Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Дүрт гасырдан артык тарихы булган Армалы авылы

8 августта Алабуга районының Армалы авылына нигез салынуга 420 ел тулды. Заманында ул бу якның иң зур авылларыннан исәпләнгән.

Бу авылда бер тапкыр да булырга туры килмәсә дә, аның турында күбрәк белү кызык булып китте. Өстәвенә, барып күреп кайтырга сәбәп тә бар. 420 еллык тарихы булган рус авылы ни хәлдә, аның халкы ничек яши икәнлеген күреп кайту өчен, җыендык та, туры шунда юл тоттык.
Башка авылларга барганда Армалы аркылы үткән бар иде, әлбәттә. Ул бер урамлы, кечкенә генә авыл булып истә калган. Әмма бу алай гына булып чыкмады. Лекарево авыл җирлегенә Олы Армалы, Яңа авыл, Иске Армалы керә икән. Әйе, нәкъ шулай. Армалы дигәндә, аның өч өлешен бергә күздә тоталар.
Асфальт юлдан мәдәният йорты янына килеп туктадык. Киләсебезне алдан хәбәр иткәнгә күрә, биредә туып үскән, күп еллар шушында яшәүче, авылның тарихын һәм һәр кешесен белүче Анатолий Рябов безне инде көтеп тора иде. Ул безне бик җылы каршы алды. Сүзебез танышудан, Армалының үткәне, бүгенгесе турында сорашудан башланды. Һәм маршрутыбызның беренче ноктасы — клуб каршында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәл булды. Авылдан 900 ир-егет сугышка киткән, 500 кеше сугыш кырларында ятып калган, ә 400енә җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була. Армалылар чын батырлык үрнәкләре күрсәтә. Һәйкәлдәге фамилияләргә күз салдык: Рябовлар, Кашеваровлар, Парамоновлар, Колесниковлар...

«Берничә ел элек шәҗәрә төзү белән шөгыльләнә башладым. Кашеваровлар нәселе турында китап бастырып чыгардым, анда 11 буын күрсәтелгән, 1700 елдан башлап. Рябовлар нәселе бирегә Бөек Новгородтан килеп урнашкан. Безнең авылда тулы бер Рябовлар нәселе урамы бар», — дип сөйләде Анатолий Рябов.
Авылга якынча унҗиденче гасырда нигез салынган дип исәпләнә. Монда халык дәүләт крестьяннары категориясенә кергән. Алар елга бер тапкыр Ижау корал заводына барып эшләргә тиеш булган. Колесниковлар, Парамоновлар, Кашеваровлар, соңрак — Лисиннар, Рябовлар... Беренче килеп урнашучылар шундый фамилияләр йөрткән. 
Бүген Армалы авылында якынча 195 кеше теркәлгән, 143 хуҗалык исәпләнә. Дөрес, заманында халык саны берничә тапкырга артыграк булган. Мәсәлән, 1947 елда якынча 400 кеше исәпләнгән. Тирә-яклардагы иң зур авылларның берсе саналган ул.

Ә бит кайчандыр авылның үз миллионер колхозы булып, анда 2 меңгә якын мөгезле эре терлек исәпләнгән, сигезъеллык мәктәп, колхоз бакчасы, тегермән һәм башкалар булган. Кыскасы, авыл шау-гөр килеп яшәгән. Кызганыч, бүген боларның берсе дә юк. Бары тик авыл халкы хәтерендә истәлек итеп сөйләргә генә калган. Ул елларда колхозны Федор Быстров җитәкләгән, авыл халкы аның бик талантлы кеше булуын хәзер дә хәтерли. Рус авылы булса да, татар халкының милли бәйрәмен — Сабантуйны гөрләтеп уздырган алар, бирегә хәтта башка авыллардан да килә торган булганнар.
Колхоз бакчасында бик күпләп алма агачлары үскән. «Армалы» дигән исем «алма бакчасы» дигәнне аңлата икән. Язын ак-ал чәчәкләргә күмелеп, август көннәрендә яшелләнгән, алланган җимешләрдән сыгылып торган нечкә ботаклы алмагачлар бүген дә һәр өйнең бакчасында үсә. 
Башка урамнар буйлап бара торгач, бөтенләй икенче күренешкә тап буласың. Йортлар урамның ян-ягы буйлап тип-тигез булып тезелешкән. Өйләр, каралты-кураларның барысы да матур-пөхтә, хуҗаларның зәвыгы, осталыгы һәм үзенчәлеге дә күренеп тора. Кайсы хуҗалыкка карасаң да, үләннәре чабылган, тирәләрендә берсеннән-берсе матур чәчәкләр үсеп утыра. Монда һәрберсенең үз шөгыле бар икән. Кемдер матур кул эшләнмәре ясый, кемдер күгәрченнәр үрчетә, чәчәкләр үстерә. Бакча (Садовая) урамында тагын бер нәрсә шаккатырды: һәр йортның диярлек үзенчәлекле итеп эшләнгән почта тартмасы бар.
Авылларга баргач, әлбәттә, аның кешеләре белән аралашмыйча кайтып китеп булмый. Шулай урам буйлап барганда, эскәмиядә утыручы олы яшьтәге бер әбине күреп алдык.

«23 яшемдә бу авыл егетенә кияүгә чыктым. Үзем тумышым белән Костенеево авылыннан. Хәзер инде Түбән Кама шәһәрендә яшим, җәй көннәрендә монда улым белән киленем алып кайта. Авылыбызны бик яратам, шундый тыныч биредә. Китмәс тә идем, әмма яшем бар шул инде», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты 90 яшьлек Лидия Быстрова.
Армалыда халык тик тормый, һәрберсе нәрсә беләндер мәшгуль. Иван Жаров та бакчада эшләгән җиреннән безнең янга чыкты һәм үзенең бакчасы белән таныштырды. Үз күзләребез белән күрмәсәк, бәлки ышанмас та идек. Ул тулы бер урман утырткан!

«1999 елдан агачлар утырта башладык. Һәр елны шулай утырта торгач, зур урман булды. Менә күптән түгел генә әле моннан тугыз чиләк җирән гөмбә җыйдым», — дип сөйләде ул.
Галина Колесникова шәһәрдән монда махсус күченеп кайткан. Аның да бакчасы шау чәчәккә күмелеп утыра. Авырудан соң аякка басарга бары тик авыл гына булышты, ди ул.
Игътибарыбызны җәлеп иткән тагын бер әйбер — авылдан бераз читтәрәк үсеп утырган нарат агачы булды. Гажәеп зур ябалдашлы, колач җитмәслек юан нарат җил-давылларның берсенә дә бирешмичә горур басып тора. Авылның иң карт агачыдыр ул мөгаен. Бәлки Армалының яшьтәшедер... Анатолий Рябов әйтүенчә, билгеле формула белән исәпләп карасаң, аңа якынча 400 ел.

Шулай итеп сәяхәтебезне төгәлләп, Анатолий Рябовка рәхмәт әйтеп, кайту юлына кузгалдык. ...Гаҗәеп матур һәм кызыклы авыл икән ул Армалы. Эчим дисәң — менә дигән суы, печән чабыйм дисәң — үләнле болыннары, балык тотыйм дисәң — елга, күлләре, бай тарихы бар аның. Ачык, тырыш кешеләр яши биредә. Без моңа шәхсән инанып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев