Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Гари авыл халкын фельдшер булмау мәсьәләсе борчый

Бехтерево авыл җирлеге башлыгы Николай Кусаев 2020 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Бехтерево авыл җирлегендә хисап сессиясе быел яңартылган мәдәният йортында узды. Аны төзекләндерү “Авыл клублары” республика программасы буенча башкарылган. Ремонтка кадәр бинаның түбәсеннән су үткән, идәннәр җимерек булган, бинада санузел булмаган. Ремонт эшләре узган елның мартында башланган. Беренче чиратта түбә, түшәм, электр приборлары, шулай ук бөтен клуб идәннәре алыштырылган һәм санузел ясалган. Бехтерево халкы иҗади, авылда үз ансамбльләре бар, шуңа күрә анда мәдәни тормыш кайный. Авыл мәдәният йортында оештырылган түгәрәкләргә балалар һәм өлкәннәр, шулай ук балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр йөри.

Сорау-җавап
Традиция буенча, сессия башланыр алдыннан гражданнарны кабул итү булды. Авыл халкының мөрәҗәгатьләрен район башлыгы урынбасары Олег Колпаков тыңлады.
Гари авылыннан Лилия Гарифуллинаны авылда фельдшер булмау борчый. Шул сәбәпле алар прививка да, укол да ясата алмый. Моның өчен шәһәргә барырга яки “ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк.
Олег Колпаков бу проблеманы кыска вакыт эчендә хәл итәргә кирәклеге белән килеште һәм Алабуга Үзәк район хастаханәсе вәкиленә авылда медицина хезмәткәре булсын өчен булган барлык вариантларны карарга кушты.
Татьяна Титова кабул итүгә үзе яши торган күпфатирлы йортны идарәче компаниягә тапшыру үтенече белән килгән, чөнки халык анда кирәкле эшләр башкара алмый. “Домуправ-3” идарәче компаниясе вәкиле хәбәр иткәнчә, шәһәрдән ерак булу сәбәпле, кайбер эшләргә бәя югарырак булачак. Нәтиҗәдә, әлеге йортта яшәүчеләр белән очрашу үткәрү турында килештеләр, анда алар гомуми карар кабул итәчәкләр.

Авыл тормышы
Җирлек башлыгы Николай Кусаев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2020 елда планлаштырылган эшләрнең күбесе үтәлгән.
− Республикабызда халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен, шул исәптән авыл җирлегендә дә финанс чараларын күздә тоткан программалар бар. Без ел саен аларда катнашабыз. Һәм 2020 ел да искәрмә булмады, – диде ул.
Республика программалары буенча түбәндәге эшләр башкарылган:
- Бехтерево авылында Гусев урамы буенча 400 метр озынлыктагы юл асфальтланган;
- Бехтерево авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган;
- Бехтерево авылында 16 яңа яктырткыч куелган.
Эшләр авыл җирлеге башкарма комитеты хисабына да башкарыла. Бехтерево авылында Киң урамы буенча (240 метр) суүткәргеч участогы ремонтланган, Гусев урамыннан Ерак урамына җәяүлеләр өчен чыгу юлы төзекләндерелгән, Гари авылы зиратына ике капка куелган, ике авылда да урам утлары төзекләндерелгән.
– Газ кертү, су белән тәэмин итү һәм 15 гектар җиргә юл салу (торак төзелеше өчен территорияне киңәйтү) мәсьәләсе буенча без Бехтеревода халык мөрәҗәгате буенча территорияне планлаштыру проекты һәм әлеге участокны газлаштыруга техник шартлар әзерләдек, суүткәргеч һәм юллар өчен топографик төшерү үткәрелде. Барлык документлар Алабуга районы башкарма комитеты каршындагы департаментка алга таба эшләү өчен тапшырылды, – дип сөйләде җирлек башлыгы.
Авыл халкы үзе дә үз җирлекләрен яңарту өчен үзара салым программасында катнаша. Узган ел һәр кешедән 300әр сум акча җыелган. Республика бюджетыннан субсидия белән бергә гомуми сумма 850 мең сумнан артып киткән. Бу акчалар Бехтерево авылы зиратына 310 метр юлга вак таш җәю һәм Гари авылында Үзәк урамнан Чишмә урамына кадәр 220 метр суүткәргечне алыштыруга тотылачак.
Җирлектә авыл хуҗалыгы да әкренләп үсә. Анда бөртекле культуралар үстерү, ит һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнүче “Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе” ААҖ эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе булып тора. Чәчүлек мәйданнары 2 мең 700 гектар тәшкил итә, тулай җыем – 6 мең 376 тонна. Уртача уңыш бер гектардан 27,6 центнер булган. Мөгезле эре терлекнең саны 1 гыйнварга 68 баш исәпләнә.
Гари авылы территориясендә “Бехтерево” ҖЧҖ предприятиесе урнашкан. Чәчү мәйданы 1 мең 700 гектар тәшкил итә. Хисап елында анда 3 мең 729 тонна ашлык җыелган, уртача уңыш бер гектардан 28,7 центнерга җиткән. Монда башка җитештерүчеләр дә эшли.
– Крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтүнең кайбер чаралары барлыгы турында тагын бер кат искә төшерәсем килә. Консультацияне авыл җирлеге башкарма комитетында һәм Алабуга районыныж Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә алырга мөмкин. Быел Бехтерево авылында яшәүче Наталья Шалаумова мини-ферма төзү буенча грант алу бәйгесендә катнашырга теләк белдерде. Ул савым сыерлары үрчетү белән шөгыльләнергә тели. Бу – безнең беренче “карлыгачыбыз”, һәм ул авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен яхшы үрнәк булыр дип уйлыйм, − диде Николай Кусаев.

2021 елга планнар
Республика программасы буенча:
- Бехтерево авылында Гусев урамы буенча юл янындагы территорияне асфальтлау;
- Гари авылында ФАП төзү;
- Гари авылының Мәктәп урамына газ кертү;
- урамнарны яктырту;
- Бехтерево урта мәктәбендә функциональ зоналарны ремонтлау;
- Яр буе урамы (Бехтерево авылы) буенча 210 метр озынлыктагы юлны төзекләндерү;
- Киң урамы (Бехтерево авылы) буенча 220 метр юлны ремонтлау.
Авыл халкы үзара салым буенча быел Бехтеревода – 500әр сум, Гари авылында 18 яшькә җиткән гражданнардан 300әр сум акча җыярга карар иткән, ә инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм студентлар өчен түләү күләме төп сумманың 50 процентын тәшкил итәчәк.
Җыелган акчалар түбәндәге эшләр өчен юнәлдереләчәк:
- Бехтерево авылында Гусев урамына асфальт җәеләчәк;
- Гари авылындагы Мәктәп урамы буенча юлны өлешчә ремонтлау.
Җирле бюджет хисабына Бехтерево һәм Гари торак пунктларында чокырларны ямау эшләре башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев