Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Иң яхшы авыл китапханәсе – Алабуга районында

Иске күклек авыл китапханәсе 2017 елда ТР Мәдәният министрлыгы конкурсының "Иң яхшы китапханә" номинациясе җиңүчесе булды.

Иске күклек авылындагы китапханә 1950 елда ачылган. Ачылган көненнән алып анда авылдашларында укуга мәхәббәт уятырга чын йөрәктән омтылган хезмәткәрләр эшләгән. Ала анда төрле чаралар уздырган, өйдән-өйгә йөреп, укыр өчен китаплар тараткан. Бу эш бүген дә дәвам итә.

1959 еда китапханә өчен авыл мәдәният йортында бина бүлеп бирелә, ул бүген дә шунда, аның карамагында ике зур бүлмаган гына уңайлы бүлмә. Беренче бүлмәдә уку залы, китап күргәзмәләре, этнографик почмак урнашкан, ә икенчесе тулысынча китаплар белән тулы.

- Безнең китап фондында татар, рус, мари, чуваш һәм инглиз телләрендә 7038 басма бар. Ул һәрдаим тулыланып тора. Укучыларыбызга кирәкле китапларны кайтарырга тырышабыз, - ди китапханәнең хәзерге "хуҗабикәсе" Лариса Миннегалиева, ул бу урында инде 10 елдан артык эшли.

Китап фондының 1414 экземпляры - балалар өчен китаплар, аларның күп өлешен яңа китаплар тәшкил итә. Китапханә кечкенә китап укучылар арасында бик популяр. Биредә аларның вакытлары файдалы узсын өчен бар шартлар да тудырылган - алар рәсем ясый, төрле әйберләр ясый, фильм карый.

- Укучылар дәрестән соң еш килә, аларны алып килсен өчен укытучы белән дә сөйләшенгән вакытларым да була. алар өчен төрле чаралар оештырам, мәсәлән, туган якны өйрәнү дәресләре. Монда балалар туган авылларның тарихы, көнкүрешнең иске предметлары, милли кием белән таныша. Бу өйберләр барысы да этнографик почмакта, аларны үз вакытында шушы авыл кешеләре китергән, - дип сөйли Лариса Петровна.

Өлкән буын арасында да укучылар җитәрлек. Китапханәче сүзләренчә, роман, детектив, криминалны һәм, әлбәттә, газетларны алалар.

- Миңа безнең китапханә бик ошый. Монда аралашырга да, файдалы мәгълүмәт табарга да мөмкин. Ә безнең китапханәче - иң яхшысы! Үзе генә дә, клуб хезмәткәрләре белән бергәлектә дә гел безнең өчен нидер оештырып тора, - ди Маргарита Шабалина.

Сүз уңаеннан, районда ТР Мәдәният министрлыгының югары бәясен алган беренче китапханә түгел бу. Алабуга районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Назипова хәбәр итүенчә, бу конкурста алар беренче көннән алып катанаша. Иске Күклек китапханәсенә кадәр бу конкурста Бехтерево, Илмәт һәм Костенеево китапханәләре җиңүче булган иде.

- Конкурста җиңгән өчен китапханә 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алды. Китапханәче Лариса Миннегалиева соравы буенча, без бу суммага ктитапханә өчен кирәкле экран һәм проектор алырга булдык, − диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев