Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Эш башлаучыларга булышачаклар

Татарстанда "Эш башлаучы фермерларга ярдәм" программасы эшли башлады. Бу программа 2012- 2014 елларны үз эченә алачак.

Программа нигезендә матди ярдәм яңарак кына авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә башлаган эшмәкәрләргә күрсәтеләчәк. Әлбәттә, ниндидер шартлар үтәлмәгәндә, бу ярдәм тәтемәячәк. Мәсәлән, яшь чикләүләре. Программа таләпләре буенча монда 19 яшьтән алып 58 яшькәчә авыл җирлегендә яшәүче гражданнар гына катнаша ала. Бу чикләүләр банклардан кредит алу белән бәйле. Димәк, кемнәргәдер балалары белән бергә эшләргә туры киләчәк. Шул ук вакытта кеше моңа кадәр кече яки урта эшмәкәрлек өчен грант алмаган булырга тиеш, чөнки мондый дәүләт ярдәме кешегә бер тапкыр гына бирелә. Матди ярдәмгә өмет итүченең авыл хуҗалыгы буенча урта яки югары белемгә ия булуы, һич тә булмаса курсларда укыган булуы шарт.

Матди ярдәм алу өчен төпле бизнес-план таләп ителә, чөнки конкурс иң лаеклыларны гына сайлап алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев