләүләр алачак Авыр матди хәлдә һәм йөклелекнең иртә срокларында булган хатын-кызларга ай саен акчалата ярдәм биреләчәк.5800
-
22 апрель 2021 - 17:12Чаллыда милли матбугат үзәге оештырыла «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау», «Мәйдан» кебек татар матбугат чараларын заманча эшләргә өйрәтәчәкләр.5800
-
20 апрель 2021 - 17:30Татарстанда яңгыр һәм 16 градус җылы көтелә Җил көньяк-көнчыгыш юнәлештә исә һәм урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.5700
-
20 апрель 2021 - 15:40Татарстанда кара еланнар уянган Кара еланга тап булган кешеләр моны фотога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра башлаганнар инде.5500
-
21 апрель 2021 - 11:02Алабугада «Осталар ярминкәсе» үткәрү вакыты үзгәрде Хәзер ул ял көннәрендә сәгать 10.00дән 18.00гә кадәр үтәчәк, ә 1 майдан ярминкә көн саен эшли башлый.5500
-
22 апрель 2021 - 08:10Алабугада елга трамвае 30 апрельдән йөри башлый Кама буенча беренче рейска М-8 пассажир теплоходы 30 апрельдә кузгалачак.5500
-
20 апрель 2021 - 09:03Рөстәм Нуриев киңәшмәдә алабугалыларга бүләкләр тапшырды Бүләкләү тантанасы «эшлекле дүшәмбе»дә узды.5400
-
21 апрель 2021 - 08:19Татарстанда кичә коронавирустан өч кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 20 апрельгә COVID-19дан үлүчеләр саны 449 кешегә җиткән.5400
-
21 апрель 2021 - 11:08Алабугалылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыгачак Өмә «Яшел Яз» акциясе кысаларында узачак.5300
-
22 апрель 2021 - 15:58Алабугада пирамидаль тирәкләр утырталар Бүген эшләр Яр Чаллы шоссесында бара.5100
-
21 апрель 2021 - 13:05Татарстанда тагын 35 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.5000
-
21 апрель 2021 - 08:05Татарстанда 2021 ел урман культуралары сезоны ачылды Урман культуралары сезоны Татарстанда 19 апрельдә башланды.4700
-
20 апрель 2021 - 16:42Алабугада үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагын үстерү турында килешү имзаланды Исегезгә төшерәбез, узган ел районга удмурт инвесторлары килде, алар фермер хуҗалыгын актив үстерә башладылар.4400
-
21 апрель 2021 - 15:30Татарстанлыларны май аенда берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә 1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала.4400
-
20 апрель 2021 - 14:44Алабуга суды үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте турындагы эшне карады Фаҗига 2020 елның сентябрендә булган иде.4300
-
21 апрель 2021 - 10:23Алабуга районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды Морт авылында үткән киңәшмәгә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш агрономнар һәм инженерлар чакырылган иде.4000
-
21 апрель 2021 - 13:23Мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә 10 мең сум түләнәчәк Түләүне август урталарында бирә башларга мөмкин.4000
-
21 апрель 2021 - 15:02Алабугалыларга яңартылган территория проектын тәкъдим иттеләр Алабугада 4 микрорайондагы Георгий паркының икенче чиратын төзекләндерү турында фикер алыштылар.3700
-
22 апрель 2021 - 13:30Алабугада «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының муниципаль этабы узды Конкурста шәһәр һәм районның 18 гомуми белем бирү мәктәбе катнашты.3100
-
22 апрель 2021 - 14:30Район газетасына язылучылар арасында ювелир эшләнмәләр кибетенә сертификат уйнатыла «Алабуга нуры» яисә «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу рәсмиләштергән укучылар арасында бүләк уйнатыла.2800
-
22 апрель 2021 - 12:23Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 37 яңа очрагы ачыкланган Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.2500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика