Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Грантка кем лаек булыр?

Татарстан Авыл хужалыгы министрлыгы агропром тармагындагы хәлләр торышын яхшырту һәм инновация элементларын интенсиврак кертү максатыннан республика хуҗалыкларындагы белгечләрне кызыксындыру өчен 500 грант булдырды.

"Яхшы белгеч" номинациясендә үткәрелә торган конкурста авыл хуҗалыгында гомуми хезмәт стажы биш елдан да ким булмаган һәм шуның өч елы төп белгечлек буенча булган агроном, инженер-механик, зооинженер, ветеренар-табиб, икътисадчы һәм хисапчылар катнаша ала. Тик шунсы бар: конкурсны гамәлгә куючылар белдерүенчә, анда катнашучыларның хуҗалыклары рентабельле һәм әҗәтләрсез булырга тиеш. Грантның күләме - 100 000 сум. Югарыда телгә алынган белгечләр буенча һәр районнан катнашучылар саны икедән артмаска тиеш (һәр белгечлек буенча). Конкурста бирелгән заявкаларны һәм хисап эшләрен карау-тикшерү өчен министрлык каршында 11 кешедән торган комиссия оештырылган. Әлеге төркем якынча анализны 2013 елның 1 мартыннан 25 мартына кадәр үткәрә, ә эксперт комиссиясе җентекле өйрәнүне 2013 елның 25 мартыннан 25 апрельгә кадәр грант нигезләмәләренә таянып баллар системасында бәяли. 10 майга кадәр конкурста җиңүчеләрнең якынча исемлекләре министрлыкның конкурс комиссиясенә җибәрелә (җөмләдән, эксперт комиссияләре һәр тармак буенча аерым һәм 3 кешедән дә ким түгел). 20 майга кадәр конкурс комиссиясе якынча исемлекләрне карап чыгарга һәм грант алучыларның бердәм исемлеген төзергә бурычлы. Җиңүчеләр конкурс комиссиясенең йомгаклау утырышында һәр белгеч өчен аерым тавыш бирү юлы белән ачыклана. Алабуга районының "Стахеев", "Яшь көч", "Яңа Юраш" агрофирмалары зоотехниклары һәм "Башак" кооперативы ветврачы 16 октябрьдә Казанның ветеринария институтында махсус терлекчелек тармагы белгечләре өчен оештырылган семинарда катнаштылар (димәк, алар конкурста да катнашачаклар дияргә җирлек бар). Ә "Нократ Таңнары" һәм "Яңа Юраш" агрофирмаларының баш хисапчылары Татарстанның 9 районыннан җыелган Балтачтагы хисапчылар һәм икътисадчылар өчен тәгаенләнгән зона семинарында катнашып, конкурста көч сынашып карарга теләкләрен белдерделәр. Шундый ук семинарлар агрономнар һәм инженер-механиклар өчен республиканың төрле төбәкләрендә аерым үткәрелә.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының министр имзасы белән тамгаланган ошбу боерык-карары бер яктан караганда куанычлы һәм мактауга лаеклы күренеш, әлбәттә. Тик монда "медальнең" икенче ягы да бар: конкурста катнашырга теләүче кайберәүләрнең әйтүенчә, әлеге чара кода-кодагыйлыкка, кул-кулны, ике кул битне юа принцибына кайтып калмаса ярый да. Аннары чагыштырмача зур булмаган агрофирмалар янына "монстр" инвестор компанияләре килеп кермәсме һәм калҗаның саллы өлешен алар кабып йотмасмы? Андый шикләре дә бар конкурсантларның. Хәер, аларын инде киләчәк күрсәтер.

Фирдәвес Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев