Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Хезмәтләре мактаулы, кодрәтләре киң

Узган җомгада шәһәр мәдәният сараенда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен хөрмәтләү һәм алдынгыларны бүләкләү тантанасы булды.

Авыл җирлегендә эшләп намуслы хезмәт куйган игенче, терлекчеләр, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен зурлау-хөрмәтләү кичәсе ел саен үткәрелеп килә. Алай гына да түгел, хезмәт алдынгыларын ел саен ТР Президенты үзе кабул итә һәм аларга рәхмәтен җиткерә. Быел да шулай булды. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Н.Гомәров җитәкчелегендәге Алабуга кунаклары арасында "Морт" агрофирмасы комбайнчысы Илдус Гайфуллин да бар иде (рәсемдә).

Мәдәният сараеның мәрмәр залында кунаклар хозурына "Алабуга җире нигъмәтләре", "Гаҗәеп уңыш", "Алдынгы хуҗалыклар" дип аталган күргәзмәләр һәм "Алабуга сөте", "Алабуга азык-төлек комбинаты", "Алабуга ит-консерв комбинаты" продукцияләре куелган иде.

Кичәнең тантаналы өлеше шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельяновның котлавы белән башланды.

Ул иртә таңнан караңгыга кадәр, ел әйләнә ялсыз-нисез эшләп басуда мул уңыш үстергән, көн саен күпереп торган тәмле ипи пешереп өстәлләребезгә

китергән, ит-сөт җитештергән, гомумән, безне азык-төлек белән өзлексез тәэмин иткән һәммә кешене һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм рәхмәтен җиткерде. Геннадий Егорович чыгышында хуҗалыкларның терлек азыгы әзерләүдә дә яхшы эшләүләрен билгеләп үтте. "Без Республика буенча сигезенче урында торабыз",- диде ул. Район җитәкчесе әйтүенчә, быел авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләренең техник базасын ныгыту өстендә дә эш алып барган: районга барлыгы 25 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы алынган. "Монысы да куанычлы факт. Бүгенге икътисадый шартларда авыл хуҗалыгы бизнесына тартылу, кызыксыну тагын да артырга тиеш",- диде район башлыгы.

Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен аеруча зур мөмкинлекләр ачылып тора. Әйтик, МИЗда "Ак дача" заводының ачылуы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бу заводны чимал белән тәэмин итеп тору мөмкинлеге тудыра. Бары ният һәм эшне оештырып җибәрергә генә кирәк.

Геннадий Емельянов бәйрәмдә авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар хезмәт куеп хөрмәт казанган, бүген бик теләп яшьләр белән тәҗрибәләрен уртаклашучы ветераннарны телгә алды һәм аларга рәхмәтен белдерде.

Аннан соң ул авыл хуҗалыгы алдынгыларына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамоталары, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды. Алар арасында "Морт", "Яшь көч", "Яңа Юраш" агрофирмалары җитәкчеләре һәм әлеге хуҗалыкларда эшләүче комбайнчылар, терлекчеләр, инженер-техник хезмәткәрләр дә бар иде. (Без узган санда тулы исемлекне биргән идек инде).

Район башлыгыннан соң котлау һәм бүләкләү тантанасын район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Нотфулла Гомәров дәвам итте. Ул республикабыз һәм районыбыз файдасына хезмәт куйган алдынгыларны котлады, исәнлек-саулык, хезмәт уңышлары теләде, район авыл хуҗалыгы идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды.

Озак еллар районны җитәкләгән хезмәт ветераны, Мактаулы алабугалы, РФ һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Герман Тигранович Мелкумянц сүз алып, залдагыларны бәйрәм белән котлады һәм Алабуга районының уңышлы рәвештә үсүендә һәм алга баруында язмышын авыл хуҗалыгына бәйләгән һәркемнең лаеклы өлеше барлыгын ассызыклады, хезмәт алдынгыларына ныклы сәламәтлек, уңышлар теләде.

Бәйрәм тантанасы алга таба мул әзерләнгән чәй табыны янында дәвам итте, аларга бик матур концерт программасы күрсәтелде.

В.Винер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев