Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Фермерның бер көне

Алабуга районы Морт авылында урнашкан "MIRAS" агротуристик комплексы - Илнар һәм Лариса Гөбәйдуллиннарның гаилә бизнесы. Бу авыл хуҗалыгы тормышы һәм йолаларына чумар өчен менә дигән мөмкинлек.

Бүген Ауропа һәм АКШта бик популяр булган агротуризм белән шөгыльләнүче, әлеге гади булмаган комплексны җитәкләүче Илнар Гөбәйдуллин безне бик җылы каршы алды.

- Бу фермер хуҗалыгы, безне зоопарк белән бутарга кирәкми, - дип башлады сүзен эшмәкәр. - Без фермерның бер көнен күрсәтәбез.

Шулай итеп безне үзенең кайнап торган авыл тормышына алып кереп китте. Комплекс 25 ел буе төзелгән, элек биредә басу булган.

- Фермерлык эшенә студент вакытымнан ук керештем, - ди Илнар Гөбәйдуллин. - 1992 елда әти фермер булды, ә 95 тә инде вазифаларны үз өстемә алдым, ул вакытта өченче курс студенты идем.

Ачык һава астында авыл ишегалды музее (музей сельского подворья)

Биредә элек безнең әби-бабаларыбыз көнкүрештә кулланган әйберләр тупланган. Болар: май язгыч, төрле үлчәүләр, капкын, юрган тегү станогы, кер үтүкләү, кер юу предметлары, бүреләрдән саклану җайланмасы (сугыштан соң бу якларда бүреләр күп була), мичтә ипи пешерү көрәге, төрле зурлыктагы чуеннар, агач сәнәкләр, бәрәңге салыр өчен махсус ятьмәле чиләкләр һәм башкалар.

- Анда пешерелгән ризык бик тәмле һәм җиңел үзләштерелә торган булган. Иртән эшкә киткәндә авыл кешесе мичкә тыгып киткән чуенны, анда ризык томаланып, парда, кичкә кадәр пешкән, - дип сөйли эшмәкәр чуеннарга карап.

Бу музейда 1900 нче елгы кечкенә кисмәк тә урын алган.

- Элек һәр гаиләнең үз тамгасы булган, шуннан белгәннәр кайсы гаиләнеке икәнне. Менә бу савытның да тамгасы бар, моны миңа күршем кертте, - ди ул.

Музейга аена бер әйбер булса да алып киләләр икән, шулай мондагы байлык тулылана бара, ә кабатланганнарын кире борып җибәрә.

Ашлык эшкәртү линиясе

Элегрәк ашлыкны үзләре үстергән булса, хәзер аны сатып алалар, эшкәртәләр, малларга ашау әзерлиләр. Монда чабышчы атлар өчен, төрле кимерүчеләр өчен дә азык бар. Аннары бу чималны Мәскәү, Санкт-Петербург ише зур шәһәрләргә саталар.

Арпа, борчак, солы эшкәртәләр, барысы да маллар өчен.

- Бүген 10 тонна арпа, 3 тонна бодай, 6 тонна солы эшкәртергә заказ кабул иттек, иртәгә эшкәртәбез, - ди фермер. - Бу безнең керемнең төп өлеше, ә туризмнан кергән акча 5 процент кына тәшкил итә, чөнки анысы беренче чиратта кешеләр белән аралашу, бирегә кемнәр генә килми, мәсәлән, Мәскәү музейлары җитәкчеләре, Туапседан дельфинарий директоры, танылган умартачылар. Фермерлык белән шөгыльләнергә теләүчеләр килә, миннән киңәш белән китәләр.

Татарларның бал, корт тарихы сарае

Татарстанда бердәнбер булган умартачылык музее нәкъ менә монда - "MIRAS" агротуристик комплексында урнашкан. Биредә эшче бал кортларының умартадагы тормышы артыннан тәрәзә аркылы күзәтергә, бал ясалуны күрергә мөмкин, шәхсән минем үземнең исләрем китте.

Музейда без күреп ияләнгән формада булмаган кәрәзләр (аларны кортлар рамнардан башка ясый) бар. Умарта балавызын да күрергә мөмкин.

Ә бакчадагы умарталарның саны чутсыз.

- Безнең кортлар "Карника" токымлы, алар кешене чакмый, шуңа күрә умарталар арасыннан рәхәтләнеп битлексез йөрергә була, - ди Илнар Гөбәйдуллин. - Балны күп җыялар, борыннары 2 милиметрга озынрак. 7-8 градус җылы булганда инде алар бал җыя, калган кортлар 12 градуста гына чыга.

Умарталардан ерак түгел бик кызыклы йорт та бар. Үзенчәлеге шунда: биредә астына бал кортлары тутырылган урын өстендә йоклап алырга мөмкин, "кортлар арасында йокы" дип атала. Бүлмәгә килеп керү белән борынга бал исе бөркелә, карават астындагы кортлар махсус тишекләрдән урамга чыгалар,

- Бал кортлары аурасы кешегә бик нык тәэсир итә, - ди ул. - Урынга ятып ун-унбиш минут үткәч, бөтен тәнне нидер чәнчи башлый, нәрсә булганын беркем дә аңлата алмый. Биредә бер сәгать йоклап алсаң, бик озак йоклаганнан соң кебек хис итәсең үзеңне, йокы туя. Тәмен татыгын кеше, тагын килә.

Малның җаен баккан белер

Хуҗалыкта гадәти булмаган "цвартблес" исемле голландия токымлы сарыклар яши, аларны Россиягә беренчеләрдән булып әлеге комплексның җитәкчеләре алып кайта.

- "Цвартблес" токымлы ит-сөт сарыклары Россиядә бары тик өч кешедә генә бар. Бик сирәк төр булса да, перспективалы. Бүген бәрәннәренә чират торалар, берсе 80 меңгә төшә, - ди фермер.

Аларның йоннары бик калын, алары да кыйммәт йөри.

Монда шулай ук Көньяк Африка токымыннан булган ит кәҗәләре, Бордер Колли токымлы көтүче эт, тимгелле боланнар яши.

Территориядә малларның тоякларын кисү станогы да бар, тиз дә, уңайлы да.

- Бүтәнчә булмый, алар бит тибенә, - ди Илнар Гөбәйдуллин.

Кошлар ишегалды

Монда күпсанлы тавыклар, ата каз, ана каз һәм яшел чирәм ашап йөргән бәбкәләрне күрергә була. Ата каздан да куркасы юк, ул башкаларга охшамаган: таламый. Җылы ояда тагын ике каз бәбкә чыгарырга әзерләнә. Бер каз астындагы йомыркаларның саны - 12 данә. Икенче бер ояда җырлый-җырлый бер тавык утыра, биредә тиздән сары йомгак шикелле чебиләр йөгереп йөрер. Болары йорт тавыгы чебиләре, алардан тыш фермер инкубатор ярдәме белән бройлер чебиләре дә үрчетә. Оядан яңа гына тавык салган йомыркаларны җыю, янына беркемне китерми йомыркалар өстендә утыра биргән ана казны күзәтү - болар шәһәр кешесе, бигрәк тә балалар өчен аеруча кызык.

Болар гына түгел, эшмәкәрдә кош-кортларның мамыгын чистарту машинасы да бар, көннөр буе каз өмәсе үткәреп ятасы да юк, бер казны биш минут эчендә йолкып чыгара.

Куяннар ишегалгы

Ферманың барлык территориясе буйлап йөргән куяннарга игътибар итми мөмкин түгел. Алар көнозын диярлек ояларда утыра, ә көн кичкә авыша төшкәч, ахшамнан соң гына үзләре белеп, бакчага чыгалар икән. Ничек аларга куркыныч янамый диярсез сез, хикмәт шунда, хуҗа бу юлы да уйлап эш итә, комплексның мәйданы буйлап ул аслыклар куеп чыккан, куяннар бер-бер нәрсә сизенгән очракта, шунда кереп кача икән. Ә бездән курыкмадылар алар, кулга ияләшкән күрәсең.

Буа

Комплекс территориясендә буа да бар. Ул янгыннан саклагыч сулык ролен үтәп кенә калмый, бу гаилә белән балык тоту урына да, үзләре өчен карп, сазан үрчетәләр алар..

- Унбиш минут эчендә ярты чиләк балык тотам. Балык ашыйсың килсә, чыгасың да тотып керәсең, кибеткә барасы юк, - ди Илнар Гөбәйдуллин.

Экскурсия әле моның белән генә бетми. Бар хуҗалыкны әйләнеп чыкканнан соң чәй табыны көтә. Кунаклар чәйне, әлбәттә, биредә җитештерелгән балның төрле төрләре һәм үзләре пешергән коймаклар белән эчәләр. Шул ук вакытта төрле үлән чәйләре, бал, корт продуктлары, бал кортлары формасында ясалган сумкалар, чәч кыстыргычлары һәм башкаларны сатып алырга була. Чәй эчкәндә эшмәкәр балның кеше организмына никадәр файдалы булуын да ассызыклап үтә.

Аларда ялланып эшләүчеләр юк, бар эшне дә үзләре башкара.

- Бу безнең гаилә бизнесы. Тормыш иптәшем, әти-әни белән бергәләп эшлибез, - ди фермер.

Балаларының икесе студент, кечесе 3 нче сыйныфта укый икән.

Үзләре төшенгән серләрне башкалар белән бүлешкәннәре өчен зур рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев