Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Иң-иңнәр – батырга тиңнәр

Ашлык суктыру буенча районда иң югары нәтиҗәгә “Нократ таңнары” җәмгыяте иреште, анда гектардан 39,8 центнер уңыш алынган.

2019 елгы урып-җыюда “Яшь көч” агрофирмасына икенче урын бирелде. Алар бөртеклеләрне гектарыннан 30 центнер җыеп алган.

“Морт” агрофирмасының күрсәткече – бер гектардан 27,9 центнер, “Якты үзән” ҖЧҖнеке – 27,4, “И.Ф.Ямалетдинов” крестьян-фермер хуҗалыгында – 29,8 центнер (район буенча уртача күрсәткеч – 24,7 центнер).

“Нократ таңнары” ҖЧҖ хезмәтчәннәре 15 мең тонна яшелчә җитештергән, аларның уртача уңышы гектардан 502,5 центнер тәшкил иткән. Бәрәңге 15,2 мең тонна – бер гектардан 381 центнер җыелган.

“И.Ф.Ямалетдинов” крестьян-фермер хуҗалыгында 120 тонна рапс суктырылган, уртача уңышы гектардан 12 центнерга тигез.

***

Бөртеклеләрне урып-җыюда “Яңа Юраш” агрофирмасыннан Илсур Шәйдуллин иң югары күрсәткечкә иреште – ул “Акрос-580” комбайнында 2565 тонна ашлык суктырган. Шул ук хуҗалыктан Илья Ремняков Акрос-580” бункерыннан 2183 тонна ашлык тапшырган.

Рафит Гыйззәтуллинның исәбендә – 1040 тонна, Александр Обоймов 1089 тонна ашлык суктырган, Тимур Хәмидуллин – 2578, Эльвир Гатауллин – 2249, Динар Юнысов – 2144, Александр Журавлев – 2230. Барлык комбайнчылар“Яңа Юраш” агрофирмасыннан.

***

“Яшь көч” агрофирмасыннан Зөлфәт Шәкуров мактауга лаек, ул “Акрос-530” комбайнында 1538 тонна ашлык суктырган. Дамир Гәрәев тә шушы хуҗалыктан, “Нью-Холанд СХ” комбайнында 1929 тонна ашлык суктырган.

“Башак” җитештерү кооперативыннан Владимир Талапин Акрос-530” комбайнында 742 тонна ашлык суктырган, аның белән бергә эшләүче Александр Токаревның шундый ук комбайн белән күрсәткече – 691 тонна, Роман Щекочихинның Нова-340” комбайны белән – 517 тонна.

***

Алдынгы комбайнчылар исемлегендә Виктор Кузьмин, Алексей Асафов, Сергей Волков, Александр Акулов, Руслан Валынов һәм Павел Крапивин (“Морт” агрофирмасы), Василий Миросанов (“Яшь көч”), Юрий Балобанов һәм Николай Филимонов (“Башак”), Руслан Хәмидуллин (“Яңа Юраш”) һәм Фәнил Әюпов (“Әшрәфҗанов” КФХ) шулай ук алгы сафта.

***

Быелгы урып-җыю эшләрен уңышлы һәм югары сыйфатлы үткәргәннәренә күрә, Александр Улюшев (“Башак” хуҗалыгы), Александр Куглеев (“Нократ таңнары” ҖЧҖ), Николай Согорин (Алабуганың икмәк кабул итү предприятиесе), Виктор Щербенев (“Якты үзән” ҖЧҖ), шулай ук “Морт” агрофирмасының машина йөртүчесе Захит Сафиуллин Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең грамоталары белән бүләкләнделәр.

***

 “Морт” агрофирмасыннан Гөлүзә Әюпова машина белән саву операторларының иң яхшысы булып танылды.

“Нократ таңнары” җәмгыятенең агроном-мелиораторы Эльмир Гәрәев үз һөнәри эшчәнлеге белән югары күрсәткечләргә иреште.

***

Крестьян-фермер хуҗалыкларында иң яхшы җитәкчеләр дип Файзелхан Әхмәтҗанов, Илфар Ямалетдинов һәм Мансур Нигъмәтҗанов танылды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда Фәрит Әхмәтовны (Иске Юраш авылы), Анатолий Бурдинны (Малореченск поселогы) һәм Татьяна Маренкованы (Лекарево авылы) билгеләп үттеләр.

***

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр исемлегендә – Рузилә Һадиуллина (“Яшь көч” агрофирмасы директоры), Павел Талапин (“Башак” җитештерү кооперативы рәисе), Александр Ижболдин (“Бехтерево” җәмгыяте механизаторы), Алмаз Закиров (“Яшь көч” агрофирмасы механизаторы), Гөлнур Сибәгатуллина (“Яшь көч” агрофирмасының машина белән саву операторы), Лилия Гудошникова (“Якты үзән” җәмгыятенең машина белән саву операторы), Илдар Хәбибуллин (“Яшь көч” агрофирмасы зоотехнигы), Илһам Хәмидуллин (“Яңа Юраш” агрофирмасы агрономы).

***

“Яңа Юраш” агрофирмасы директоры Хәлил Сабирҗанов, “Якты үзән” ҖЧҖ директоры Фиргать Сәлахов, “Нократ таңнары” ҖЧҖ директоры Сергей Полынкин, “Яңа Юраш” агрофирмасы механизаторы Фәнис Галиев, “Башак” җитештерү кооперативының сөт-товар фермасы мөдире Әмил Гасанов, “Морт” агрофирмасының машина белән саву операторы Татьяна Никонова АМР башлыгының Мактау грамоталарына тәкъдим ителгән.

***

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Мактаулы грамотасына лаек булганнар арасында – Шәфкать Әхмәтҗанов (“Морт” агрофирмасы директоры), Солтан Билалов (“Бехтерево” ҖЧҖ директоры), Рамис Муллахмәтов (“Айсара” ҖЧҖ директоры урынбасары), Александр Улюшев (“Башак” җитештерү кооперативы механизаторы), Александр Куглеев (“Нократ таңнары” ҖЧҖ механизаторы), Николай Согорин (Алабуга икмәк кабул итү ААҖ механизаторы), Захит Сафиуллин (“Морт” агрофирмасының машина йөртүчесе), Гөлүзә Әюпова (“Яңа Юраш” агрофирмасының машина белән саву операторы), Эльмир Гәрәев (“Нократ таңнары” ҖЧҖ агроном-мелиораторы) һәм Виктор Щербенев (“Якты үзән” ҖЧҖ механизаторы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев