Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Хуҗалыкны үстерү юнәлешендә

Иске Күклек авыл җирлегендә булып узган отчет сессиясе вакытында 2016 елда халык күтәргән сорауларның күбесе хәл ителгән, ләкин ачык калганнары да бар.

Хәл ителәсе мәсьәләләр: тузган торакны бетерү программасы буенча 2005 елда төзелгән дәүләт торак фонды йортларына газ кертү; кечкенә авылларга кадәр һәм Мишка чокыры, Түбән Күклек авыл урамнарына, Черкас авылының Урман урамына кадәр юлга вак таш түшәү. Беренче карашка, бюджет бик кечкенә һәм ул җирлекнең проблемаларын хәл итәрлек түгел кебек, әмма гамәлдә булган программалар республика һәм район бюджетыннан килгән ярдәм, гражданнардан җыелган салым акчасы аркасында 2016 елда якынча 4 миллион акча үзләштерелгән.

Авыл халкының актив эше нәтиҗәсендә җирлек бюджеты инде ике ел рәттән үзенә акча юнәтә - "Татарстан Республикасының авыл җирлекләрендә иң яхшы чыршы бизәлеше" республика конкурсында җиңгәннәр, 2015 елда 3нче урын алып, 100 мең сум грантка, 2016 елда беренче урын яулап, 300 мең сумга ия булганнар.

Күп эшләр башкарылган

Сугыш батырлары истәлегенә һәйкәлгә косметик төзекләндерелгән һәм тирә-ягына куяр өчен 50 төп гөл утыртканнар. Җиңү көне алдыннан - 2016 елның 7 маенда тантаналы рәвештә тыл ветераннарына һәйкәл ачылган. Федераль программа буенча 10 энергия саклагыч яктырткычлар куелган, аларның икесе -җирле бюджет исәбенә.

- 2016 елда "Авыл хуҗалыгы административ биналарын төзү һәм төзекләндерү" программасы гамәлгә керде. Районда беренчеләрдән булып безнең башкарма комитет бинасы төзекләндерелде. Район бюджетыннан бүленеп бирелгән акча хисабына яңа койма төзелде, урам яктырткычлары куелды, сукмак яңартылды, агачлар киселде һәм җиһаз алынды. Бүген авыл советы бинасы - заманча эшләнгән уңайлы административ бина булып санала, - диде Иске Күклек авыл җирлеге башлыгы Аркадий Бахметов һәм моның өчен республика җитәкчеләренә һәм район башлыгына рәхмәтләрен әйтте.

- Хөрмәтле Геннадий Егор улы һәм Зөлфия Хафиз кызы! Узган елны без сезгә хуҗалык өчен трактор сорап мөрәҗәгать иткән идек. 1 миллион сум грант алдык һәм моңа өстәп, район бюджетыннан 217 мең 300 сум акча бүленеп бирелде. Авыл җирлеге өчен шундый кирәкле техника алуда ярдәмегез өчен зур рәхмәт сезгә, бу - һәр җирлек башлыгының хыялы, - дип өстәде Аркадий Бахметов халык алдында.

Хуҗалыкны үстерү юнәлешендә авыл җирлеге территориясендә "Нократ таңнары" җәмгыяте, "Яңа Юраш" ЯАҖ, Ямалетдинов КФХ эшли. Бу хуҗалыклар мал, үсемлек, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. 2016 ел ахырына дәүләт һәм пай җирләре буенча мәсьәлә уңай хәл ителгән: пай җирләрен арендалаган өчен халык алдында әҗәтләр юк.

Республика программасы буенча шәхси хуҗалыклардагы бер баш сыерга 2 мең, бер баш кәҗәгә 1 мең сум субсидия түләнгән, савым сыерларының саны кимегән, ә кәҗәләр саны арткан. Халык кош корт: каз, үрдәк, тавык үрчетүгә күбрәк игътибар бирә башлаган.

Иске Күклек авылы мәктәбе эшчәнлегенең уңышлы юнәлешләреннән берсе - туристлык-туган якны өйрәнү. Мәктәп алдында Марий ишегалды музей-утары, туган якны өйрәнү музее эшләп килә; туристларны, семинар һәм конференция делегатларын, район мәктәпләреннән укучыларны кабул итү оештырыла. 2016 ел буена музейга 510 турист һәм кунак килгән.

Республика программасы буенча мәктәп яны территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Узган елны кышкы спартакиадада укучылар шорт-трек, чаңгы ярышлары буенча 3 урынны, Алабуга муниципаль районы беренчелегендә бадминтон буенча 2 урынны алганнар. Традиция буенча, соңгы кыңгырау вакытында, ел әйләнәсендә уку һәм спорт буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән ике укучыга авыл җирлеге башлыгының 1 мең сум күләмендә премиясе тапшырылган.

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе рамкаларында җирлек башлыгы һәм депутат Светлана Соколова һәр ел җирлектәге беренче сыйныф укучыларына мәктәпкә җыенырга булыша.

Иске Күклек авылы балалар бакчасына бүген 9 бала йөри.

Хәл ителмәгән сораулар калмады

- Мәктәп урамына Күклек елгасы аша күпер кирәк, - дип Тәнзилә Филиппова район башлыгына мөрәҗәгать итте. - Ташу булса, бу басма агып китәчәк, нәтиҗәдә транспорт та йөри алмаячак, балалар мәктәпкә бара алмас, монда мәктәпкә йөрүче 20 укучы бар.

Геннадий Емельянов тарафыннан уңай җавап бирелде.

Мәктәпнең 30 еллыгына мәктәп тәрәзәләрен алмаштыру турында гозер белән килгән мәктәп директоры Иван Мельниковка район башлыгы:

- Тәрәзәләр генәме, ишекләрне дә яңаны куярбыз, - диде.

Юбилейга мәктәп яңа тәрәзәле дә, ишекле дә булачак, димәк.

Абыйсы Рамил Шәйхетдинов исеменнән Валерий Айдаров килгән, ул тора торган йортның документлары аның исемендә булмау сәбәпле, ут, газ тоташтыра алмый. Бу мәсьәлә дә мөрәҗәгать итүче файдасына хәл ителде, ахырына җиткерү өчен, бу эш АМР башкарма комитетының төзелеш буенча җитәкчесе урынбасары Шәфкать Сәффәровка тапшырылды.

Агымдагы елга планнар:

- Яңа эш урыннары булдыру өстендә программа эшләү;

- Этнотуризмны яңа юнәлешләрдә алга таба үстерү;

- Мишка чокыры һәм Түбән Күклек авылларнына кадәр юлга вак таш түшәү;

- Черкас һәм Студеный ключ авыллары чишмәләрен төзекләндерү;

- Йортларга газ кертүне төгәлләү;

- Мәктәп урамы буенча 1200 метр суүткәргечне төзекләндерү;

- Күклек елгасы күперен төзекләндерү;

- Урамнарны яктырту эшен дәвам итү;

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев