Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Хезмәт сөйгән ирне ил онытмас

Быелның гыйнварында 60 яшен тутырса да, һаман эшләп йөргән көне әле Шамил Гариф улы Сираевның. Хәер, хезмәт сөючән ирнең әлеге гамәленә сәерсенәсе юк, чөнки ул кулына кадак-чүкеч тотарга 7-8 яшеннән үк өйрәнгән, һәм аның тарихы шактый кызыклы.

Узган гасырның 60-70 нче елларында туганнар хәтерли булыр: хуҗалыкта кирәкле бик күп нәрсәләр белән беррәттән төзелеш кирәк-яракларына да кытлык зур иде. Әйтик, элгәре корылган койманы сүтеп, яңасын тергезергә уйласаң, аннан алынган такта-токтаның ярардайларын сайлап, кабаттан "теркәү" гадәте бар иде. Кадак вә шпиль ише әйберләр белән дә шул ук хәл, череп, яраксызга әйләнмәсәләр, аларны турайтып, янә файдаландылар. Шамилнең башлангыч сыйныфларда укып йөргән чагы. Мәктәптән кайткач, абыйсы Хәмит белән әти-әнисе кушкан эшне (көч-егәрләре җитәрдәйләрен кушалар инде) башкарганнан соң, малай урамга ашыга. Ә анда... анда кайбер "хәллерәк" кешеләрнең малайлары "самокат"ларына басканнар да, җилдерә генә. Ничек кызыкмыйсың аларга. Әнә ич, "самокат"ларының артыннан этеп җан-фәрман йөгереп баралар да, зур тизләнеш алгач, сикереп, өстенә менеп басалар, "тәгәрүшкә" тизлеген акрынайткач та, янә бер аяклары белән этенеп хәтсез ара узалар әле. Боларга кызыгып, берничә көн нәүмизләнеп йөргәннән соң, Шамил әтисенең ераккарак җыеп куелган өр-яңа кадакларын һәм, әлбәттә инде, чүкечен табып ала. Кирәк кадәр такта да юнәткәч, кул пычкысы келәттә эленеп торган җиреннән малайның кулына күчә. Беренче талпыну барып чыкмый билгеле, аннары - икенчесе, өченчесе дә була. Гариф агай беркөнне үзенең кадак запасларының шактый саекканын күреп "ах" итә. "Гаепле"не тиз ачыклый анысы, чамасын белеп кенә ачуланып та ала. "Бүтән алай эшләмә", дигәч, улы "ярар" ди инде. Тик иптәш малайларга кызыгу көчлерәк шул - кабат "самокат" зәхмәтенә бирелеп, чүкеч вә кадаклар хәрәкәткә китерелә. Гариф агай, оланының болай гына тынычланмаячагын чамалап, үзе дә угъланга ярдәмгә килә.

Ул чаклардан соң да инде ярты гасырдан артык вакыт узган. Шамил Сираев гомеренең алтын көзенә кергән. Ничектер, ышанасы да килми: мәктәптә белем алган еллар; сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, чыгышы белән Салавыч авылыннан булган классташы Фирдәвес Җамалетдинов һәм Үтәгән кызы Люба Борисова белән уртак фикергә килеп, Алабугадагы ветфельдшерлар курсына укырга барып керүләр - аннан соң 44 ел бер мизгел кебек үткән дә киткән. "Үткән гомерләр - аккан су кебек" дип юкка гына җырланмыйдыр шул җырда да. Шулай да, ветфельдшер булып эшләргә туры килмәде аңа. Курсларны тәмамлауга хәрби комиссариаттан шоферлыкка укырга чакырып язу килә, ә аннан кайтуга - хәрби хезмәткә. Армия чыныгуын Алманиянең Риза каласы (Дрезденнан 60 чакрым ераклыкта) тирәсендә дислокацияләнгән 2 нче танк армиясе составындагы автобатта машина йөртүче сыйфатында ала. Хезмәтенең икенче елында алар частен кабат Союзга кайтарып, әүвәл Волгоград өлкәсендә урып-җыюда катнаштырсалар, аннан соң шундый ук мәшәкатьләр белән Казахстанга, соңыннан Украинаның Винница өлкәсенә күчерәләр (Винница өлкәсе турында сүз чыккач, Шамил әфәнде ул чакта Украинадагы хәлләр белән хәзерге вәзгыятьне чагыштырып шаклар ката: "җир белән күк арасы", ди ул). Егет Армиягә 1973 елның 6 маенда чакыру ала һәм төгәл 2 ел хезмәт итеп, җитмеш бишенче елның 6 май төнендә туган йортының тәрәзәсен кага. Авылына нәкъ шул көнне кайтып җитү теләге шулкадәр көчле була ки, аның белән дембельгә кайтучы ике Алабуга егете үзләрендә төн кунарга күпме генә кыстасалар да ризалашмый, кичке эңгер якынлашканчы әле вакыт бар, бәлки, юл уңае машиналар очрап утыртыр, дигән уй белән, шәһәрнең халык телендә "Голубой" бистәсе дип аталучы ягына таба атлый. Аңа "Голубой"да машиналар очрамый, ә менә классташы Люба Борисова каршына килеп баса. Кочаклашып күрешүләр, бер-берсенең хәлләрен сораштырулар башлана. Алар кайтыр якка транспорт юк дип тормыйлар, атлый торыйк булмаса, бәлки, берәр җае чыгар дип, басулар аша Хлыстово авылына турылап җәяү тәпилиләр. Казан автотрассасында бер автобуска утырып Лекарево чатына кадәр кайтуга, Үтәгән кызының үз авылына, ә кичәге солдатның Морт ягына юлын дәвам итүе ялгана. Ничек итсә итә, Шамил төнге сәгать уникедә үзләренең йорт тәрәзәсенә чиртә. Инде бу вакытта аны кем көтсен. Өй эченнән: "Кем бар анда?" - дигән шомланганрак аваз яңгырый. Сагындырылган, җанга якын, таныш тавыш. "Әни, ач әле, бу - мин, улың Шамил", - ди егет тамагына утырган төерне көч-хәл белән йотып. "Улым, кайттың мени?!" Ул арада тәрәзәләрне гөлт балкытып эчтә ут кабына, ишекнең шыгырдап ачылуы ишетелә...

Авылда озак юанмый Шамил, утырып эшләрдәй техника күренмәгәч, Поспелово авылындагы "Революция дулкыны" совхозына барып көпчәкле тракторга утыра. Эшендә яраталар үзен, чөнки ни кушсалар, шуны җиренә җиткереп башкара. Тик, беренче форсат туу белән, кабат туган авылына кайтып, ГАЗ-51 машинасына утыра. "Китмә, кал, өйләнеп җибәрерсең, фатир бирермен үзегезгә", - дип ни кыстый, югыйсә, ул елларда "Революция дулкыны"н җитәкләгән Герман Мелкумянц - ризалашмый. "Матур булса да торган ил, сагындыра туган җир", - диләр шул.

Алты ел машина йөртүче һөнәрен үз иткәннән соң, 1983 елның көзендә "ЮМЗ" тракторын "иярләргә" тәкъдим итәләр - баш тартмый. Хәер, кая ашыгам соң әле мин, аңа кадәр, 1980 елның җәендә Удмуртия башкаласы Ижауга энекәше Рамилнең туена баргач, Асия исемле бик тыйнак һәм сөйкемле кыз белән танышасы һәм бер ел дәвамында хатлар алышып вә ара-тирә күрешкәләп торганнан соң, 1981 елның 26 июнендә гөрләтеп туй уздырасы бар. Асия, Шамиленә тормышка чыкканчы да Ижауда почта хезмәтендә эшләгән, Иске Юраш авылына килен булып килгәннән соң да 31 ел дәвамында (2012 елда лаеклы ялга чыкканчы) шул һөнәрен үз итте - элемтә бүлеген җитәкләде. Аны якты йөзле, тәмле телле һәм төгәллеге өчен авылдашлары да, Алабуга үзәк почтасында да якын иттеләр һәм хөрмәт белән карадылар. Чиста-пөхтәлекне яраткан ханым ире берлә күп итеп мал-туар, кош-корт асрап ятмакта. Аларның өенә кергән инсани зат "чисталык эталоны шундый буладыр инде" дигән уй белән чыгадыр, мөгаен (һәрхәлдә, шәхсән үзем шундый фикердә).

Шамил Сираевның механизаторлык эшчәнлегенә әйләнеп кайтсак: 1985 елның апрель аенда Ленин исемендәге колхоз ул елларда әле сирәк булган МТЗ-82 тракторы сатып алгач, җитәкчелек ошбу техниканы кемгә бирергә микән дип икеләнеп тормый - Гариф улы Шамилгә тапшыра, һәм ялгышмый. Тырыш механизатор аны 28 ел дәвамында эксплуатацияли, ягъни күмәк хуҗалык ихтыяҗларында файдалана. Бу - сирәк күренеш, чөнки норма буенча транспорт чарасының файдалану срогы 8-9 елдан артмый. Шамил әфәнде, гади арифметика белән исәпләгәндә дә, файдалану ресурсын 3 тапкырга арттырып җибәргән. Моңа сөенергә һәм сокланып: "Афәрин, Шамил дус!" дияргә кирәктер дип беләм.

1987 елда республика һәм хәтта илкүләм арендалау шартларында эшләү (СССР заманнарында һәртөрле реформаларга хирыслык кирәгеннән артык иде, кызганычка, алгарыш өчен аларның әлләни файдасы гына булмады. Уйлавымча, бу җәһәттән эзлеклелек, башлангычларны ахырына кадәр җиткерү өчен рухи-сәяси ихтыяр җитеп бетмәде) киң җәелде. Юрашлылар да яңалыкка ияреп 8 кешелек бригада оештыралар һәм үз файдалануларына 800 гектар җир алалар. Алар карамагында 13 берәмлек транспорт чарасы. Шулардан: 2 "Т-150" тракторы, 2 "ДТ-75" һәм бер "Т-4" чылбырлы тракторы, 2 йөк автомобиле, 1 "КСК-100" азык ургыч һәм ике ашлык суктыру комбайннары, боларга өстәп 3 "Беларусь" тракторы. Соңгылары арасында Шамил Сираевныкы да бар. Ә нигә аны да алмаска ди, ул моннан алдагы елда гына чөгендер игү буенча районда беренчелекне яулады. Арендачылар 5 ел дәвамында 50 гектар мәйданда бәрәңге игәләр, ким дигәндә 100 гектарда кукуруз үстерәләр, калган басуларны төрле иген культуралары били. Арендачылар арасында бу эш синеке, ә монысы - минеке дип тору юк, бары - бергә, югы - уртак дигәндәй, кем нәрсәгә җитешә, шуны башкара. Шунлыктан, аларның эш нәтиҗәләре дә башка колхозчыларныкына караганда күпкә югары. Хезмәт хаклары да артык әлбәттә. Кызганыч, күркәм башлангыч, 5 ел гөрләп барганнан соң (Сәвитләр Берлеге таркалгач) 1992 елда туктап-сүрелеп калды. Кыргый капитализм шартларында крәстиән җирдә эшләүдән бизде. Хәер, бусы инде башка тема.

Соңгы 4 елда Шамил Гариф улы тракторда эшләү ярамаганлыктан (ничек кенә булмасын, авыр хезмәт какшата), "Яңа Юраш" агрофирмасының машина-трактор паркында кизүлек итә. Бер үк вакытта ул янгын сүндерү машинасының шоферы да. Лаеклы ялга чыккач та, ул җитәкчелек соравы буенча әлеге хезмәтләрне параллель рәвештә алып барудан туктамады. Урып-җыю сезонында иген басуларында, язгылыкта үзе капиталь ремонтлап-җыеп чыккан "пожарка"сында, комбайннар янында беренче номерлы әзерлек сызыгында тора. Андый-мондый ут-күз чыгып, һәркайсы 7-8әр миллион сумнан бәяләнгән "Акрос" комбайннары янып әрәм булмасын дип инде. Шундый тырышлар алып бара да инде күмәк хуҗалыкларны, шундыйлар ил халкын туендыра.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев