Гәүһәрия
Инеш-елгалар өстен боз каплаган, кырлар да инде көзге сорылыкларын җуеп, ак кырпак кар җәймәләрен ябынганнар. Көз китәргә теләмичә, ә кыш үзенең хокукларын даулап, җәяүле буран туздырып тартышкан бер вакытта, бала тудыру йортында фронтовик Әбелхан агай һәм аның хәләле Нурфоат апаның уллары Рәшит һәи Наил (Наил гаиләдә дүртенче бала), кызлары Рәмзия,...
"Оһо-һо-о, - дип көрсенә әнисе нарасыен кулларына алып, - ир балалар кебек тамакай булырга охшагансың, тавышың да бик көр чыга, кызым". Бәхетле ана шулай сөйләнә-сөйләнә "тере йомгагын" иренә күрсәтер өчен тәрәзә янына ашыга, урам ягында (инде 10 минутлап булыр) ире Әбелхан белән өлкән угълан Рәшит зарыгып бәләкәчнең төс-кыяфәтенә күз салу мизгелен көтә. Алар махсус шуның өчен ат җигеп, Илмәттән Юраш авылының бала тудыру йортына килгәннәр. Берсе - кызының, ә икенчесе сеңелкәшенең йөзен тәрәзә аша тамаша кылгач, кош тоткандай сөенүләрен күрсәгез, елмаюдан тыела алмас идегез, мөгаен.
Гәүһәрия 1964 елның 1 сентябрендә Илмәт авыл башлангыч мәктәбенә укырга кергәндә, инде сеңлесе Рәбига һәм энесе Илдус та туып өлгергән, шуңа әлләни сайланып торыр чама юк: өстендә апаларыннан калган сарафан вә алъяпкыч (алар, әлбәттә, пөхтәләп юылган-үтүкләнгән), кулдагы букча да - апалар мирасы. Хәер, ул заманнарда гаеп итү дигән нәрсә юк, күп гаиләләрдә 4-5 бала гадәти күренеш булганлыктан, абый киеме - энекәшләргә, апаныкы сеңелкәшләргә кала килә. Киемдә мени хикмәт, хикмәт белемдә бит. Төпле белем бирү укытучыларга бер дә җиңел түгел, чөнки һәр сыйныфта укучылар саны 20-25тән артып китә. Гәүһәрияләр дә беренчегә 27 бала керә. Аларны мәктәп бусагасында тәүге мөгаллимнәре - Нәзирә апалары Нуруллина каршы ала. Ул, һәм бераз соңрак Шәмсури апа Галимуллина белемне югары кимәлдә бирергә тырыша. Шулай дип әйтергә Гәүһәриянең һәм аның кайбер иптәшләренең башлангычны тәмамлап, Юраш урта мәктәбенә күчкәндә өлгергәнлек күрсәткечләре бары тик "5"ле билгеләреннән гыйбарәт булуы нигез бирә.
Гәүһәрия үзе ерак еллар хатирәсен искә алып, бишенче сыйныфта укыган чагында рус теле укытучысының "4"ле куюына хәтере калуын һәм партага капланып елавын елмаеп сөйли. Беркатлылык чыгып бетмәгән сабыйлык галәмәтедер инде (ә, бәлки, кешеләргә кирәгеннән артык ышанучанлыктыр): өлкән сыйныф укучылары тарих фәненнән керүче Тимерхан Сабир улы Сабировка "кеше каян килеп чыккан" дигән сорауны бирергә киңәш итәләр. Бу өлкән яшьтәге педагог-фронтовик - гаять киң эрудицияле һәм шул ук вакытта үтә гади һәм киң күңелле, гадәттә дәресләрендә нинди генә соаль белән мөрәҗәгать итсәләр дә, төпле җавап бирүче шәхес. Һәм менә Гәүһәрия өлкәнрәк укучыларның киңәшен тотып, мәгълүм соравын җиткерә. Катлаулы вәзгыятьтә дә беркайчан каушамаучы Тимерхан Сабировичның йөзендә чак кына аптырау чалымы чагылып ала. Тик бер мизгелгә генә, эшнең нәрсәдә икәнен чамалап өлгергән тәҗрибәле дәрес бирүче: "Анысын әти-әниегездән сорагыз инде, балалар", - дип җаваплый. Класс дәррәү пырхылдап көлеп җибәрә.
Чак кына романтизм белән өретелгән, хыялында әллә нинди үрләрне дә җиңел генә яулаган, кызларга - малайлар, ә малайларга кызлар исе кергән кыңгыраулы мәктәп еллары да артта. Ул чакларда ата-ананың багалмасын кулыннан җитәкләп югары һәм махсус урта уку йортларына алып килү гадәте юк әле, "тиешле" кешеләренә фәлән дистә һәм хәтта йөз меңнәр сыйдырган саллы конвертны шыпырт кына төртү гадәте дә юк. Белем дәрәҗәң югары икән - имтиханнарыңны тапшырасың да, студент буласың, юк икән - юк! Гәүһәриянең дә хыялы Алабуга дәүләт педагогия институтына барып, шул елны гына ачылган педфакка керү, киләчәктә башлангыч сыйныф укучыларына аң-белем бирү. Барлык фәннәрдән имтихан тоту да болай ярыйсы кебек, тик балларны җыя башлагач 0,5 балл җитмәве ачыклана. Бәлки, җитәр иде дә, беренче чиратта юллама белән килүчеләрне һәм урта мәктәпне алтын вә көмеш медаль белән тәмамлаучыларны алалар. Андыйлар ишле булу өстенә (яңа ачылган факультет булгангадыр инде), бер урынга бәйге тотучы абитуриентлар саны да бихисап. Нишләрсең инде, зар елап утырудан файда юк, кыен булса да, авылга кайтмыйча булмастыр. Әнә ич, әтисе һәм әнисе дә: "Кайт, кызым", - дип торалар. Колхозның хисапчылык бүлегендә бер эш өстәле дә бушаган, имеш. Чынлап шулай икән, математиканы су кебек эчкән Гәүһәрияне җитәкчелек бик теләп кабул итә, андый кадрлар җирдә аунып ятмый алар.
Чут төймәсе тартып өч елның үткәне сизелми дә. Шулай да заманнан артта калу ярамас, белем багажын беркадәр тулыландыру тиештер. Шундый карарга килгән кыз Бөгелмәдәге бер еллык хисапчылар курсына юл тота һәм аны "бик яхшы" билгеләренә генә тәмамлап, янә күптән түгел генә калдырып киткән эш өстәле артына утыра. Тагын өч елның атналары, айлары дигәндәй, берсен-берсе алыштыра. Илмәт авыл советында хисапчы урыны бушаган икән бит - шунда чакыралар. Карышып тормый Гәүһәрия, бара. Монда инде бюджет оешмасы, кем әйтмешли: һәр тиен исәптә, төгәл булу өстенә һөнәри әзерлекле булу да сорала. Яңа урынга күчеп вазифаларына керешкәч, кыз Казан авыл хуҗалыгы институтының хисапчылык бүлегенә читтән торып укырга керә һәм аны алты ел дигәндә тәмамлый.
Күп еллар янәшәңдә булып та, насыйп ярыңны тиз генә эзләп тапмаска да мөмкин икән ул, бәгъзеләргә мондый нәрсә таныштыр, әйеме? Гәүһәрия Әбелхан кызы белән дә шундый ук хәл: Бөгелмәдәге хисапчылар курсында укыганда, аңа кадәр Казан дәүләт университеты аудиторияләрендә лекцияләр тыңлаганда (1975-76 елларда ул анда беркадәр укып ала) да ул ничектер үзенә тиешле парын тапмый. Яше бара, һаман кияүгә чыгарга ашыкмый, дип пошына ата белән ана. 1982 елның маенда, Гәүһәриясенең гаилә коруын күрергә өлгермичә, Әбелхан агай фанилыктагы миссиясен төгәлләп, мәңгелек йортына күченә. Янә ике ел яшәсә, әй сөенер иде дә соң элекке фронтовик, тик Аллаһ шулкадәр генә гомер бүләк иткән шул.
1983 елның сентябрь ахыры - октябрь башлары булгандыр: Гәүһәрия җиңгәсе Мария белән (Наил абыйсының хатыны, мари милләтеннән булса да, татарчаны су кебек эчә) колхоз басуында чөгендер алалар. Аны йолкып, чистартып һәм сабакларыннан арындырып өемнәргә өю бер нәрсә, транспорт табып, әзерләнгән тамыразыкны чөгендер базына кайтарып бушату - менә анысы проблема. Аптырагач, кыз белән хатын трактор табып булмасмы, дигән уй белән юл кырына таба чыгалар. Юл буйлап җан-фәрман бер трактор җилдергәне күренә. "Барыбер туктамас инде, шулай да кул селтим әле", - дип, Мария ишарәләгәндәй итә. Техника дигәннәре шып туктый бит, рәхмәт төшкере. Ул арада ачылып киткән ишектән тракторчының башы да күренә, Көек авылы егете Илдус Вәлиуллин икән - моннан 2-3 еллар элгәре генә "кайнар нокта"дан кайткан "әфган". "Нишләп йөрисез, кызлар?" - дип сорау бирә бу. "Берәр техника очрамасмы дип йөри идек, - ди Маша Илдуска өмет белән карап, - ә син нишләп йөрисең?" "Менә басуда кызлар очрамасмы дип йөри идем әле", - дип уенын-чынын бергә кушып, күзләрендә шаян очкыннар биетә механизатор егет. Ул көнне Илдусның тракторы Хәбибрахмановлар гаиләсенең кишәрлегеннән китеп тә тормый, китсә дә, шул арбага төялгән чөгендерне бер-ике чакрымдагы траншеяларга кайтарып аудару өчен генә. Гәүһәриягә күзе төшкән егет үзе дә көнозын хәрәкәттә, очынып-очынып берсеннән-берсе эре чөгендерләрне арбага ыргытыпмы-ыргыта. Кич белән Илдус Нурфоат апа йортының сак кына тәрәзәсен чиртә, алдан сөйләшенгәнчә очрашуга чакыруы шулай. Гәүһәрия чыга, әлбәттә. Эшне озынга сузмыйлар яшьләр, якыннан танышуларына биш ай дигәндә гөрләтеп туй ясыйлар. Гадине генә түгел - комсомолныкын. Шулай булмыйча ни: егет - колхозның алдынгы механизаторы, ә кәләш - авыл советының баш хисапчысы. Сельсовет рәисе Сабирҗан ага Шакирҗанов та күршедә генә яши, аның күмәк хуҗалык җитәкчесе белән ошбу уңайдан киңәш коруы да үзенең уңай йогынтысын ясый. Ирле-хатынлы Вәлиуллиннарның бер елдан кызлары Миләүшә туа.
Ул чаклардан соң инде утыз елдан артык вакыт узган. Гәүһәрия Әбелхан кызы шул арада башыннан зур тормыш сынаулары, күп үзгәрешләр кичергән: анда 1996 елның декабрендә ирен югалту кайгысы да; моннан биш еллар элгәре кызының Казан егетенә тормышка чыгып, әүвәл иренә һәм әнисе берлә каенанасына олы бүләк - Әмирне, янә ике елдан Динә исемле кызчыкны алып кайту шатлыгы, 2013 елның мартында газиз әнкәсе Нурфоатны соңгы юлга озату ачысы һәм башка мең дә бер төрле сөенеч-юанычлар вә борчулар сыйган. Түзә инде адәм баласы барысына да, түзмичә ни хәл итәсең. Яше илле сигезгә якынлашып, инде лаеклы ялда булса да Гәүһәрия ханымның һаман әле "Яңа Юраш" җәмгыятендә баш икътисадчы вазифасын башкарып йөргән көне. Ул, бәлки, хөкүмәтнең җан асрарга җитәрлек пенсия бирүенә куанып өендә кул кушырып та утырыр иде (юк, дөрес әйтмим, хуҗалыгында тавык-чебеш, каз вә үрдәген асрап һәм бакчасында иркенләп яшелчәсен үстереп - боларның барысын башкара ул, тик вакыт ягы һәрчак җитенкерәми), кызы Миләүшәне һәм оныкларын иркенлектә-муллыкта яшәтү өчен һаман "казна" эшеннән китә алганы юк. Кыз вә оныклар димәктән, Гәүһәрия Вәлиуллина узган елның сентябрендә алар көен көйләп, дүрт кешелек төркем башында, Төркия мәмләкәтенә бер атналык ял сәфәренә очты. Юл чыгымнарын һәм юлламалар бәясен үзе түләп, әлбәттә. Әле ул бүгенгене иртәгә калдырмый торган Миләүшәсенең гамен кайгыртып, еш кына аның банклардан алган кредитларын да каплый. Гәүһәрия йортының бөтенлеген, каралты-курасының төзеклеген карауны шулай ук күз уңыннан ычкындырмый: газ мичен яңаны куйдырту, йорт түбәсенең искергән шиферларын матурлыгы белән күзләрне иркәләүче профнастилга алыштыру, урам уңаендагы палисадникның тузган рәшәткәләре урынына заманча тимер рәшәткәләр бастыру - күп инде алар. Декрет ялында булган Миләүшә дә авыл белән мәркәз арасы 200 чакрымнан артык дип тормый, уйлый икән: шәхси машинасында "тып" итеп кайта да төшә. Машинада Әмиргә дә, Динәгә дә махсус утыргычлар җайланган. Оныкларны күргәч, дәү әнигә канатлар үсеп чыга диярсең, кая басканын белми. Тормыш-яшәеш шулай дәвам итә инде ул: өлкән буынны - урта, ә уртаны яшь буын алыштыра. Яшәүнең төп мәгънәсе дә шунда ич.
Фирдәвес ХУҖИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев